2019 елның җәендә «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Фәрхәд МӘХМҮТОВ йөрәк өянәгеннән яшьли вафат булды. Бу елның 22 мартында аңа 49 яшь тулыр иде.
Аның турында үзе исән чакта да, ул үлгәннән соң да күп языла. Һәм барыбер бу искиткеч якты шәхес турында әле тагын-тагын да язарга була.
Без Фәрхәд белән күп еллар таныш идек. Һәм менә мин аның турында кабат язарга булдым…
Беренче чиратта Фәрхәд Мәхмүтов күпкырлы кеше буларак истә калды. Ул татар халкының тарихын һәм мәдәниятен актив өйрәнү белән шөгыльләнде. Күпләр аның төрле басмаларда, шул исәптән «Самара ягы этнослары» җыентыгында да чыккан мәкаләләрен хәтерлидер. Күп нәрсәләрне Фәрхәд кечкенәдән, кайберләрен уку вакытында, ә нәрсәләрнедер тормыш практикасы нәтиҗәсендә белгән, өйрәнгән. Халыклар дуслыгы йортында эшләгән дәвердә ул төрле конференцияләрдә катнашты.
Бу кеше үз белемен публикацияләр һәм конференцияләрдә чыгышлары аша башкаларга да тапшырырга омтылды. Укучылар хәтерлидер әле, Фәрхәд Мәхмүтов озак вакытлар «Туган тел» оешмасының яшьләр канатын җитәкләде, аннан соң әлеге оешманың башкарма директоры булып эшләде. Күпме чара оештырды ул – санап бетерерлек түгел! Аның тормыш иптәше һәм тугры ярдәмчесе Альбина һәрвакыт янәшәсендә булды. Сабантуйда балалар мәйданчыгын Фәрхәд мәйданчыгы дип атау – очраклы гына түгел. Вакыт узар, пандемия тәмамланыр, кабат Сабантуйлар һәм башка бәйрәмнәр үткәрелер.
Фәрхәд тормышны бик ярата иде, шатлана белә һәм бу шатлыкны башкаларга да тапшыра ала иде. Күп еллар ул тормыш иптәше Альбина белән төрле чаралар, дискотекалар, туйлар алып бару белән шөгыльләнде. Тормыштагы истәлекле вакыйгалар мәңгелеккә якты хатирә булып калсын өчен, алар үз эшләрен тырышып башкара иделәр. Кирәкле моментта куллану өчен, кызыклы бирем, матур теләк, шаян мәзәк Фәрхәд белән Альбинаның запасында һәрвакыт бар иде. Алар минем туйда да алып баручылар булдылар. Гаиләм аларны бүген дә рәхмәт сүзләре белән искә ала.
Фәрхәд Мәхмүтов оста оештыручы, эзләнүчән, кызыксынучан, мәрхәмәтле һәм шат күңелле кеше буларак истә калды. Бүген аның эшен өлкән кызы дәвам итә. Фәрхәд әле бик күп чаралар, күп кызыклы нәрсәләр оештыра алырга тиеш иде… Әмма ул безнең күңелләрдә мәңгегә яшь булып калды.
Михаил Кржижевский.
Бердэмлек