Алтын көзнең аяз бер көнендә Мәчәләйгә киттем. Асфальт юл буендагы авылларны барлыйм: күбесе туксанынчы елларда ук таркалган, беришләре көч-хәл белән тернәкләнеп китә алган. Бүген инде бу авыллар аякларында нык басып торалар: уңганрак крестьян халкы фермер хуҗалыклары оештырып җибәргәннәр – элеккеге колхоз җирләрен үз тракторларында сөреп чәчәләр, көзен мул уңыш җыеп алалар, мал-туар асрау өчен фермалар төзиләр…
Әнә, язын чәчеләчәк җирләр туңга сөрелгән, ә уҗым бодайлары ничек матур булып күтәреләләр дә инде. Безгә, авыл кешеләренә, шушы хозурлыкны күрү дә – зур бәхет…
Мәчәләйдә мине җирлек башлыгы бик җылы каршы алды. Равил Фәрит улы Уразмәтов бик ачык кеше. Сөйләшеп киттек.
– Равил Фәритович, тормышларыгыз матур күренә бугай?
– Зарланмыйбыз әлегә. Җирлегебезгә Иске Мәчәләй, Үрнәк бистәсе һәм Подбельск авыллары керә.
1851 елда авылыбызга беренче нигез ташы салынган. Бүгенге көндә биредә меңнән артык кеше яши. Картлар байтак инде, алай да эшче кешеләр дә җитәрлек.
Биредә тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы, табиб офисы, дүрт мәчет, ике катлы Мәдәният йорты һәм кибетләр эшләп тора. Электроэнергия, интернет, су, газ үткәрелгән, юлларга асфальт түшәлгән. Мәчетләребездә төрле дини бәйрәмнәр уза, ел саен шаулатып-гөрләтеп Сабантуйлар үткәрәбез. Үз җиребездә рәхәтләнеп яшәү өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган.
– Яшьләр авылда каламы соң?
– Соңгы елларда авылда калучылар юк дисәм дә, ялгышмам. Яшьләрне күбрәк шәһәр тормышы кызыксындыра. Ә менә авылда яшәүче халык бик тырыш һәм эшчән, һәрберсенең үз шөгыле бар. Мәсәлән, Наил Субеевның пилорамасы күп еллар эшләп тора. Бертуган Ринат һәм Равил Искәндәровлар һәм Хәлиулла Мамышев “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшен дә алып баралар, үз хуҗалыкларында да хезмәт куялар. Ришат Бадамшин һәм Ринат Иваев күп итеп терлек асрыйлар, мал азыгы чәчеп үстерәләр. Абдулла Исмәгыйлев йорт хуҗалыгында терлек асрый, теплицасында яшелчә үстерә. Сәйфулла Бәхтиев та кыяр-помидор сатып табыш ала.
– Яшьләрне авыл хуҗалыгы белән кызыксындыру чарасы итеп нинди дә булса ярдәм биреләме соң?
– Андый ярдәм бар. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән “Восток” җәмгыятенең баш агрономы булып эшләүче Ригил Яхинга өр-яңа өй төзеп бирдек. Әгәр авылда калырга теләүче яшьләр булса, аларга да йортлар салачакбыз. Терлек асрар өчен субсидияләр бирелә, төрле грантлар оту мөмкинлеге дә бар. Минемчә, авылда яшәүче тырыш кешеләр хур була алмый. Ялкауланмаска гына кирәк.
– Равил Фәритович, ә бүген авылыгызда нинди һөнәр ияләре җитми?
– Әйе, эшче кадрлар җитми шул. Авылыбызга укытучылар, почта бүлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, кибетчеләр, терлекчеләр кирәк…
Җирлек башлыгы белән хушлашып, җаваплылыгы чикләнгән “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесенә юнәлдем. Биредә мине предприятиенең генераль директоры Ринат Искәндәров каршы алды. Нинди эш белән йөрүемне белгәч, хуҗалыгы белән таныштырды:
– Өч мең гектар җиребездә арпа, солы, бодай, көнбагыш, җитен, чечевица һәм терлек азыгы үстерәбез. Җир эше түземлек һәм гайрәт таләп итсә дә, тырышып эшләсәң, уңыш көттерми. Техника да җитәрлек, кешеләребез дә эшчән. Энем Равил миңа нык ярдәм итә. Хәлиулла Мамышев – баш инженер, Хәлиулла Мәгъсутов сугым маллары фермасы белән идарә итә, ә Вячеслав Предков – терлекче. Язгы чәчү, урып-җыю вакытында авылдашлар булышалар. Барысына да зур рәхмәт.
