Домой Жизнь татар Мөмкинлекләре чикләнмәгән

Мөмкинлекләре чикләнмәгән

0
Мөмкинлекләре чикләнмәгән

Язмамның герое тормышны көндәлек вак-төяк, болытлар агышы, кошлар сайравы,яңгырдан соңгы саф һава, кояш баешы өчен генә түгел, шатлык-көенечләр өчен дәяратырга кирәклеген исбатлый…

Рәшит Шакир улы бүген тормыштан канәгать булып яши. Ә 1980 елда, ике аягын да югалткач, тормышмәгънәсен югалткан кебек тоела. Шулай да егет бирешми, курку һәм шик-шөбһәләрен җиңеп, үз-үзенә дә,башкаларга да көчле кеше булуын исбатлый ала.

Ул вакыттан бирле 40 ел үтеп киткән. Йөрәк яралары төзәлгән, авыр хатирәләр күңелне әрнетми. ЧөнкиРәшиткә тормышка әйләнеп кайтырга булышкан тугры хатыны бар. Ул аңа мәхәббәт һәм көч биреп тора.

Хикәяне геройның балачак, яшьлек елларыннан башласам, дөресрәк булыр, бәлки. Рәшит Шакир улыСираев Шенталы районыннан. Бала чагыннан ук аның игътибарын оста куллы эшчеләр, төзүчеләр җәлепиткән. Шуңа да, һөнәр сайлап алу вакыты җиткәч, егет Самараның төзү техникумына укырга керә.

1977 елда Рәшитне хәрби хезмәткә алалар һәм ул Смоленск өлкәсендәге төзелеш гаскәрләренә эләгә.Иптәшләре белән бергә хәрби объектлар, оборона чикләре коралар. Ике елдан Рәшит ныгыган ир-егеткәәверелеп, туган ягына әйләнеп кайта һәм ПМК-708 оешмасында эшли башлый.

«Чираттагы ялым вакытында мин Дүшәнбедә яшәгән туганнарымны күреп кайтырга булдым. Казахстанбуйлап барганда, поезд бер станциядә тукталды. Пассажирлар кем кая таралышты. Мин дә җирлесәүдәгәрләр сатып торган җиләк-җимешләрне карый-карый, поезд кузгалганны сизми дә калганмын. Поезд артыннан йөгереп, вагонга сикереп менәргә теләгән идем, шул вакыт минем ике аягым да киселде»,- дип сөйли Рәшит абый.

Җирле халык егетне хастаханәгә илтә һәм аңа 6 сәгатьтән соң гына операция ясыйлар. Егет индетормыш белән хушлашырга җыена: аны саф һава агымы сыман хәтирәләр камап ала, гомеренеңтәмамлануын аңлаудан йөрәге кысыла, бәхетле һәм моңсу мизгелләр хәтерендә яңара… «Мин әти-әниемә саубуллашу хаты да яздым, янәсе, мине гафу итегез, шулай килеп чыкты инде, дип. Хәзер, мине Ходайсаклап калды, дип әйтә алам», – дип искә ала ул.

Реабилитацияне 22 яшьлек егет Самара өлкәсендә уза. Рәшиткә I группа инвалиды таныклыгы бирепчыгаралар. Алга таба аңа үз көченә ышанычын кайтарыр өчен авыр юл үтәргә туры киләчәк…

1982 елда Рәшитне Димитровградтагы инвалидлар интернатына кабул итәләр. Шундагы сентябрьлинейкасында булачак хатыны – Мари Элдан килгән Зифа Фәйзрахман кызы белән таныша. Ә ике елдансоң алар өйләнешәләр. Туйны интернатта, инде туганнарына һәм якыннарына әйләнгән кешеләр арасында уздыралар.

Гаилә тормышы акрынлап җайлана. Яшьләр Шенталага кайталар, Рәшит заказлар буенча кием-салымтегә башлый, ә Зифа азык-төлек кибетенә сатучы булып урнаша. «Иремнең куллары алтын. Тормышындаочраган авырлыкларга карамастан, ул шат күңеллелеген, оптимистлыгын, хезмәткә һәм туган ягынабулган мәхәббәтен югалтмады», – ди Зифа ханым.

1985 елда аларның кызлары Гөлнара, ә ике елдан уллары Равил туа. Алар да туган якларында калып, гаиләләр корып, матур гына яшәп яталар, балалар үстерәләр. Олы оныклары Айнур инде өлкән сыйныфукучысы, “Юнкер” хәрби-патриотик клубы әгъзасы, ә кечкенә Ясминәгә әле 3 кенә яшь. Тиздән гаиләдәтагын бер шатлыклы вакыйга көтелә – ирле-хатынлы Сираевлар өченче тапкыр әби һәм бабай булырга әзерләнәләр.

Бүген безнең геройларыбыз лаеклы ялда инде. Рәшит абый, төзүче буларак, үз бакчасында беседкаясап куйган, чәчәкләр үстерә. Ә Зифа апа – хуҗабикә.

«Безнең бакчада ни генә юк: бәрәңге, кишер, кыяр, помидор һәм башка файдалы яшелчәләр. Җиләк-җи-меш агачлары да күп», – ди хуҗабикә. Ә бит аларны үстерү генә аз, җыю, саклау, кайнатма һәм компотәзерләү кебек бик күп вакыт һәм көч таләп итүче эш тә ул. Боларны барысын да хуҗабикә башкара. Аныңкайнатмалары бик тәмле килеп чыга.

Сираевларның капка төбеннән үк берсеннән-берсе матуррак аллы-гөлле чәчәкләр һәм башкакультуралар гөрләп үсеп утыралар. Ир белән хатын бик теләп миңа экскурсия үткәрделәр.

Күптән түгел Сираевлар гаиләсе “Иң яхшы шәхси хуҗалык” конкурсында катнашып, “Иң үзенчәлеклехуҗалык” номинациясендә икенче урынны яуладылар. Лаеклы җиңү, минемчә. Сираевлар гаиләсенеңуңганлыгы, тырышлыгы таң калдыра.

Рәшит ага балачактан табигатьне бик ярата. «Табигатьне ярату – ватанны ярату белән тиң. Бушвакытымда җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек җыярга яратам. Мине җирле пейзажлар илһамландыра. Матурболыннар һәм мәһабәт агачлар күз явын алырлык! Мин һәрвакыт өч кагыйдәгә таянып эш итәм: үз-үзеңбулып калу, һәр мизгелгә сөенеп яшәү һәм һәрвакыт елмаю», – ди ул, миңа да елмаеп.

Шулай ук Рәшит Шакир улы татар музыкасына гашыйк. Ул туган телендә бик моңлы итеп җырлый. Күпкенә өлкә һәм район конкурсларында призлы урыннар алып тора.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, безнең героебыз күңел төшенкелегенәбирелми, киресенчә, күп авылдашлары өчен батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора ул. Рәшит агага һәманың гаиләсенә бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телибез!

Алинә ХАРИСОВА.

Бердэмлек