Мәчетләр – эшләп,халык намазларга йөреп торсын

0
60

Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә – 35 ел

Советлар чорында гыйбадәтханә төзү җиңел эш булмаган, билгеле. Мәктәпләрдә бөтен фәннәр дә рус теленә күчерелгән, татар теленә игътибар кимегән, хәтта җыелышлар һәм бәйрәмнәр рус телендә алып барылган, әби-бабайлар оныкларының русча сөйләшә белүенә шатланып торган, эчүчелек киң таралган заман иде ул. Татар авыллары урамнарында, мәктәпләрдә балалар русча сөйләшәләр, рус җырларын тыңлыйлар… Шундый халәтне аңлаган кешеләр авылның киләчәге өчен борчыла башлыйлар: мәктәпләр рус телендә булгач, милләтебезне мәчетләр генә саклап кала алачак, дигән уйлар килә. Ә моның өчен башта мәчет төзү ихтыяҗы туа. Мәчәләйнең картлары һәм олы яшьтәгеләр җыелып, киңәш тоталар. Әлбәттә, гыйбадәтханә салу – бик зур эш. Шулай да, без бит күбәү, көчебез җитәрлек, әйдәгез, эшкә тотыныйк, Аллаһы кушса, башкарып та чыгарбыз, диешә халык.

Шулай итеп, 1986 ел башында, Советлар Союзы әле гөрләп торган заманда, Мәчәләйдә мәчет салырга керешәләр. Әхмәдулла Рәхмәтуллин егерме кешедән торган дини оешма төзү бурычын үз өстемә алам, дип белдерә. Халык арасында гадел кеше булып саналган бригадир Мөхәммәтзәки Хәким улы Субеев та: “Хәмидулла Касыймов миңа ярдәм итәр, без һәр кеше белән сөйләшеп чыгарбыз, оешманы булдырырбыз, Аллаһы боерса”, – дип үз фикерен белдерә.

Озак та үтми, оешма хасил була. Тик анда 20 кеше түгел, 150 кеше языла. Оешманы рәсми органнарда теркәү эшләре башлангач, каршылык күрсәтүчеләр табыла. Түрәләр, билгеле инде, районда мөселман оешмасы булуны теләмиләр. Бу эштә авыл халкына Ленинның 1917 елда чыккан күрсәтмәсе ярдәм итә. Анда: “Һәр дини оешма үз районында теркәлгән булырга тиеш”, дип язылган. Бу дәлилне түрәләр кире кага алмыйлар, әлбәттә, оешманы рәсми рәвештә теркәү карарын чыгарырга мәҗбүр булалар. Ә инде мәчет төзү турында гариза район җитәкчелегенә килеп ирешкәч, түрәләр өчен аяз көнне яшен суккандай була, алар үзләре генә карар чыгара алмыйлар, өлкә советына мөрәҗәгать итәләр. Өлкә башкарма комитеты әгъзасы Зөфәр Шәрипов үзе авылга килеп төшә. Аның: “Мәчет салу өчен шулкадәр күп акчаны кайдан табарга җыенасыз?” – дигән соравына сугыш инвалиды Зәйнулла Абдрахманов болай җавап бирә: “Мин үземнең айлык пенсиямне, улларым берәр айлык эш хакын бирерләр. Мәчет салыр өчен акча гына табарбыз. Авылыбыз халкы шундый фикердә”. Зөфәр Шәрипов бераз уйлап тора да, бу мәсьәләдә ярдәм итәчәген белдерә, ә район түрәләрен, төрле киртәләр булдырганнары өчен, нык шелтәли. Озак та үтми мәчет төзергә рөхсәт бирү карары килеп төшә һәм халык эшкә керешә…

Моның өчен Әхмәдулла бабай ярдәме белән 7000 сум акчага хастаханә бинасы сатып алына. Ул нарат агачыннан буралган бик зур бина иде. Идәннәре, түшәме һәм башы әле бик нык иде. Моны белеп алган район түрәләре бүрәнәләрне кире хастаханә йортына ташырга кушалар. Хәтта рәисне кулга алу һәм төрмәгә утырту белән куркыталар. Ләкин бинаны кайтарып алып булмаячагын аңлап, ризалашырга мәҗбүр булалар.

