Домой Жизнь татар Мәхәббәте – саф, елмаюы – ихлас

Мәхәббәте – саф, елмаюы – ихлас

0
Мәхәббәте – саф, елмаюы – ихлас

Мәкаләмнең герое – утыз елдан артык гомерен мәк­тәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә биргән тыйнак, мәрхәмәтле һәм ачык йөзле Галия Миңгали кызы Бә­широва. Аның кебек кеше­ләр турында «Ул – профес­сио­нал, үз эшенең остасы», диләр.

Шенталы районы, Четырла авылының «Ромашка» ба­лалар бакчасында ул балалар өчен төрле дәресләр оештыра. Без килгән көнне Галия Бә­широва төркеме халык җыр­ларын өйрәнә иде. Ә баянда мәдәният хезмәткәре Анатолий Мрясов уйный. Бераз тыңлап торгач, нәни артистларның тәрбиячеләр өчен музыкаль бүләкләр әзер­ләве аңлашылды. Балалар җыр өйрәнгән арада, без өлкән тәрбияче Галия Миңгалиевна белән очраклы хәлләрнең тормыштагы роле, осталык серләре һәм хәзерге заман балалары турында сөйләшеп тордык.

Әңгәмәдәшем Челно-Вер­шины авылында туган. Аның яшүсмер еллары җиңел һәм ваемсыз булган дип әйтеп булмый. Гаиләсенә аз булса да ярдәм итү өчен, мәктәпне тәмамлауга, кыз машина төзү заводына эшкә урнаша, икешәр смена станок артында эшли. Галиядән тыш, гаиләдә наз­га, кайгыртуга, мәхәббәткә мохтаҗ булган тагын биш бала үсә. Иң зурысы буларак, ул күңел җылысын үзеннән кече энеләренә һәм сеңелләренә бертигез өләшергә тырыша.

– Заводта бер ел эш­ләгәннән соң, әти миңа укырга тәкъдим итте. Шулай итеп, мин Куйбышев дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Заводта эшләгән кешеләрне анда конкурссыз кабул итәләр иде. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың, дисезме? Чөнки бу минем балачак хыя­лым иде. Мин балалар арасында булырга, тәрбия бирергә яратам, һәр сабыйның уңышлары белән горурланам», – ди өлкән тәрбияче.

1980 елда Галия Миңгали кызы Четырла авылы мәк­тәбенә математика укытучысы булып кайта. Балаларны кызыксындыра белү, материалны җентекләп аңлату, укучылар белән уртак тел таба белү сыйфатлары аңа бала чактан бирелгәндер, мөгаен. Галия бик актив, иҗади кеше дә. Ул үзешчән сәнгать белән дә мавыга, мәдәни чараларда да катнаша, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаудан да өркеми. Шундый чараларның берсендә ул булачак ире белән таныша һәм кияүгә чыга. Менә шундый очраклы очрашу чын мәхәббәткә әверелә.

– 1987 елда мин балалар бакчасында эшли башладым. Ул агач йортта урнашканлыктан, анда өйдәге кебек җылы һәм рәхәт иде. Тормышның елдан-ел яхшы якка үзгәрүен күреп, барыбыз да бик сөенәбез, әлбәттә. Шуңа да, без – укытучылар һәм тәрбиячеләр, заман белән бергә атларга, яшь буын мәнфәгатьләренә җавап бирергә тырышабыз. Хәзерге балалар кызыксынучанрак, шу­лай да бездән нык ае­рыла, дип әйтмәс идем. Алар­га әйләнә-тирә мохитны өйрәнү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Ә безгә, тәрбиячеләргә, педагогик осталыкның дәрәҗәсен күтәрергә, яңа методик эш­ләнмәләрне үзләштерергә ге­нә кала. Минем өчен бу шатлык кына. Кечкенә бөтер­чекләрнең сөйкемле карашын тоеп торганда, авырлыклар куркытмый, – дип сөйли Галия апа.

Ул һәр балада булган талант бөртекләрен эзләп табарга, үстерергә һәм сакларга омтыла. Тәрбияче балалар белән бергә уен, әкият, музыка, рәсем, фантазияләр дөньясында яши. Ул балаларны халык мәдәниятен яратырга, хезмәткә өйрәтә, патриотизм хисләре тәрбияли.

Бүгенге көндә Галия апаның канаты астында 18 бала тәрбияләнә. Һәр баланың үз фикере, гадәте, үз дөньясы бар һәм аны җимерергә ярамый. Ә менә яңа ачышлар ясауга этәрү – аның максаты.

«Тавык та чебешен ярата белә. Ә менә бала тәрбияли белү – талант һәм белем таләп итүче җаваплы дәүләт эше», – дигән язучы Максим Горький. Безнең героебыз да чын күңелдән балаларны да, эшен дә ярата, дөрес итеп тәрбияли белә. Нәниләр дә аңа җылы хисләрен бүләк итәләр. Гомеренең иң башында Галия Миңгали кызы кебек мәрхәмәтле һәм зирәк остазга очраган бала киләчәктә нык адымнар белән атлаячак.

– Бакчага йөрүче сабый­ларның холкы да, кәефләре дә төрле була: кемдер көй­сезләнә, кемдер артык тавышлый, ә кемдер өен сагына. Һәрбер кечкенә кешенең җаена бара белергә кирәк. Кайберсе белән шаярам, кайсысын әрләп алам, кайсы белән рәхәтләнеп сөйләшәм, ә шугракларын кочагыма алам… Шулай бүлмәдә тәртип урнаша. Нинди генә эшем булса да, бала яныма кечкенә генә проблема белән килсә дә, бөтен эшемне ташлап, кәефен күтәрергә тырышам. Бала тәрбияләүдә һәрберсенә шәхси караш  куллану минем төп ысулым булып тора. Сүз белән генә тәрбияләп булмый. Бары тик өлкәннәр үрнәгендә генә балаларда ихлас кызыксыну уяна, – дип уртаклашты тәрбияче.

Бакчадагы барлык хез­мәткәрләр дә яхшы исәптә, аларны яраталар һәм хөрмәт итә­ләр, һәркайсы сабыйлар өчен ягымлы әни дә, мәр­хәмәтле дус та, зирәк остаз да, укытучы да була белә.

– Күзләрен тутырып карап, һәр сүземне йотлыгып тыңлаган сабыйларны күргәч, үземнең дөньяга кирәк булуымны аңлыйм. Бала мәхәббәте ихлас, күңеле саф. Аларның риясыз елмаюы безгә, тәр­биячеләргә, чын бүләк, – дип елмая Галия Бәширова.

Алинә ХАРИСОВА.

Бердэмлек