Домой Главные новости В области Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горлановның туган көне!

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горлановның туган көне!

0
Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горлановның туган көне!

Хөрмәтле Әнвәр әфәнде!

Сез танылган эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, чын милләтпәрвар! Сез мәчетләргә, милли бәйрәмнәребезгә хәйрия ярдәме күрсәтәсез, өлкә милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе буларак өлкәбездә ана телебезне, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларыбызны саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертәсез. Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланырлык. Хөрмәтле Әнвәр Имран улы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлап иң якты, матур теләкләремне җиткерәм!  Кылган барлык изге гамәлләрегез  Ходай тарафыннан әҗер-савап булып, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер телим сезгә!

Зур ихтирам белән

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.