Булачак мәчет урынын Кыям бабайның хатыны Зәкия әби күрсәтә. Ул үзенең бакча җирен гыйбадәтханә өчен би-рергә ният иткән икән. Шулай итеп, мәчетебез инеш буенда, авыл уртасында төзелә башлады. Аллаһы йортын төзү өчен акча һәм төзү материаллары кирәк иде. Халык, кем күпме булдыра, шул хәтле өлеш чыгара тора. Мәктәпнең укыту бүлеге мөдире Шамил Канюкаев аларның исемлеген язып барган: беренче төркем инвалиды, куллары һәм аяклары җәрәхәтләнгән Сәүбән Искәндәров беренче булып 1000 сум; Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйдулла Әхмәтов – 600 сум; Бөек Ватан сугышында катнашкан инвалид Мирзаҗан Айкаев – 500 сум; Савруха авылында яшәүче Галимҗан белән Наилә – 600 сум; Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин – 3000 сум акча биргәннәр. Төзү эшләрендә Сәгыйдә Абушманованың гаиләсе зур ярдәм күрсәтә, Үрнәк бистәсендә яшәүче Мәгъдән Манжуков акчалата һәм микрофоннар белән булыша. Куйбышевта яшәүче авылдашларыбыз Расих Мәгъдиевнең хатыны Мәгъсүмә ханым ике келәм һәм тузан суырткыч китереп куя, башкалар да сәгатьләр, палас-киезләр, тәрәзә пәрдәләре кебек кирәкле әйберләр кайтаралар.

Хатын-кызлар арасында аңлату эшләрен оештыручы һәм алып баручы Галия ханым Канюкаева була, ул, беренче-ләрдән булып, 100 сум садака китереп бирә.

Мәчет төзелешендә күп авылдашларыбыз катнаша. Машиналардан йөк бушатырга, гыйбадәтханә бинасын сылап-буярга кирәк булса, шундук килеп җитәләр. Мәчет манарасын балта остасы Таһир Айкаев эшли, ә Шәфигулла Булатов манара башына үзе ясаган ярымайны беркетә. Бригадир Шәриф Мамышев җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы – Абдулла Мамышев, Әхмәдулла Айкаев, Фатыйх Бәхтиев, Равил Байбеков, Шамил Сафаров, Ибраһим Уразметов та бик тырышып эшлиләр.

Менә шулай, авыл халкының фидакарь ярдәме, риясыз хезмәте, олы яшьтәге дин кардәшләребезнең ки-ңәшләре, яшьләрнең тырышлыгы, дини оешма рәисе Әхмәдулла хәзрәтнең һәм оешма әгъзаларының булдыклылыгы нәтиҗәсендә мәчет 1986 елда ук төзелеп бетә. Ләкин төрле каршылыклар булу сәбәпле, 1987 елның көзендә генә мәхәллә рәисе Әхмәдулла Рәхмәтуллин һәм Зәки Субеев, судлар аша үтеп, бөтен документларны алып, Уфага китәләр. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Указ алырга килүләрен ишеткәч, утырган җиреннән торып, илчеләрне кочаклап ала, рәхмәтләр укып, Указны гына түгел, бүләкләр дә биреп җибәрә.

Ниһаять, мәчетне тантаналы рәвештә ачу көне килеп җитә. 1987 елның 12 ноябрендә Үзәк мәчеттә беренче намаз укыла. Мөфти Тәлгать Таҗетдин Аллаһы йорты ачылу белән тәбрик итә һәм мәчетебезгә изге Коръәни-Кәрим китабын тапшыра. Ул, шулай ук, Раббыбыздан гыйбадәтханәбезнең уңышлы һәм озак еллар эшләвен сорап, Коръән укып, дога кыла. Аллаһы йортын төзүдә тырышып катнашкан картларга һәм беренче имамга чапаннар бүләк итә. Комиссия әгъзаларына һәм дини оешма картларына үз куллары белән 30 чалма тапшыра.

