Домой Главные новости В области Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!

Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!

0
Мәүлид бәйрәме  мөбарәк булсын!

10 ноябрьдә Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен уздырды.

10 ноябрьдә Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен уздырды.

Мәүлидне беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез (с.г.в.)не бик сөйгән һәм, аның шәфәгатен өмет итеп, ка-сыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үз янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган.

Тольятти шәһәрендә узган изге Мәүлид мәҗлесендә халык Казаннан килгән махсус кунак – Россия ислам университеты укытучысы, мөнәҗәтләр иҗат итүче автор-башкаручы Ильяс Халиков иҗаты белән танышты. Берничә ел элек Тольятти Җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәровның шигырьләренә композитор Нияз Җәләлов музыка язган иде. Тольятти татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Идел” ансамбленең балалар төркеме шул җырларны сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Күренекле кунакларыбыз – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, губерна Думасы рәисе урынбасары Екатерина Кузьмичева, Тольятти шәһәр администрациясе идарәсе хезмәткәре Ирина Щёкина, Тольятти шәһәренең иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәләре бердәм советы рәисе Юрий Дёмкин һәм Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов бу матур бәйрәмебезгә зур бәя бирделәр.

Суфия Шәкүрова, Гөлия Тимербулатова һәм балалар төркеме – «Сыеныйк бер Аллаһка» җырын, алты-җиде яшьлек Айгөл һәм Әдилә Рәхмәтулловалар – «Әй Аллаһым» мөнәҗәтен башкарганда беркем дә битараф калмагандыр. Илсөя Аббязованың – «Ак яулыклы әбием», Сабина Сабированың бер Аллаһка багышланган шигырләренә дә халык битараф калмады, кайбер йомшак күңелле апаларның күзләренә хәтта яшьләр дә килде. Алинә Татарянцның скрипкада татар көйләренә тезмә уйнавы да бик урынлы булды.

– Бу бәйрәмгә әзерләнгәндә ата-аналар бик зур ярдәм күрсәттеләр, – ди оештыручыларның берсе Алия Мусина. – Нәни балаларга җыр яисә шигырь сүзләрен яттан өйрәнергә кирәк бит. Менә шул эш әти-әниләр җилкәсенә төште дә инде. Аллаһыга шөкер, эшебез нәтиҗәле булды. Без өлкә күләмендә узачак Мәүлид бәйрәмендә дә катнашу бәхетенә ирештек, – дип тәмамлады ул сүзен.

Изге Мәүлид аенда барчабызга да Коръән мәҗлесләре уздырып, Аллаһы Тәгаләгә мактаулар, Пәйгамбәребез Мө-хәммәдкә (с.г.в.) салаватлар әйтеп, мохтаҗларга хәер-садака өләшеп, Аллаһының ризалыгына — олы Рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын иде. Мәүлид бәйрәмнәре мөбарәк булсын!

Зөлфия ГАЛИХАНОВА.

Тольятти шәһәре.