Домой Главные новости В области «Мәңгелек юлында …»

«Мәңгелек юлында …»

0
«Мәңгелек юлында …»

Казанның Актерлар йортында “Татарстан – минем республикам” дип аталган кичә узды. Бөек татар композиторы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова әсәрләреннән торган чараны аның кызы Әлфия Айдарская оештырган иде. Кичәдә Әлфия ханымның «Мәңгелек юлында…» дигән яңа китабы да тәкъдим ителде. Анда Сара Садыйкова турында газета-журналларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, фото-материаллар тупланган. Китапка талантлы журналист, 28 ел «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәфгать Әһлиуллинның басмасы да кергән. Чарага журналистның тормыш иптәше Фатыйма ханым Әһлиуллина да чакырылган иде.

– Тамаша искиткеч матур узды. Сара Садыйкованың җырлары, дистәләрчә еллар үтүгә карамастан, татлы тылсымнарын җуймаган. Тамашачылар аларны Зөһрә Сәхабиева, Рөстәм Асаев, Искәндәр Биктаһиров кебек асыл җырчылар башкаруында тыңлап, чын ләззәт алдылар. Концертмейстерлар Илдар Арсланов һәм Айгөл Зәйнуллина, Г.Камал исемендәге академия театры оркестры артистлары Динә Закирова һәм Кәрим Әхмәтов, Г.Тукай исемендәге дәүләт филармония артисты Ильяс Камалов төрле музыка уен коралларында композиторның әсәрләрен башкарып, сихри музыка дөньясына алып киткәндәй булдылар.

Чараны бик матур итеп Әлфия Айдарская үзе алып барды. Сәхнәдә күбәләк кебек җиңел хәрәкәтләнүен карап, сокланып туя алмадым. Аңа 94 яшь, дип әйтмәссең дә!

Икенче көнне Әлфия ханым белән Казан буйлап йөрдек. Ул Рәфгатьнең соңгы көннәре, “Бердәмлек” газетасы турында сорашты. 2016 елда Самарада, редакциядә кунакта булуын, җирле милли хәрәкәт активистлары белән очрашуын да ул бик җылы сүзләр белән искә алды. Безне онытмыйча, мине бу чарага чакырганы өчен мин Әлфия ханыма рәхмәтемне җиткердем, – дип чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты Фатыйма ханым.

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

Бердэмлек