Домой Спорт Мәчәләйнең чаңгы юлы

Мәчәләйнең чаңгы юлы

0
Мәчәләйнең чаңгы юлы

Менә 2022 елны да каршы алдык, озын кышкы яллар да узып китте. Кайберләребез бу ике атнага якын вакытны йомшак диванда ятып, телевизор карап уздырса, спорт сөюче, актив тормыш рәвеше алып баручылар, шау-гөр килеп, чана-чаңгыда, тимераякта шуып, саф һавада ял иткәндер.

Похвистнево районының Мәчәләй авылы халкы да кышкы ялларны кызыклы һәм файдалы итеп уздыруны кулайрак күрде. Менә инде өченче ел рәттән алар январь башында чаңгы ярышлары уздыралар. Әлеге чара җирле халык өчен генә түгел, ә бөтен өлкә халкы өчен оештырыла.

– Безнең төбәкнең танылган спортчысы, «Pohvistnevo sky team» командасы вәкиле, өлкәдә узган күпчелек чаңгы һәм җиңел атлетика ярышлары призеры, Worldloppet дөнья лигасы сериясендә катнашкан табиб-травматолог, район Үзәк хастаханәсенең травмотология бүлеге мөдире Хөснулла Хәсән улы Сапуков һәм мин инде күптән авылыбызда өлкә күләмендәге чаңгы ярышлары уздыру турында хыяллана идек. Ниһаять, моннан өч ел элек, хыялыбыз чынга ашты, – дип сөйли төп оештыручыларның берсе булган Гали авылы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Равил Зәйнулла улы Искәндәров.

Быелгы «Stop COVID-19» девизы астында узган ярышларда, катлаулы һава шартларына карамастан, Похвистнево, Сергиевск районнарыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның Нурлат районыннан сиксәннән артык спортчы катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Равил Уразмәтов, районнның спорт комитеты рәисе Дмитрий Савин чыгыш ясадылар. Хөснулла Хәсән улы, барлык спортчыларны һәм кунакларны Яңа ел бәйрәме белән котлап, сәламәтлек теләде: «Әгәр сәламәтлек булса, җиңүләр дә булачак. Барыгызга да спорт сөюче булырга телим, чөнки спорт иммунитетны ныгыта, ә иммунитеты көчле булган кеше чирне җиңә. Ходай безгә исәнлек һәм озын гомер бирсен».

Шуннан соң ярышларга старт бирелде һәм Хөснулла Хәсәновичның кызы язган «Похвистнево чаңгычылары гимны» яңгырады.

«Спринт – кыска арага тиз йөгерү» форматында оештырылган ярышларда катнашучылар балалар, хатын-кызлар, егетләр һәм өлкәннәр категорияләренә бүленгән иде. Шулай ук Мәчәләйнең олы яшьтәге кешеләре өчен аерым ярышлар оештырылды. Иң яшь катнашучыга – 12, ә иң олысына 72 яшь иде. Спортчыларга сайлап алу турын, квалификация, ярымфинал һәм финал этапларын узарга туры килде. Һәр категориядә өч җиңүче билгеләнде. Алар истәлекле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Моннан тыш җиңүчеләр өчен махсус приз – Кыш бабай һәм Кар кызы белән атлы чанага утырып, кышкы кырларны әйләнеп килергә мөмкин иде.

Чаңгычылар, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, һәвәскәр гармунчы Шакир ага Абдрахманов кунакларга һәм спортчыларга искиткеч яхшы кәеф бүләк иттеләр. Бәйрәмгә җыелган халык өчен кайнар чәй, татар халкының милли ризыклары, хуш исле пылау һәм тәм-томнар әзерләнгән иде. Ярышларда катнашкан чаңгычылар, авыл халкы, бәйрәмгә килгән кунаклар шундый матур чара оештыруда катнашкан «Дуслык» оешмасы җитәкчесе Равил Мостафинга, эшмәкәр Равил Галимуллинга, «Юлдаш» кибете директоры Ринат Таишевка, Раил һәм Гамил Субеевларга, «Граф» фирмасы җитәкчесе Рәфыйк Газизовка, Рөстәм Рәхмәтуллинга, “Восток” оешмасы җитәкчесе Ринат Искәндәровка олы рәхмәтләрен җиткерәләр. Шулай ук, буранга карамастан, үзләренең снегоходлары белән спортчылар өчен такыр чаңгы трассасы әзерләгән Подбельск егетләре Александр Орешкинга һәм Денис Давыдовка зур рәхмәтләр әйттеләр.

– Без «Мәчәләйнең чаңгы юлы» ярышларын тагын да кызыклырак итәргә һәм безнең өлкәгә генә түгел, башка төбәкләргә дә танытырга тырышачакбыз. Киләчәктә бу ярышларда бөтен илдән җыелган иң көчле чаңгычылар катнашыр, дип өметләнәбез, – дип елмаялар оештыручылар.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.