– Ринат әфәнде, авыл хуҗалыгында гына эшләп тормыш алып барып буламы?
– Гомерен бушка уздырганчы, үз җирендә эшләп, иген игеп, мал-туар үрчетеп көн күргән кешенең бөлгенлеккә төшүен күргәнегез бармы? – дип сорауга сорау белән җавап бирде хуҗалык җитәкчесе. Ятларны китергәнче, үз җиребезгә үзебез хуҗа булып, туган авылыбызны таркатмаска тырышып яшибез. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган газиз җирләребездә ашлык үстерүдән, мал асраудан да изгерәк эш юктыр, дип исәплим.
– Чит җирләргә китүчеләрне авылга кайтару өчен кызыксындыру чаралары бар дип ишеттем?
– Бу проблема тулысынча чишелмәгән әле. Яшьләр шәһәр тормышына кызыгалар. Анда авыр шартларда яшәсәләр дә, авылга кайтырга атлыгып тормыйлар. Дөрес, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә берсе дә шәһәрдә калмый, барысы да ашкынып кайтып җитәләр. Ә кызыксындыру чаралары бар алар. Авылда калыйм дигән кешегә өй төзеп бирәбез. Хезмәт хакларына өстәп, биш – унбиш меңгә кадәр акча түләнә.
Яшьләр шәһәр тормышына кызыгып, вакытларын заяга уздырып йөргән арада, Мәчәләйдә эш бар дип, читтән алты гаилә килеп урнашты. Менә шушы төрле милләт кешеләренең балалары хакына яши дә инде мәктәбебез.
Безнең авыл халкы җигелеп эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Хөкүмәт ике катлы Мәдәният йортыбызга зур ремонт ясап бирде. Мәдәният йорты мөдире Жанна Әмирова төрле бәйрәм чаралары үткәрә, Татарстаннан да артистлар килеп, күңелебезне ачып китәләр. Авылда күбрәк өлкән һәм урта буын кешеләре яшәсәләр дә, Мәдәният йортына бик теләп йөриләр. Әлегә менә шулай яшибез, ә алда авылыбызны ни көткәне билгеле түгел, – дип йомгаклады сүзен Ринат әфәнде.
Күптән бу якларга килеп чыкканым булмаган икән. Булганнан бар да була, ди бит татар халкы. Биредә уңышлы гына эшләп ашау өчен бик зур үзгәрешләр барлыкка килгән. Заман таләпләренә җавап бирерлек офис, эшчеләр өчен зур ашханә төзеп куйганнар. Икмәк саклагычлары, сушилкалары бар, өр-яңа техника да җитәрлек. Аяк астында пычрак-фәлән юк, бөтен җиргә асфальт җәелгән. Ялт итеп тора бар ягы да.
Килгән-килгән, мәктәпкә сугылмыйча китеп булмый инде. Вакыты тар булса да, күп еллар мәктәп директоры булып эшләүче Әлфия Шамил кызы Субеева берничә соравыма җавап бирергә риза булды.
– Мәктәбебез 1969 елда төзелгән. Аның илле еллык юбилеен матур итеп үткәргән идек. Бик күп кунаклар, укучылар һәм лаеклы ялда булган коллегаларыбыз килде юбилейга. Тиздән инде илле биш еллыгын да шулай ук матур итеп каршыларбыз, дип ышанабыз.
Ә бит 2010 елда мәктәбебез бөтенләй ябылу чигенә килеп терәлгән иде. Шул чакта эшкуар авылдашыбыз Фәхретдин Канюкаев ярдәме һәм әти-әниләр тырышлыгы белән мәктәбебезне саклап кала алдык. Бик зур рәхмәт барысына да. Шундый ярдәмчеләребез булмаса, ни хәл иткән булыр идек?! Ләкин артка чигенеш тә булды: унберъеллык мәктәбебез тугызъеллыкка әверелде. Аның каравы, мәктәп каршында балалар бакчасы ачылды.
