Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Мәдәният институтында җырчылар әзерләү кафедрасында ике яңа бүлек ачыла

Мәдәният институтында җырчылар әзерләү кафедрасында ике яңа бүлек ачыла

0
Мәдәният институтында җырчылар әзерләү кафедрасында ике яңа бүлек ачыла

Казан дәүләт мәдәният институтының яңа уку елында җырчылар әзерләү кафедрасында ике яңа бүлек ачыла — читтән торып уку һәм очное-заочное бүлекләре. Бу хакта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Винера Ганиева сөйләде.

«Быелга кадәр көндезге бүлектә генә уку каралган иде, яңа уку елында очное-заочное һәм читтән торып уку бүлекләре ачыла. Бу — эшли торган кешеләргә укырга да, эшләргә дә менә дигән мөмкинчелек. Көн саен укырга киләсе булмый. Студентлар сессиягә килеп, биремнәр ала, программа туплый, кирәкле гуманитар белемнәр үзләштерә», — диде ул.

Профессор әйтүенчә, очное-заочное бүлегендә студентлар атнасына өч тапкыр киләчәк.

«Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә эшләүче кадрларга зур таләпләр куела, хор яисә җырчылар белән эшләгән хезмәткәрләр дипломлы булырга тиеш, чөнки бөтен җирдә „югары квалификацияле белгеч“ дигән таләп куела», — дип сөйләде ул.

Әлеге белгечлеккә уку вакыты — 4 ел, елына 64 мең түләп укыйсы. «Читтән торып укысаң, җырчы була аласыңмыни», дигән сораулар килә. Инстаграм битемдә һәр кешегә җавап бирергә тырышам. Беренчедән, әлеге белгечлек дәүләт тарафыннан кабул ителгән. Икенчедән, халыкка кызыклы һәм кирәк булмаса, ачмаслар иде. Димәк, читтән торып укуга сорау бар», — дип аңлатып үтте Винера Ганиева.

Аның фикеренчә, укуның ояты юк. «Гуманитар юнәлештәме, иҗаттамы, һәр кеше дә сәләтле, дип әйтәләр. Бик матур җырлаган танышларым бар, ләкин тормышта алар бөтенләй башка өлкәгә кереп китә, ә хыялындагы теләк чынга ашмыйча кала. Бездә 40-50 яшьтән узганнар да укып чыкты. Мәсәлән, Самарадан Лилия Мингулова 51 яшендә тәмамлады. Чит илдә олылар төрле тренингларга йөри, алар укырга оялмый», — ди ул.

«Тормышта тик торырга ярамый, гел көн саен үзеңә нәрсәдер ачарга, нәрсәгәдер өйрәнергә кирәк дигән фикердә калам», — диде Винера Ганиева.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar