Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Мөселман яшьләренең көрәш турниры уздырылмый

Мөселман яшьләренең көрәш турниры уздырылмый

0
Мөселман яшьләренең көрәш турниры уздырылмый

Чаллыда мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм армрестлинг буенча 11 апрельгә билгеләнгән  Россиякүләм турнир уздырылмый.

“Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле карантин чарасы сәбәпле 25 мартта үткәрелергә тиешле балаларның Коръән уку бәйгесе һәм 11 апрелгә билгеләнгән татарча көрәш һәм күл көрәше буенча турнир уздырылмаячак”, – дип җиткерелә Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең социаль челтәрдәге рәсми битендә.

Исегезгә төшерәбез, мөселман яшьләре арасында уздырыла торган турнирда үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә иде.

shahrikazan