Мәчет төзелгән беткәннән бирле 35 ел гомер узып китте. Шушы вакыт эчендә мәчеттә имам вазифаларын Зәки Хәким углы Субеев, Миргалифән Кәлимулла углы Абдрахманов, Хәмидулла Гайнетдин углы Касыймов, Галиулла Сәүбән углы Искәндәров, Хәбибулла Мирза углы Сөләйманов, Миргалифән Ногман углы Бәхтиев, Галиулла Мәхмүтҗан углы Мамышев, рәис вазифаларын – Әхмәдулла Фәхертдин углы Рәхмәтуллин, Сәүбән Галим углы Муратов, Шамил Әхмәтзыя углы Мамышев башкаралар.

Мәчетебезнең имамы Хәбибулла Сөләйманов, сугышлар аша үтеп, җимерелгән Мәчәләй авылын күтәрүдә актив катнашкан мактаулы авылдашларыбызның берсе. Ул пилорамада эшли иде. Кибетләрдә төзү материаллары булмаган заманда Хәбибулла мәчет төзелешенә такталар, бруслар белән ярдәм итеп тора. Авырлыкларга карамастан, динне башларыбызга сеңдерә. Советлар вакытында да гаиләсен ислам дине кануннарына таянып тәрбияләгән ул. Оныгы Наил Сөләймановны да дин юлына бастырды. Мәктәптән соң Наил, бабасының киңәше буенча, Мәдинә шәһәренә укырга китә. Аны 2002 елда тәмамлап, “Бакалавр исламского права” таныклыгын алып кайта. Кинель-Черкасста Шәрәфетдин мәхалләсендә эшли. 2008 елдан бирле Самараның Җәмигъ мәчетендә имам, өлкә Диния назәрәтенең сәркатибе хезмәтен башкарып килә. Ул туган авылы мәхәлләсен дә онытмый, кайткан чакларында безнең белән намазга баса, проблемаларыбызны чишүдә ярдәм итә.

2012 елдан башлап Үзәк мәчетебездә имам вазифаларын Галиулла хәзрәт Мамышев башкара. Галиулла хәзрәт күркәм сыйфатларга ия булган мөселман кешесе. Аның тормыш юлы безгә үрнәк булып тора.

Мәчәләй авылында беренче булып гарәп графикасында укырга өйрәтүче Әнәс Таһир углы Гайсин була. Бүген инде ул укыткан егетләр, югары уку йортларын тәмамлап, Самарада, Гали, Мәчәләй авылларында имам-хатыйблар буларак изге эшләр алып баралар.

Мәчетебез каршында иске зират урнашкан. Агач баганалары авышып, киртәләре җимерелеп беткән иде инде. Ялтырап торган мәчет каршында шундый ямьсез күренеш булырга тиеш түгел инде. Гали авылы эшкуары, мәрхүм Расих Латыйповка бүген дә рәхмәтләр укып торабыз. Ул арзан хакка материаллар бирде, һәм без, эшчеләр табып, берничә көн эчендә зиратыбызны затлы койма белән тотып алдык. Мәчеткә килә торган электр чыбыклары да, җил чыккан саен бер-берсенә эләгеп, өзелеп төшәләр иде. Аларны да сип-кабельгә алыштырдык. Баганалар утыртып, яктырткычлар куеп чыктык. Мәчетебезгә су да керттек, җылыткыч та куйдык, тәһарәт алу бүлмәсе дә ясадык. Әлбәттә, ярдәм кулын сузучы авылдашларыбыз булмаса, бу эшләрне үзебез генә башкарып чыга алмый идек. Рәфыйк Исмәгыйлев, су керткәндә, елга аша торбадан “патрон” ясарга булышты. Бүгенге көндә мәчеттә су проблемасы юк. Сафиулла Рәхмәтуллин, әтисенең эшен дәвам итеп, трактор-фреза бирде, эш хакын күп сорамады. Су керткәндә, торба Аитовлар бакчасы аша үтәргә тиеш иде. Алар берсүзсез моңа рөхсәт бирделәр. “Восток” оешмасы рәисе Ринат Искәндәров һәм инженер Хәлиулла Мамышев акчалата булыштылар.

Әйе, вакыт үтә, бабайлар белән бергә мәчетебез дә олыгая бара. Аны гел карап, төзекләндереп тормасаң, бик тиз яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Самарада яшәүче Шамил Семыкин, әнисенә багышлап, мәчетебезгә пластик тәрәзәләр куйдырды, тышкы ягын калай белән төрде. Аның әнисе Румия Харис кызына без һәрвакыт дога кылып, рәхмәтләр әйтеп торабыз.

2011 елда Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәме белән мәчетебезгә реконструкция ясалды. Бу эшне башкаручыларга да рәхмәтләр әйтеп, догадан калдырмыйбыз. Алар арасында Вазыйх Мөхәммәтшин, Людмила Макарова, прораб Дмитрий Дмитриевич, бригадир Мөхтәр (Яңа Мәчәләй авылы егете) һәм башкалар бар.

Шамил абый Канюкаев, Дамир ага Муратов күп еллар мөәзин вазифаларын үтәделәр. Бүгенгесе көнне Фәрит Фәйз-рахман углы Булатов биш вакыт намазга моңлы итеп азан әйтеп тора.

Безнең авылдан чыккан имамнар Наил хәзрәт Биктаев, Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаев, Наил хәзрәт Сөләйманов, Наил хәзрәт Курмаев Самара мәчетләрендә хезмәт итәләр, халкыбызны дин юлына бастыруда тырышлык куялар.

Бер ел элек вафат булган мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллин бер чыгышында болай дип әйткән иде: “Мәчәләй мәчетләре белән сокланырга була. Алар халкыбызны дингә тарту буенча бик зур эшләр башкаралар. Әби-бабаларыбыздан килгән динебезнең тамырларын корытмыйча, киләчәк буыннарга җиткерү, кылган га-мәлләребезнең изге булуы турында кайгыртып яшәү – һәр мөселманның төп бурычы. Әмма нинди генә мәһабәт мәчетләр салсак та, аларны бары тик анда йөрүче мөселманнар гына ямьләндерә ала”…

Аның сүзләре дөрес булып чыкты, соңгы елларда мәчетләребезнең яме китә башлады. Шундый авырлыклар аша үтеп салынган мәчетебезгә йөрүчеләр саны кими бара. 2003 елның 7 февралендә мәчет көндәлегендә болай язылган булган: “Атна саен вәгазь кичәләре үтә, хатын-кызлар белән бергә, 60 – 80 кеше катнаша. Җомга намазына – 37, тәравих намазына 50 – 60 кеше йөри”. Ә хәзерге вакытта җомга намазына унлап кеше җыелса җыелыр. Якты, җылы мәчетләребезнең ишекләре һәркем өчен ачык. Биредә дини китаплар да бар, эчтәлекле вәгазьләр дә сөйләнә. Авыл халкы өйләрендә иренеп ятмасын, җәмәгать тормышы белән кызыксынсын, мәчетләргә йөрсен иде.

Мәчет төзүдә фидакарь хезмәтләре белән катнашкан олы яшьтәге сугыш ветераннарына, инвалидларга, инде бу дөньяны куйган Сәүбән Искәндәровка, Мирзаҗан Айкаевка, Зәйнулла Абдрахмановка, Ибраһим Курмаевка һәм башка мөселман кардәшләребезнең рухына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен иде.

Шөкер, мәчеткә булышучылар байтак әле. Бигрәк тә авылдашыбыз, эшкуар Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев мул садакалар биреп тора. Халык булышмаса, без бу мәчетне тота алмас идек. Эшкуарлар авылның мәдәниятен, динен күзәтеп кенә бармыйлар, чыгымнарын да үз җилкәләрендә күтәрәләр.

Милләтебез, динебез, татар халкыбыз саклансын дисәк, Коръән кушканча яшәү рәвешен сайларга тиешбез. Аллаһы алдында гыйбадәттә, зекердә, догада булыйк. Ике дөнья рәхәтенә ирешик дисәк, мәчетләребез эшләп торсын, иманлы халкыбыз намазларга йөреп торсын иде. Вәгаләйкүм әссәләм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here