Мәетләрнең «өчесен», «җидесен», «кырыгын» укыту дөресме?

0
691
Салават Камалетдинов фотосы

Мәетләрнең «өчесен», «җидесен», «кырыгын» үткәрергә ярыймы? Абыйстай Сәйдә Аппакова блогер Фагыйлә Шакировага мәрхүмнәрне искә алу ашларын уздыру тәртибен аңлата.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ. Бу сорауга җавап биргәндә, кыскача гына тарих буенча менә болай сөйләргә була. Чит илләрдә мәетнең «өчесен», «җидесен», «кырыгын», «елын» үткәрү юк. Анда, намаз укыган саен, әрвахлары рухына көнгә биш мәртәбә «Әлхәм», «Колһуалла» догаларын җибәрәләр. Ә безнең илебездә әле бу хәлгә килгәнебез юк, киләчәк язмышы, иншә Аллаһ, бездә дә булыр.

Үлгәннән соң, 20-30 минуттан кеше чери, йомшара башлый икән. Медицина күзлегеннән бу. Инде мәетне күмәбез. Мәетне күмгән көн саналмый, күмеп, кабер өстенә өч мәртәбә кояш чыкканнан соң, «өчесе» дип әйтәбез инде, бу очракта әрвахның тиресеннән сөяк китә башлый икән. Инде кабер өстендә җиде мәртәбә кояш бата, күмгән көн саналмый. Бу очракта әрвахыбызның сөягеннән ите китә икән. Кабердә кырык көн ятканнан соң, итеннән тамырлар китә икән. Ә 51-52-53нче көннәрдә тамыр тамырлардан аерыла, әрвахыбыз дерелдәвек рәвешенә әйләнә икән (әгәр дә берәр сәбәп белән казылып алынмаса). Әгәр мәет берәр сәбәп белән казылып алынасы булса, бу очракта әрвахыбыз өч мең ел да тора икән, череми, хәтта сакалы да үзгәрми. Ни өчен дигәндә – бәндәдә дә юк, диндә дә юк.

Менә шундый авыр көннәре булганга күрә, борынгы бабаларыбыз бу көннәрдә Коръән укыта торган гадәтне оештырып җибәргәннәр. Менә болай чакыра торган булганнар. «Фәлән абзый, безнең бер әрвахыбыз бар иде. Аның бик авыр көннәре булганга күрә, менә бүген сөягеннән ите китә торган көн булганга күрә, Коръән укытырга ниятләдек. Шул Коръән мәҗлесенә килүегезне үтенәбез», – дип. Заманнар үткәч, алай итеп такмаклап тормаганнар, «өчесенә», «җидесенә» я «кырыгына» дип чакырабыз, дип кенә чакыра торган булганнар. Хәзерге вакытта, әгәр дә имамнарыбыз чит илдә укып кайта икән, аларда, әйткәнемчә, «өчесе», «җидесе», «кырыгын» үткәрү юк, шуңа күрә бу егетләр бездә дә шул таләпләрне куйдылар.

1990-1999 елларда бик авыр булды – бабайларыбызга каршы чыктылар. Мин дә шушы 18-19 яшьлек егетләргә аңлата идем: «Егетләр, имам булу өчен, тарихны да белергә кирәк. Ана телен белергә кирәк. Аннан соң гына сез кешене менә шулай итеп өнди аласыз. Тарихта шулай итеп язылгач, без шушы гадәтне бик матур итеп алып барабыз, әлхәмдүлилләһ, шуны гына халыкка аңлатырга кирәк, бу – Коръән таләбе түгел». Әхмәтзәки хәзрәт аңлатыр иде җомга вәгазьләрендә моны. Бу – безнең татар милләтенә бик кирәкле булган гореф-гадәтләребез. Әгәр дә без шушыларны укытмасак, ни булыр?

