Домой Ислам Ислам в области Мәүлед ае авылда

Мәүлед ае авылда

0
Мәүлед ае авылда

Мәчәләй авылының 4 бригад мәчетендә узган Җомга кенне Мәүлед уздырылды.

Бу хабәр турында мәхалләбезне яңа муәдзине Тагир улы Шакир Абдрахманов сөйләде.

“Мәүлед ае безне авылдашларның яраткан бер бәйрәме. Авыбызда 4 махалля бар. Ел саен безне мәхалләбездә дә Мәулед укытабыз. Быел да 20-гэ якын бабай, 25 әби матур киенеп мәчеткә килгән. Мәүледне хөрмәтләп, бер-бесенә хабәр итеп курешләр, туганнар, дус-ишләр җыйылган. Арада балалар һәм егетләрдә килгән иде.

Мәчетебезне имамы Тагир хазрят Мүхәммәд Пәйгамбәрне с.г.в.нең тормышы турында һәм ул кичергән авырлыклар турында сөйләп китте. “Бүген без Мөхәммәд пәйгамбәребезне хөрмәт итәбез, аның тормышы җирдә яшәүчеләр өчен үрнәк булды. Без Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң яхшы кешелек сыйфатларына сокланабыз һәм бар нәрсәдә дә аның үрнәгенә иярергә тырышырга тиешбез, диде имам. Пәйгамбәребез эшләгән эшендэ торыш булган, кешеләргә карата түземле булган, үз өммәте өчен янып яшәгән. Шулай булып яши алсак бик яхшы булыр иде.


Пәйгамбәрне дүрт яшенә тикле имезгән сөт анасы Халимә апа хакына садака булеп аерым дога кылдык. Мөхаммәд пыйгамбәребез с.г.в. сөт анасын бик хөрмәт итә торган булган. Ачлык елларында Халимә апа бервакыт килгән булган Мөхаммәдкә с.г.в., ашаргабыз юк, диеп. Анарга бер көтү кадәр сарык биреп җибәргән пыйгамбәребез. Безгә нинди зур урнәк бу. Мәрәүәтлек, шәфкатьлек үрнәге.

Сарым бабай хәм Зөлфирә эби Мәүлед мөнәҗәтләрен көйләделәр. Уземдә беренчеләп салават укып уздым, Ходаем кабул итсен. Анан соң бергәләп салаватлар әйтеп утырдык. Күп садакалар бүлүчеләр дә булды, Ходай кабул итсен. Шулай ук Коръән аятьләре укып, барча әрвахларга догалар кылдык. Догабызда хәрби солдатларыбызны исән-сау кире кайтуларын , илебезгә имин яшәү кире кайтсын, дип, сорадык. Ходаем кабул итсен догаларыбызны, биргән садкаларны, укыган салаватларыбызны хәм аятләребезне. Киләсе елларда да Мәүледләр укырга насыйп итсен.

Безне мәчетебездә аппаратура яхшы, Аллага шекер, курше очларда да салаватларыбызны иштеп торганнар, ди, хабәр килде. Шунысы бигрәк куанычлы, ләкин чирләп киләлми калган әби-бабайлар да булды. Аларда өйләреннән торып Мәүледебезне ишетеп торганнар.

Зур рәхмәт Мәүледкә килгән бабайларга хәм әбиләргә, алардан башка бу матур бәйрәм булалмас иде”.

Зульфия Таштабанова