Домой Главные новости В области Мөхәммәд ДЖИННА: “Самара хәләл юлына басты”…

Мөхәммәд ДЖИННА: “Самара хәләл юлына басты”…

0
Мөхәммәд ДЖИННА:  “Самара хәләл юлына басты”…

3 – 5 октябрьдә Самара World Halal Day халыкара икътисади форум кунакларын каршы алды. Аның кысаларында Куйбышев мәйданында хәләл товарлар һәм хәләл хезмәт күрсәтү күргәзмәләре оештырылган иде.

– Биш ел элек шушы җайланмага сертификат алып, халыкны рак авыруыннан дәвалый башлаган идек. Ул авыру кешенең тән температурасын күтәрә, нәтиҗәдә иммунитет ныгый, һәм кеше авыруны үзе дә җиңә. Өч ел эчендә 300ләп кешегә сәламәтлек бүләк иттек. Бернинди химия дә кирәкми. Бу хәләл дәвалау ысулларының берсе, – дип сөйләде Кореядан китерелгән “Remiccion10C” госпиталендәге аппаратны күрсәтеп торучы. Шул ук илдән китерелгән хәләл хушбуйлар, косметика да искиткеч эффектлы, диләр.

Самара өлкәсенең Сызран ит комбинаты җитештергән колбасалар да бик тәмле һәм сыйфатлы. Аның директоры Михаил Усов комбинатның уңышлы эшләвен хәләл ит һәм колбаса җитештерү белән бәйли.

– ГОСТ буенча эшләнгән колбасаны Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да илтеп сата алмыйсың, чөнки бөтен җирдә дә үзләренең производствосы бар. 2006 елда без, Тарихи мәчет имамы, губерна Думасы депутаты Усман Илингин ярдәме белән, хәләл колбаса җитештерә башлаган идек. Продукциябез хәләл стандартлар буенча, аерым линиядә ясала. Хәләл итне Пензадан кайтарабыз. Хәзер инде безнең колбасаларны Татарстан, Идел буе регионнары, Мәскәү бик яратып ашый. Тиздән Санкт-Петербург, Ростовны да яуларга җыенабыз. Ә бу саммитта катнашуыбыз чит илләр белән элемтә урнаштыру өчен, – дип сөйләде Михаил Викторович.

Саммит аша бөтендөнья базарына чыгарга хыялланучы өлкә оешмалары шактый күп иде – Самараның “Шатлык”, Похвистневоның “Дуслык”, Гали авылының “Хәләл” цехларында җитештерелгән ит продукциясе һәм колбаса, “Кухмастер” компаниясенең консервланган яшелчәләре, “Макфа” комбинатының төрледән-төрле токмачлары, Жигулевски “Услада” кондитер фабрикасы тәм-томнары, Гүзәлия Җәләлетдинованың Хәләл туризм флаерлары һәм башка әйберләр матур итеп, зур зәвык белән урнаштырылган иде.

Ә менә Мордовиянең Белозерье авылында яшәүче Касыйм Баймашевның “Карпай” дип аталган көнбагышлары Германия, Португалия, Греция, Израиль кибетләрендә сатыла да икән инде. Аларны чиертеп карарга теләге булган кеше Россиянең “Пятёрочка” кибетенә сугылсын, анда да бар алар. Эре дә, мае да артык күп түгел. Көнбагыш яратучы күп кеше “Карпай”ны үз иткән инде.

Күргәзмәдә Россиянең башка регионнарыннан килгән җитештерүчеләр дә байтак иде. Уфаның “Рәхмәт” сәүдә ком-паниясенең кул белән эшләнгән рәхәт-лукумнары, Казан кызы Камилә Хәсәнованың полифенол нигезендә ясалган сәламәтлек бәлзәме, “Мөхәммәдия” мәчете намазлыклары һәм Коръән китаплары…

Мөхтәрәм кунаклар 200ләп оешманың бизнес җимешләрен карап бетергәннән соң “Бөтендөнья хәләл көннәр”ен ачу тантанасы башланды.

– Самара регионы – төрле культуралар, төрле диннәр үрелгән җир. Шуңа да безнең предприятиеләр “хәләл” тех-нологияләрен төгәл үтәргә өйрәнәләр, Бөтендөнья базарына чыгарга әзерләнәләр, – дип белдерде өлкә хөкүмәте рәисе Виктор Кудряшов.

World Halal Day оешмасы рәисе Мөхәммәд Джинна исә:

– Хәләл сүзе дин термины гына түгел. Ул бөтен дөнья культураларын тоташтыручы үзенчәлекле феномен. Самара шушы юлга баскан икән, димәк, 5 – 10 ел эчендә ул хәләл сегментында әйдәп баручы регионга әвереләчәк. 550 кешелек саммитны оештыра алган Самара өлкәсенә рәхмәтләребезне белдерик, – дип сөйләде.

Саммитны ачу тантанасы “Лотто” кунакханәсенең конференцияләр залында үтте. Анда 28 метрлы экран урнаштырылган, 24 метрлы шаурма әзерләнгән иде.

Өлкә губернаторы Дмитрий Азаров, төрле илләрдән килгән кунакларны саммит башлану белән тәбрикләп: “Самарада үткәрелгән вакытыгыз файдага булсын. Безне уртак эш берләштерә: дөнья икътисады үсешен булдыру, инвестицияләр өчен шартлар тудыру, дәүләтләр, төрле халыклар арасында хезмәттәшлек урнаштыру… Форум-ның тыгыз программасы һәркемне канәгатьләндерер, дип ышанам”, – диде ул ахырда.

Форумның эшлекле өлеше дә “Лотто” кунакханәсендә уза. Анда эшкуарлар үзләренең проектларын тәкъдим итәләр, аларны тормышка ашыру өчен бөтен дөнья буенча партнерлар эзлиләр. Самара өлкәсе эшкуарлары да үзләренең инвестиция программаларын тәкъдим итәләр.

Ә Куйбышев мәйданындагы күргәзмә өч көнгә исәпләнгән. Бүген аның соңгы көне. Барып күрегез, хәләл продукция сатып алыгыз, туганнарыгызны сыйлагыз.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».