Домой Жизнь татар Лилия Вәлиева: «Туган тел гаиләдә сакланырга тиеш дигән фикер белән тулысынча килешә алмыйм»

Лилия Вәлиева: «Туган тел гаиләдә сакланырга тиеш дигән фикер белән тулысынча килешә алмыйм»

0
Лилия Вәлиева: «Туган тел гаиләдә сакланырга тиеш дигән фикер белән тулысынча килешә алмыйм»

Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева:

Стратегия белән мин таныштым. Аның Милләт Җыенында кабул ителүе дә уңай күренеш. Минем бу документтагы кайбер тәкъдимнәргә үз карашым бар. Туган тел гаиләдә сакланырга тиеш дигән фикер белән тулысынча килешә алмыйм. Әлбәттә, әти-әни баласына туган телен өйрәтергә тиеш. Бу – аның бурычы. Балага бар нәрсә башта ана сөте, бишек җырлары, әкиятләребез белән керә. Ләкин әни кеше үзе дә начар сөйләшергә, белеме җитеп бетмәскә мөмкин бит. Без балаларыбызга “кухня теле”н генә өйрәтергә тиеш түгел. Чит илләрдә яшәгән татарлар да чын энтузиаст буларак, гореф-гадәтләрен сакларга, милли рухын югалтмаска, баласына сеңдерергә тырыша. Тик бу гына җитми. Балалар әдәби телне белергә тиеш. Бөтен әниләр дә моны булдыра алмый бит. Мәсәлән, әнисе табиб икән, ул Закир Рәмиев, Хәсән Туфан кебек шәхесләребез хакында сөйләмәскә дә мөмкин. Чөнки ул башка юнәлеш белән кызыксына.

Балага, гаиләдән тыш, җәмгыятьтә дә татарча сөйләшү мохитен булдыру кирәк. Без гыйлемле, зыялы яшьләрне тәрбияләргә тиеш. Баласы белән әти-әниләр дә шуңа омтылачак. Милли рухыбызны саклау һәм ныгытуда мин үз тәҗрибәбез белән дә уртаклашасым килә. Балалар өчен диңгез буенда, җәйге ял вакытларында белем бирүче лагерьлар оештыру бик отышлы. Анда төп юнәлеш татар теленә, гореф-гадәтләребезгә бирелергә тиеш. Бала ял да итә, милли йолаларыбызны да сеңдерә, шәхесләребез белән таныша, аларның иҗатын өйрәнә. Әти-әниләр дә кызыксынып сабыен шундый лагерьларга китерәчәк. Мин моны үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм. Испаниядә оештырылган  “Tatar camp for kids in Spain” лагерена Бельгиядән, Нидерланд, Германия, Испания, шулай ук Татарстанның үзеннән дә балалар теләп килә. Төрле уеннар, дәресләр аша, җырлар, шигырьләр ярдәмендә, тагын спектакльләр куеп, алар татар телен өйрәнә, милли киемнәребез белән таныша. Методик кулланмалар, милли юнәлештә эшләүче педагоглар белән безгә беренче еллардан ук Бөтендөнья татар конгрессы булыша. Бу безнең шәхси лагерь. Ә шундый ук ял итү һәм белем алу урыннарын хөкүмәт ярдәмендә дә күбрәк ачарга кирәк дип уйлыйм.

tatar-congress