Тугыз сыйныфны тәмамлаган укучыларыбыз, Подбельск һәм Савруха мәктәпләренә йөреп, укуларын дәвам итәләр. Быел безнең мәктәптә утызлап укучы белем ала. Алты бала бакчада тәрбияләнә. Коллективта барлыгы унбер хезмәткәр.
– Татар теле укытыламы соң?
– Әлбәттә! Бу фәнне тәҗрибәле педагог Зөләйха Мөяссәрова укыта. Татар теле факультатив рәвешендә генә калдырылса да, без аны дәрес буларак укытабыз. Шулай булса да, укучыларыбыз татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда, төрле чараларда бик теләп катнашалар, дәрәҗәле исемнәргә лаек булалар. Спортта да сынатмыйлар, еш кына призлы урыннар алып кайталар.
– Мәдәният һәм сәнгать тә аксамыйдыр бит?
– Әйе, ел саен балалар Сабан туе, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәр үткәрәбез. Халыклар бердәмлеге көне дә бик матур үтә, төрле милләт балалары үз җыр һәм биюләрен, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтәләр. Андый бәйрәмнәрдә әти-әниләр дә бик теләп катнашалар.
– Балалар аз булгач, хезмәт хакыгыз түбән түгелме соң?
– Юк. Киресенчә, аз комплектлы мәктәпләрдә хезмәт хакы югары. Яшь белгечләргә дә хөкүмәт өстәмә акча түли. Ә олы яшьтәге укытучыларны башка нәрсә борчый. Чөнки без – педагоглар, инде пенсия яшендә. Укытучылар җитешмәү сәбәпле, ике укытучы Подбельскидан килеп эшлиләр. Без исә, мәктәп бетсә, авылыбыз да бетә, дип, мөмкин кадәр озаграк пенсиягә чыкмаска, эшләргә тырышабыз. Максатыбыз акча эшләү түгел, авылыбызны яшәтү. Без китсәк, мәктәбебез укучыларын кем укытыр икән?! Яшьләр бәхет кошын эзләп, чит җирләрдә каңгырап йөриләр, авылга кайтырга теләмиләр. Быел авылда нибары бер бала туды, авылга башка милләт кешеләре килеп урнаша башлады. Киләчәктә бай тарихы булган татар авылы башка милләт авылына әйләнеп куймасмы, дип борчылам, – дип сүзен төгәлләде Әлфия Субеева.
Әйе, Әлфия ханымның борчуы бик тә урынлы. Ирексездән урынлы сорау туа: мәктәп бетсә, авыл да бетәрме, әллә киресенчәме? Минемчә, бу сораулар бер-беренә бик тыгыз бәйләнгән. Чөнки авылның да, мәктәпнең дә гомерен озайтучылар тик мәчәләйлеләр үзләре генә.
Авыл язмышы – ил язмышы ул. “Кайда туган, шунда ярап куйган” дигән әйтемне беләсездер бит. Әнә, ял көннәре килеп җиткәч, яшьләр ашкынып авылга кайта, дип сөйли бит Ринат Искәндәров. Аның сүзләрендә хаклык бар. Дөресен әйткәндә, авылда эш була торып та, ипотекага батып, кысрык фатирларда яшәп, гаилә җылысы тоймыйча, көне-төне акча артыннан чабып, берничә урында эшләп газап кичкәнче, югары белем алгач та, туп-туры авылыңа кайтып, үз эшеңне башлап җибәрүдән дә яхшысы юк. Ә хөкүмәт яшь белгечкә өр-яңа өй дә салып бирсәме!? Эх, яшәрләр иде типтереп!
Очрашуыбыз ахырында Әлфия Шамилевна белән шушы мәктәптән чыккан шәхесләрне барладык: Әфган сугышында батырларча һәлак булган вертолётчы Абдулла Әитовның, Бөек Ватан сугышы ветераннары, гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән Шамил Канюкаев белән Вәлиулла Моратовның исемнәре дә ташка уеп язарлык.
Озак еллар җирлек башлыгы булып хезмәт иткән Равил Уразмәтовка, “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевка, спортчы һәм табиб Хөснулла Сапуковка да авыл тормышында зур урын алып торулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек