Домой Жизнь татар «Мәетләр арасында 2-3 көн ятканмын»: сугыш ветераны Хөсәен Фәхретдинов белән әңгәмә

«Мәетләр арасында 2-3 көн ятканмын»: сугыш ветераны Хөсәен Фәхретдинов белән әңгәмә

0
«Мәетләр арасында 2-3 көн ятканмын»: сугыш ветераны Хөсәен Фәхретдинов белән әңгәмә

Быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел була. Шул уңайдан «Татар-информ» хәбәрчесе Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылында яшәүче сугыш ветераны Хөсәен Фәхретдинов янына барып хәлләрен белеште һәм әңгәмә корды.

Фәхретдинов Хөсәен Шәяхмәт улы 2019 елның декабрь аенда 95 яшьлек туган көнен уздырган. Хәзерге вакытта ул авылда улы Исмәгыйль белән яши, башка балалары һәм оныклары кунакка еш кайтып йөри. Хатыны Мәгъмүрә апа белән биш бала үстергәннәр, хәзер инде, кызганыч, Хөсәен бабайның тормыш иптәше исән түгел.

«Балалар үз көннәрен үзләре күрә, алар да хәзер оныклар карый инде», — дип балалары өчен сөенеп сөйләде Хөсәен бабай. Ул балаларын бик ярдәмчел диде, кайткан саен өйләрне җыештырып, ризыклар пешереп, бар эшне эшләп китүләрен әйтте.

Авыр сугыш елларын ветераннар искә алырга бик яратмый, Хөсәен бабай да шулай ук. Ул күбрәк балалары, оныклары турында сөйли, сугыштан соңгы вакытларны искә ала. Шулай да, ветераныбыз сугыш еллары хатирәләре белән бүлеште.

«Авыр фронт булды»

Районда бер мин Ленинград блокадасында катнашкан кеше. Сугышка 1942 елның 22 августында, 18 яшем дә тулмаган килеш киттем, — диде Хөсәен бабай. — Шундый матур, кояшлы, аяз, җылы көн иде. Картлар-карчыклар безне, алты малайны, ерак һәм озак сәфәргә — сугышка озаттылар.

Волховка эләктем — иң әшәке фронт. Ленинград өлкәсе сазлык икән ул. Сапёрлар, вак чыбыктан көлтә ясап, юл ясый торганнар иде. Авыр фронт булды.

Мин элемтәче идем. Көне-төне чаптык инде. Элемтә еш өзелә: я снаряд төшә, я өстерәп китәләр.

1943 елның 12 гыйнварында һөҗүм итү башланды. 18 гыйнвар көнне без, Волхов фронты, немецлар оборонасын өзеп, Ленинград фронт белән кушылдык. Фронт һөҗүмнән саклануга күченде.

Ленинград фронтында — блокаданың теге ягында ачрак булганнар. Без бу ягында — Волховта булдык. Кыш көннәрендә бик авыр булды. Ярый, частьләр күчеп китеп, землянкаларын калдыра торган иделәр, эзләп таба идек землянкаларны, шунда урнаша идек. Алар да булмаса, нишлисең?

«Мәетләр арасында 2-3 көн ятканмын»

Хөсәен бабай Европа шәһәрләрен азат итүдә дә катнашкан. Ул сугышта яраланган, бер мәртәбә контузия алган. «Уң колак начар ишетә башлады, һаман да ачылмады», — диде ул.

Яшәү белән үлем арасында калуның нәрсә икәнен Хөсәен бабай яхшы белә.

Башыма кыйпылчык тиде. Аңымны югалтканмын шунда. Яраланганнарны җыючылар бар иде фронтта, мине үлгәннәр белән бергә шалашка алып киткәннәр, шунда аңыма килдем. Үлгән дип җибәрәсе булганнар инде. Менә шунда мәетләр арасында ике-өч көн ятканмын. Мин аңыма килгәч, кайнар чәйләр эчерттеләр, шуннан рәтләндем, — дип сөйләде ул үзенең исән калуы турында.

«Сугыш беткәч тә хезмәт иттерделәр»

Ветераныбыз көтеп алган Җиңү көнен ничек каршы алганнарын да сөйләде:

Берлинны 2 майда алдык. Берлинның икенче ягына чыктык, аннан күп киткәнбездерме, юктырмы, бер наратлыкта урнашкан идек. Чама белән 7 май тирәсе иде. Тыныч… Сигезе дә тыныч. Командирлардан сорыйбыз: «Әллә сугыш беттеме?» — дибез. Белмиләр. Тугызы булды. Иртүк уяттылар безне, без шунда агач төпләрендә йоклый идек. Шуннан замполит чыга, авызы ерылган. Аха, без әйтәбез, нәрсәдер бар. Безгә хәбәр алып килә бу. Ул шунда сугыш туктаганын әйтте. Тугызынчы май көнне белдек сугыш туктаганын. Иртә белән, иртәнге сәгатьтә. Шундый хәлләр булды. Замполит өйләргә хатлар язарга кәгазьләр өләште.

Сугыш 1945тә бетсә дә, Хөсәен бабай туган йортына 1947 елда гына кире кайткан.

Сугыш беткәч тә, авылга кайтармадылар. Юк, кая ул кайту, хезмәт итәргә тиеш булдык! Өйгә 5 апрель көнне кайттым. Аннары колхозда эшли башладым. Шуннан МТСка тракторчы булып киттем, өч ел бригадир булып эшләдем, аннары МТС бетте. Өч ел эчендә бригаданы район күләмендә беренче урынга алып чыктым. Әйбәт эшләдек, Аллага шөкер. Иптәшләр әйбәт булды. Аннан 18 ел колхозда баш механик булдым. Җиде ел техника паркы мөдире булып эшләп, пенсиягә чыктым, — диде Хөсәен Фәхретдинов.

«Хәзер тормыш рәхәт, яшисе иде әле»

Сугышка кадәр яшәве авыррак булуын да исенә төшерде ул.

Сугышка хәтле авыррак булды инде, арурак тормышлы кешеләр җәберләделәр. Әшәке кешеләр булды авылда. Безнең салып куйган яңа өй бар иде, ул өйне сүтеп алып киттеләр. Мамадышка кырык килограмм ит тапшырасы иде, шуңа сыерны алып чыгып киттеләр. Ашарга ит калмады. Шундый елларны күрдек. Авыр тормыш. Дөньяны күп гиздек инде. Ачлыгын да күрдек, туклыгын да — барысы да булды. Бәләкәй чакта нык авыр булды. Колхозлар оешканчы бик авыр яшәдек. Сугыштан соң инде эшли башладык, колхоз әзме-күпме ипи бирә иде.

Хөсәен бабай хәзерге яхшы тормышның кадерен белә. «Өй җылы, рәхәт яшибез, балам карый, рәхмәт аңа, әле яшисе иде», — ди ветераныбыз.

Гөлия Хәсбиуллина

intertat