Домой Главные новости Мәчәләйнең киләчәге “Восток”та

Мәчәләйнең киләчәге “Восток”та

0
Мәчәләйнең киләчәге “Восток”та

Кызганычка, авыллар картая бара, яшьләрнең күбесе читтә, шәһәрләрдә яшиләр. Шуңа да карамастан, кыр эш­ләре Похвистнево районының Мәчәләй авылын­да быел да язгы кыр эшләре яхшы гына төгәлләнде. Уңган эшчеләребез Вәлиулла Субеев, Рәшит Иваев, Наил Исмәгыйлев, Леонид Исупов, кырларны яңа технология буенча әзерләп, 420 гектар арпа, 1250 гектар көнбагыш, 140 гектар бодай чәчтеләр. Та­бигатьнең катлаулы сынау­ла­рына карамастан, чәчүне җиренә җиткереп башкарып чык­­тылар.

Мәчәләйнең “Восток” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Искәндәров һәм баш инженеры Хәлиулла Мамышев планлаштырылган кыр эшләрен вакытында үтәп киләләр.

Башта, яңгырлар булмаганлыктан, корылык башланды, җирләр кипте, хәтта шытып чыккан игеннәр саргая башладылар. Июнь башында Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән яңгырлар да явып узды. Барыбыз да бик шатландык.

Әмма җирле “Восток” авыл хуҗалыгы предприя­тиесе эшчеләренә тагын бер им­тихан үтәргә туры килде. Яңгырлардан соң көн­багыш кырларын чүп басып китте. Фронттагы шикелле, ял көннәрендә дә кырларга техника чыгарып, көнбагыш ара­ларын чистарттылар. Иген­челәрнең күңелләре изгелектә булган өчен Аллаһы Тәгалә дә аларга рәхмәтле, минемчә.

“Восток” эшчеләре һәм җитәкчеләре мәчетләр белән һәрдаим элемтәдә торалар, намазларга йөриләр. Авыл тормышы һәм матурлыгы да “Восток” эшчеләре  һәм җитәкчеләренең җилкәсендә. Алар кышкы көн­нәрдә урамнарны, мәчет ти­рәләрен кардан чис­тартып торалар. Җәен юл буйларында үскән чүп үләннәрен чаптыралар.

Үзебез нык иманлы, әх­лаклы, күркәм халык булсак, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә дә безгә карата рәхимле булыр, инша Аллаһы.

Шамил МАМЫШЕВ.

 Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.