Домой Ислам Ислам в области Мәдәният йортында матур затлар өчен Корбан мәҗлесе үтте

Мәдәният йортында матур затлар өчен Корбан мәҗлесе үтте

0
Мәдәният йортында матур затлар өчен Корбан мәҗлесе үтте

Корбан бәйрәме – бәйрәмнәрнең бөегедер. Бу бәйрәмдә берлек һәм бергәлек хөкем сөрсен, кешеләр, бер-берсенең хәлен белеп, бер-берләре белән йөрешсеннәр, сөйләшмәгәннәр, ачу тотканнар үзара килешсеннәр.

6 августта Гали авылы “Ак Калфак” хезмәткәрләре мәдәният йортына Аллаһы ризалыгы өчен авыл хатын – кызларны һәм Самара шәһәре, Камышла, Мәчәләй, Яңа Мансур хатын-кызларны Корбан мәҗлесенә дәштеләр. Ул чалынган Корбанны Вакказов Рәсих-хәзрәт Аллаһы ризалыгы өчен кайтарган.

Бәйрәм белән котлап, сүзне “Ак калфак” җитәкчесе Кәүсәр ханым Шәйхетдинова башлап җибәрде. Үз чыгышында Кәүсәр ханым “Ак калфакның” эшләнелгән эшләрне слайдлар формасында тәкъдим итте.

Гәмбәр – абыстай һәм Әльфия ханым Хайруллина Корбан турында, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә, тыйганнардан тыелып яшәргә , бәрәкәтле гомерләр теләделәр. Соңыннан тантаналы өлештә “Мирас” төркеме чыгып, мөнәҗәтләр әйттеләр, мәктәп укучылары догалар укыдылар.

Аннан бәйрәм кунаклары корбанлык итеннән әзерләнгән шулпа белән сыйландылар.

Бу мәҗлестә авыл хатын – кызларына һәм килгән кунакларга шатлык бүләк иткән спонсорларга зур рәхмәтләрне әйтәсе килә. Аллаһы Тәгалә аларны рәхмәтеннән ташламасын, изгелекләре, игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Дини мәҗлесләр үткәрәбез, дин сабаклары укытабыз. Иман йортларыбыз тагын да тулыланып, яктырып китсен. Туганнарыбызның, күршеләребезнең хәлләрен белеп, саваплы эшләр башкарып, бердәм булып яшик, авылдашларым, милләттәшләребез.

Гульшат М.