Кызганычка, авыллар картая бара, яшьләрнең күбесе читтә, шәһәрләрдә яшиләр. Шуңа да карамастан, кыр эшләре Похвистнево районының Мәчәләй авылында быел да язгы кыр эшләре яхшы гына төгәлләнде. Уңган эшчеләребез Вәлиулла Субеев, Рәшит Иваев, Наил Исмәгыйлев, Леонид Исупов, кырларны яңа технология буенча әзерләп, 420 гектар арпа, 1250 гектар көнбагыш, 140 гектар бодай чәчтеләр. Табигатьнең катлаулы сынауларына карамастан, чәчүне җиренә җиткереп башкарып чыктылар.
Мәчәләйнең “Восток” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Искәндәров һәм баш инженеры Хәлиулла Мамышев планлаштырылган кыр эшләрен вакытында үтәп киләләр.
Башта, яңгырлар булмаганлыктан, корылык башланды, җирләр кипте, хәтта шытып чыккан игеннәр саргая башладылар. Июнь башында Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән яңгырлар да явып узды. Барыбыз да бик шатландык.
Әмма җирле “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчеләренә тагын бер имтихан үтәргә туры килде. Яңгырлардан соң көнбагыш кырларын чүп басып китте. Фронттагы шикелле, ял көннәрендә дә кырларга техника чыгарып, көнбагыш араларын чистарттылар. Игенчеләрнең күңелләре изгелектә булган өчен Аллаһы Тәгалә дә аларга рәхмәтле, минемчә.
“Восток” эшчеләре һәм җитәкчеләре мәчетләр белән һәрдаим элемтәдә торалар, намазларга йөриләр. Авыл тормышы һәм матурлыгы да “Восток” эшчеләре һәм җитәкчеләренең җилкәсендә. Алар кышкы көннәрдә урамнарны, мәчет тирәләрен кардан чистартып торалар. Җәен юл буйларында үскән чүп үләннәрен чаптыралар.
Үзебез нык иманлы, әхлаклы, күркәм халык булсак, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә дә безгә карата рәхимле булыр, инша Аллаһы.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.