Ә бит җанның авырлыгы, медицина галимнәре дә, дин галимнәре дә әйтәләр инде хәзер, 22,5 граммнан 29 граммга кадәр җитә икән. Галимнәр шулай үлчәгәндер инде. Ул күбәләк кебек кенә. Ә ул нәрсә белән яши? Безнең Коръән укуларыбыз белән, Коръән аятьләре белән яши әрвахларыбыз, аларга ул кирәк. Ярый ла ул әле Аллаһы Тәгаләнең бөтен кушканнарын үтәп барган булса! 100 процент үтәмибез бит әле Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын. Елына бер мәртәбә, гомеренә бер мәртәбә Коръән укытмаган кешеләр бар.

Коръән ашына барганда, 70 яшьләрне узган бер карчык туктата: «Сәйдә абыстай, нәрсә ул Коръән укыту?» – ди. Менә шуннан чамалыйк инде. Аның да бар бит әрвахлары. Һәрберебезнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бар, атабыз Адәмнән алып безнең пәйгамбәребезгә кадәр 124 меңнән артык пәйгамбәр килгән. Аларның һәрберсенең өммәтләре булган. Аларның рух шәрифләренә дә без хәзерге вакытта дога кылырга тиешле. Әле без мәҗбүри рәвештә диярлек тә өндәргә тиеш «өчесе», «җидесе», «кырыгы»на. Чакырмасалар да, барып кер шунда, тыңла, Коръәнеңне укы, вәгазеңне сөйлә, халыкка әдәп-әхлак, хөрмәт, тәртип, гадәтләрне аңлат! Менә шуңа күрә без хәзерге көндә әле аны туктата алмыйбыз.

Инде, ялгышлык белән, имамнарыбыз бу сүзләрне ычкындырганнар икән, халыкка аңлатырга кирәк: бу – бик кирәкле гореф-гадәтебез, әлхәмдүлилләһ! Менә мин шушыларны кая гына барсам да аңлатырга тырышам, чөнки бабаларыбызга бик авыр булды инде бу. Аларга, туктатыгыз, дип әйткәч, оныклары укып кайтып та, бабай, менә дөрес түгел, укытырга тиеш түгел, дип әйткән кешеләр булгач, бабаларыбыз бик рәнҗеделәр. Шуңа күрә мин аларга аңлата идем. «Телевизорлардан да сөйләрмен, радиодан да сөйләрмен, бабайлар, рәнҗемәгез аларга», – ди идем.

1990 еллардан дингә рөхсәт булды, мәет юарга кеше калмады, никах укырга кеше калмаган иде! Шуннан илебез 40 илгә укырга шәкерт җибәрде. Йорт саен эзләп йөрдек, бисмилланы әйтүче кеше бармы, кемне җибәрәсең, дип. 40 илгә 40 кешене җибәрдек, яше-карты китте. Анда алар бик матур итеп телне өйрәнеп кайттылар. Анда алар Коръән аятьләрен өйрәнеп кайттылар. Ә гореф-гадәт, хөрмәт тирәләрен, кием тирәләрен «вагоны белән» шул илнекен төяп кайттылар да, үзебезнең гореф-гадәтләребез, киемнәребез бер якта калды! Төрек хатыннары белән бер киенә башладык, кара яулыкларны күбрәк эләктереп куя тордык. Аларның үз гадәтләре, үз таләпләре.

912 елда безне мөселман итәргә килгән галимнәр дә тәкъдим иткәннәр үз гадәтләрен. Бабаларыбыз алмаган: «Безнең үзебезнең гореф-гадәтләребез бар», – дип. Алар килгәндә инде безнең хатын-кызлар толымга 16 кг алтын чулпы такканнар. Безнең мең елдан артык үз гореф-гадәтләребез бар. Аллаһы Тәгалә, сөеп, безне эшчән, хезмәт сөючән, тынычлыкны сөюче, ислам динен алып баручы халык итеп яраткан икән, без хәзерге вакытта да һәрбер илгә, һәрбер җиргә үрнәк булырга тиешлебез. Рәхмәт игътибарыгыз өчен!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here