Домой Жизнь татар Татары в регионе Мәхәлләбезнең ике йолдызы

Мәхәлләбезнең ике йолдызы

0
Мәхәлләбезнең ике йолдызы
Мөхәммәдрасих Абушманов - беренче рәттә сулдан икенче, Дамир Моратов - уңнан беренче

Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә ел саен Хәрби диңгезчеләр көнен билгеләп үтәбез. Моның сәбәбе дә бар: олы яшьтәге ике картыбыз – Дамир ага Моратов һәм Мөхәммәдрасих ага Абушманов заманында диңгез флотында хезмәт иткәннәр. Аларны шушы бәйрәм белән мәчет имамы Галиулла Мамышев быел да котлады, ә бүләккә матрос майкалары тапшырды.

Дамир Моратов 1955 елның 20 сентябрендә армиягә алына, Кара диңгез флотында дүрт ел хезмәт итеп, 1959 елның 4 ноябрендә туган авылына кайта. Дөрес, яхшы хезмәте өчен аны ике мәртәбә отпускка җибәрәләр. Беренче мәртәбә – 20 көнгә генә булса, икенче мәртәбә хәтта 70 көнгә дә. Ул, Куйбышев исемендәге крейсерда хезмәт иткәндә, күп чит илләрне күрү бәхетенә ирешә.

Бабаебыз туксанынчы яше белән баруына карамастан, исән-сау, йөреп тора, намазларын җиренә җиткереп үти. Хатыны Наилә апа белән алар 2 кыз, 2 малай үстереп, бүгенгесе көнне 6 оныклары һәм 1 оныкчыларына сөенеп, шөкер итеп яшиләр.

Мөхәммәдрасих Абушманов та Дамир белән бергә диңгез флотына алынган. Тик аңа су асты көймәсе диңгезчесе булып хезмәт итәргә насыйп булган. Төрлесен күргәндер якташыбыз су астында. Тик хәтерендә иң уелып калганы шул: сугыш вакытыннан калган минага эләгеп шартлаган һәм баткан трофейный крейсерда хезмәт иткән диңгезчеләрне су астыннан алып чыгып җирләргә булышкан мизгелләре. Командование аның хезмәтен югары бәяләп, күп Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән.

Бүгенгесе көнне Мөхәммәдрасих Хафиз улы да, туксанның капкачын ачкан булуына карамастан, актив тормыш алып бара. Яшьтән үк әтисе аңа дин сабаклары укыткан, гомумән, гаиләләре ислам дине кануннары буенча яшәгән, намазларын калдырмаска тырышкан. Хәләл җефете Разия апа бакыйлыкка күчкәч тә, авырлыкларны Аллаһы кушканча сабырлык белән кабул иткән.

Аларның өч кызлары һәм бер малайлары туып-үскән. Хәзер инде онык һәм оныкчыклары да буйга җиткәннәр, ял көннәрендә авылга кайтып йөриләр, бабаларына бик тә булышалар.

Бу ике диңгезче безнең мәхәлләнең ике йолдызы булып торалар. Без барыбыз да аларны Хәрби диңгез флоты көне белән тәбрик итәбез һәм чын күңелдән изге теләкләребезне юллыйбыз.

Шамил Мамышев

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.