Авыл мәчетләренең көнкүреше, күбесенчә, садака хисабына бара. Аллаһыга шөкер, безнең Мәчәләй авылында мәчеткә булышучылар шактый, ихлас күңелләре кушуы белән Аллаһы йортына ярдәм итәргә тырышалар.
Шакир Таһир улы Абдрахманов һәм Рөстәм Вәлиулла улы Шабаев турында аеруча әйтеп үтәсем килә. Бу егетләрнең йортлары мәчеткә якын урнашкан, шуңа да, күңелләрендә иман булганга да, еш кына мәчеткә кереп, Таһир хәзрәт, нинди эш бар, дип сорашып, кирәк чакта булышып торалар. Мәсәлән, үткән елда үз теләкләре, тырышлыклары белән һәм үз акчаларына мәчетебездәге гади электр лампочкаларын автомат рәвештә кабына һәм сүнә торган светодиод лампаларына алыштырдылар. Мәхәллә халкына азан тавышы яхшырак ишетелсен өчен, яңа тавыш көчәйткечләре сатып алдылар. Хәзер мәчетебездән ерак урнашкан урамнарда да азан яхшы ишетелә. Бер ел элек Шакир Абдрахманов та мәчеткә яңа телевизор, DVD плеер, микрофоннар сатып алып, җайлап куйган иде. Шулай итеп, авылыбызның тырыш кешеләре ярдәмендә мәчетебез заман стандартларына туры китерелеп җиһазландырылды.
2020 елның соңгы җомга намазында мәчетебезгә даими ярдәм итеп торучыларга аерым дога кылдык. Биргән садакалары, кылган гамәлләре үзләренә меңләтә кайтсын, Ходай аларга бәрәкәтле эшләр бирсен, теләкләре кабул булсын, гаиләләренә исән-сау яшәргә насыйп булсын. Шакир Абдрахманов үзе дә җомга намазларына еш килә башлады, без моңа бик шатбыз.
Быел авыл халкы арасында югалтулар күп булды. Кызганычка, картларыбыз бер-бер артлы мәңгелеккә китеп бара. Күптән түгел генә тагын бер аксакалыбызны – Ибраһим бабай Абдрахмановны җирләдек. Ул бик яхшы кеше иде, урыны җәннәттә булсын, Раббым. Әтисе урынына хәзер улы Халит мәчеткә йөри башлады. Халит та еш кына мәчет эшләрендә булыша. Самарадан кайткан саен намазга килеп, садакалар биреп торучы Минтаһир Субеевны да искә алмыйча булдыра алмыйм.
Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, мәчетләрнең, авылның киләчәге сезнең кулларда, дип әйтәсем килә. Мәчетләрнең ишекләре һәрвакыт ачык, намаз укый башларга беркайчан да иртә һәм беркайчан да соң түгел. Читтә яшәүче яшьләребезне авылга ешрак кайтырга, җомга, өйлә намазларына килергә чакырам. Гореф-гадәтләребезне саклау, динебезне алып бару, балаларыбызны дөрес юлга бастыру, тиешле әхлаки тәрбия бирү, киләчәк буын өчен үрнәк булу – безнең төп бурыч ул. Мәчетләребез киләчәгенә, Мәчәләй егетләренең йолаларыбызны, динебезне саклаучы һәм арттыручы булачагына нык ышанам!
Хатымда атап үтмәгән, ләкин шулай ук мәчеткә даими булышып торучы ир-атларга, егетләргә һәм хатын-кызларга зур рәхмәтләребезне җиткерәм. Аллаһы Тәгалә аларның барысына да исәнлек-саулык, хәерле тормышлар насыйп итсен.
Һәрбарчабызга шатлыклы көннәр, уңышлы эшләр, тыныч тормышлар алып килсен!
Таһир Булатов,
181 мәхәллә имамы. Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
Бердэмлек