Домой Жизнь татар Җәмәгать эшлеклеләре Татарстан Президенты турында: «Рөстәм Нургалиевич — ул байлык»

Җәмәгать эшлеклеләре Татарстан Президенты турында: «Рөстәм Нургалиевич — ул байлык»

0
Җәмәгать эшлеклеләре Татарстан Президенты турында: «Рөстәм Нургалиевич — ул байлык»

Рәфил Нугуманов: «Рөстәм Нургалиевич — безнең өчен байлык»

Татарстан Республикасында икътисади амнистияне гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый вәкил, Эчке эшләр министры урынбасары булып озак еллар эшләгән Рафил Нугуманов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның барлык мәсьәләләрдә дә алдынгы карашта булуын әйтте.

«Рөстәм Миңнеханов — Татарстаныбыз өчен бүләк. Ул — көчле икътисадчы һәм сәясәтче. Президентыбыз авыр вакытларда республикабызны бер дулкында тота. Хәзер авыр чаклар һәм Президент иң кыен урыннарда. Коронавирус чыгарга да өлгермәде, ул инде сакта. Әлбәттә, ул — безнең өчен байлык. Сайлауларда да янәдән аны сайларга кирәк дип уйлыйм», — диде Рафил Габтрафикович.

«Рөстәм Нургалиевич барлык мәсьәләләрдә дә алдынгы карашта. Ул яшьләргә дә, олыларга да ярдәм итә. Рәхмәт аңа!» — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов: «Республика Рөстәм Нургалиевич эшләү дәверендә бөтен юнәлештә дә үзгәрде»

ТР Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Рөстәм Миңнехановның эшләү дәверендә ирешкән уңышларын атады.

«Республика Рөстәм Нургалиевич эшләү дәверендә бөтен юнәлештә дә үзгәрде. Районнарыбызга, шәһәрләребезгә күз салыгыз. Президентыбыз инициативасы белән каралган иллегә якын программа бар. Юлларның инфраструктурасы, социаль объектлар да яхшы. Клублар җимерелеп, ишелеп беткән иде бит.

Һәрбер юнәлештә — авыл булсынмы ул, шәһәр булсынмы — алга китеш бар. Казан үзе ни тора! Туристлар теләсә кая бармый, безгә килә. Аларның саны ун тапкыр артты. Казанның матурлыгын карарга һәм шәһәрдә булган мөмкинлекләрне кулланырга килүчеләр бар.

Татар теленә килгәндә, беркем дә беркемне дә татар телен өйрәнүдән, татарча укудан тыймый. Андый закон юк! Гаиләдә татарча аралашу яисә аралашмау ата-анадан тора. Кайберләре киләчәктә балаларына татар теле кирәк булмаячак дип саный. Хәзер без дөнья мохитенә чыктык. Республикада телебезне өйрәнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Спектакльләр, төрле милли чаралар бихисап. Яшьләр буенча нинди генә программалар, проектлар юк», — диде Илдар Ирекович.

Ренат Харис: «Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый»

Халык шагыйре Ренат Харис Президентның татар язучыларының китапларын чыгаруга ярдәм итүен билгеләп үтте.

«Рөстәм Миңнеханов, Президент буларак, Минтимер Шәймиев башлаган эшләрне матур дәвам итте. Аның уңышы шушы дәвамчылыктан башлана. Икенчедән, ул Минтимер Шәрипович башлаган эшләрне тагын да киңәйтте, үстерде һәм икътисад ягыннан Татарстанны халыкара аренага чыгарды», — диде халык шагыйре.

«Татарстанның социаль тормышы, минем карашымча, яхшы якка таба үзгәрде һәм моны беркем дә инкарь итә алмый. Республикабызда бүген тәртип, җире эшли — уңыш бирә, завод-фабрикалар эшләп тора. Бу инде Президентыбызның республика белән, халык белән матур идарә итә белүеннән килә.

Соңгы елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында берничә зур әсәр куелды: Резеда Әхиярованың „Шагыйрь мәхәббәте“, „Сөембикә“ операсы, „Алтын Урда“ балеты, Эльмир Низамов әсәрләре… Алар барысы да Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән дөнья күрделәр», — диде ул.

Халык шагыйре Президентның татар язучыларының китапларын чыгарырга да ярдәм итүен, татар әдипләренең күп томлыклары дөнья күрүен билгеләп узды. «Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый», — дип нәтиҗә ясады Ренат Харис.

Рафаил Хәкимов: «Ул — безнең таяныч»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты академигы, тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимов Рөстәм Миңнехановның Минтимер Шәймиев эшләрен дәвам итүен әйтте.

«Рөстәм Нургалиевич Президент булгач, республикабызга бәхет елмайды. Ул Минтимер Шәймиевның эшен дәвам итте. Башта, әле Миңнеханов премьер-министр булганда, алар бергә эшләде. Шәймиев башлаган, планлаштырган эшне Рөстәм Нургалиевич тормышка ашырды.

