Домой О татарах Татарские села области Мәчәләй чишмәләре Кыйблага таба агалар

Мәчәләй чишмәләре Кыйблага таба агалар

0
Мәчәләй чишмәләре Кыйблага таба агалар

Похвистнево районының Мәчәләй авылы янындагы тау астыннан кайчандыр бәреп чыккан чишмә, челтер-челтер итеп, авыл халкын куандырып ала да Кыйблага таба агып китә. Нинди генә саф сулы булса да, һәр чишмәгә ярдәм кирәк. Безнең авылда бу эшне әлеге чишмә янында урнашкан мәчетнең дин әһелләре үз кулларына алдылар. Авылдашларыбыздан да ярдәм сорап, планлаштырылган эшләребезне җиренә җиткереп, матур иттереп чистартып-яңартып куйдылар. Бу эштән беркем дә читтә калмады.

Мәчет рәисе Фәрит Яһудин бу турыда болай сөйләде: “Гает намазыннан соң Зөфәр Субеев, имамыбыз Рамил хәзрәт һәм тагын берничә кеше, бу эштә ярдәм сорап, интернет аша хәбәр бирделәр. Мәхәлләләр рәисләре киңәштеләр дә ярдәмгә килделәр. Мамышев Ш.А., Таишев С.Х., Рәхмәтуллин Т.С., Хәсәнов А.З. – барысына да бик зур рәхмәт, Аллаһы Тәгалә үзләренә исәнлек-саулык бирсен, озын гомер кичерергә насып итсен!”

Бу чишмәне мәчет әһелләре эшләп чыгарганга күрә, “Мәчетләр чишмәсе” дип атарга булдык. Авылдашларыбыз моңа бик шат. Киләчәктә дә шушындый эшләрне бергәләшеп эшләргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Шушы чишмә каршында кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак яныбызда булсын. Әмин!

Шамил Мамышев.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.