Икътисад ягыннан да республикабызның хәле уңай. Президентыбыз матди якта яхшы белгеч. Акчаны таба да, бүлә дә белә.

Мәскәү белән дә, чит илләр белән дә яхшы мөнәсәбәттә торабыз. Миңнеханов, кайсы илгә генә бармасын, барыбер татарлар белән очраша. Хәтта аларның саны тугыз гына булса да, ул барыбер очраша. Татарларны бер дә онытмады», — дип сөйләде тарих фәннәре докторы.

Шулай ук Рафаил Хәкимов Президентның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтына да ярдәм итүен әйтеп үтте.

«Күпме генә ярдәм сорасак та, беркайчан да кире какмады. Әгәр программаның мәгънәсен аңлата алсаң, акча булачак. Әлбәттә, замана да, бюджет та төрлечә була. Бөтен сумманы бирмәсә дә, яртысын бирде. Ул гел ярдәм итәргә тырыша. Ул — безнең таяныч», — диде ул.

Индус Таһиров: «Татарстан башка субъектлар, республикалар өчен үрнәк»

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров Рөстәм Миңнехановның Президент булып эшләү дәверендәге казанышларын атады.

«Рөстәм Миңнехановның казанышлары, уңышлары күп. Беренчедән, Татарстанның башкаларга үрнәк булып яшәве. Икенчедән, республикабызның икътисады. Шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр, Татарстанны халыкара мәйданга чыгару, республиканың чит илләр белән уңай мөнәсәбәттә булуы — болар барысы да Рөстәм Нургалиевичның уңышлары. Татарстан башка субъектлар, республикалар өчен үрнәк», — ди тарих фәннәре докторы.

Индус Ризакович сүзләренчә, Миңнеханов беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның эшен лаеклы рәвештә дәвам итә. «Рөстәм Нургалиевич кебекләрне күрмим. Бәлки алар бардыр. Әмма бүген Россиягә үз мисалында ничек яшәргә кирәк икәнен күрсәтүче — ул безнең республика», — ди ул.

Шулай ук академия бүген авыр чорга керүен әйтеп үтте ул. «Рөстәм Миңнеханов алдында авыр сынау, бурычлар. Бөтен дөнья бикләнеп ятканда, нинди юллар табып, республикабызны алга алып барырга икән сорау туа. Президентка бурычларын үтәүдә уңышлар телибез», — диде әңгәмәдәш.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Рөстәм Нургалиевич мөселман илләре белән дә эшчәнлек алып бара»

Россия ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәр кандидаты Рәфыйк Мөхәммәтшин Президентның мөселман илләре белән уңышлы эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте.

«Җитәкчеләрне төрле яктан карарга була. Татарстан республикасы Президенты Россия җитәкчеләре арасында иң уңышлылардан санала. Социаль, мәдәни, икътисад өлкәләрендә Татарстан беренче урында тора. Рөстәм Нургалиевич мөселман илләре белән дә эшчәнлек алып бара. Ул мөселман илләрендә Татарстанның гына түгел, ә Россия мәнфәгатьләрен дә алга этәрә. «KazanSummit» форумын гына алыйк. Бу — уңышлы форум!

Социаль инфраструктурабыз да алга киткән. Бу мәсьәлә мәктәпләргә дә, шифаханәләргә дә кагыла. Шулай ук милли мәсьәләләр дә карала. Рөстәм Нургалиевич татарларның мәнфәгатьләрен кайгырта. Татарлар — бөтен дөньяга таралган халык. Президентыбыз башка төбәкләрдә яшәүче татарлар белән даими рәвештә очрашып тора. Очрашуда төрле проблемаларны хәл итәләр. Татарстан республикасы ярдәмендә күпме төбәкләрдә мәчетләр төзелде, ремонтлар ясалды. Шулай ук төрле дәреслекләр белән тәэмин итеп тору да каралган. Әлбәттә, милли проблемаларны хәл итү елдан-ел катлаулана, чөнки Россиядә милли проблемаларга караш, кызганыч, аерылып тора», — диде ул.

Дамир Исхаков: «Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан икътисади үсеш темпын алды»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Татарстан Президенты ун ел җитәкчелек итү барышында республиканың социаль өлкәдә һәм икътисадта уңышларга ирешүен әйтеп үтте.

«Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның ун ел дәвамындагы Президент эшчәнлеге зур казанышларга китерде — республика икътисади һәм социаль үсеш темпын алды. Бу елларда „Яңарыш“ фондының Татарстан Президенты ярдәме белән алып барылган эшчәнлеге матди мәдәниятнең мөһим һәйкәлләрен саклап калырга мөмкинлек бирде», — ди Дамир Исхаков.

Алинә Айдарова

intertat.tatar