Домой Жизнь татар Мөселманнарга башка диндәге кызларга өйләнүне тыйдылар: кемнәр каршы, кемнәр яклый?

Мөселманнарга башка диндәге кызларга өйләнүне тыйдылар: кемнәр каршы, кемнәр яклый?

0
Мөселманнарга башка диндәге кызларга өйләнүне тыйдылар: кемнәр каршы, кемнәр яклый?
Казань. 15.12.2016 - Индонезийская пара провела Никах в мечети Кул-Шариф (Фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-информ)


«РФ мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарга башка диндәге кызларга өйләнүне тыйды» дигән яңалык кичә бөтен Россияне урап чыкты.

Диния нәзарәтенең никахка кагылышлы бу карары кайбер мөселманнарны да гаҗәпкә калдырган булып чыкты. Мөслимәләргә башка диндәге кешеләргә кияүгә чыгу тыела, әмма бит Ислам дине буенча мөселманнарга яһүдиләргә һәм христиан динендәгеләргә өйләнергә рөхсәт.

Сүз РФ Диния нәзарәтенең былтыр кабул иткән фәтвәсе турында бара. Анда «Голәмәләр шурасы карары буенча Россиядә динара никахлар кабул ителми», — дигән сүзләр бар.


Крганов динара никахларны хуплый

Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие Әлбир Крганов бу карарга каршы чыкты. Аның Россия мөселманнары Диния нәзарәте карарын хуплавы гаҗәп булыр иде — Кргановның Гайнетдин карарларына карашы билгеле.

Ул динара никахлар мөмкин һәм рөхсәт дип саный. «Без Коръәндә язылганнан артыгын әйтә алмыйбыз. Аллаһ Китап кешеләре (христианкалар һәм яһүдиләр) белән никахны рөхсәт итә», — дигән ул «РИА Новости»га. Аның фикеренчә, христиан кызына өйләнгән ирнең балалары Исламда тәрбияләнергә тиеш. «Безнең күп конфессиональ илдә яшәвебезне исәпкә алырга кирәк. Россиядә 25% никахлар — милләтара һәм динара. Бу — меңләгән гаилә. Бер-берсен яратсалар, ташламага барырга кирәк. Башкача булганда, балага нинди исем бирергә дигәннән башлап бәхәсләр чыгачак», — ди ул.

Татарстан мөфтие: Мөселман иренә христианнар һәм яһүдиләр белән никах укыту рөхсәт ителә

Татарстан мөселманнары Камил хәзрәт Сәмигуллин: «ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап итеп РФ МДН фәтвасы белән килешмәвен белдерә. 

Татарстан мөфтиятенең катнаш никахлар уку мәсьәләсендә позициясе Кәлам Шәриф аятьләрен турыдан-туры тәфсирләүгә һәм мәзһәб традицияләренә нигезләнә. Нәзарәтнең әлеге позициясе элегрәк хәбәр ителгән иде. 

Россия Федерациясе җирлегендә иң киң таралыш алган Хәнәфи мәзһәбе нигезләмәләре буенча, мөселман иренә Китап әһелләре (христианнар һәм яһүдиләр) белән никах укыту рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдә Исламның башлангыч чорында, мәзһәбләр барлыкка килгәнче үк гамәлдә булган һәм бүгенге көнгәчә үз көчендә тора.

Моннан тыш, фәтвалар Россия Федерациясендә динара татулык һәм тынычлыкны сакларга тырышып чыгарылырга тиеш, дип саныйбыз».

Чечня мөфтие: милләтара никахларга рөхсәтнең булганы да юк…

Чечня мөфтие Рамзан Кадыров беләнhttps://www.dumchr.ru/


Чечня мөфтие Салах-Хаҗи Межиев: «Исламда һәрвакыт башка дин вәкилләре белән никахка тыю булды», — дип белдергән.

Бу никахларны тыю була алмый, чөнки аларны рөхсәт тә итмәделәр, дигән ул.

Мөфти фикеренчә, бу чикләү гаиләдә «рухи гармонияне» саклау өчен кирәк. Шулай ук бу тыю бала тәрбиясендә булырга мөмкин бәхәсләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу аерылышуга да кагыла. «Әти дә, әни дә Исламны аңлый икән, аерылышу процессы ул кадәр авыр узмый», — дигән ул. Межиев аерым шартларда мөселманнарның башка диндәге кызларга өйләнү хакы булуын таныган.

Дамир Мөхетдиновтан аңлатма: бу мөселманнар өчен кабул ителгән карар

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов бу фәтвага аңлатма бирде. Бу карар 2019 елның 19 ноябрендә каралган. Дөрестән дә, голәмәләр шурасында: «Россиядә динара никахлар кабул ителми һәм бары тик төбәк мөфтие карары буенча, аерым очракларда, вәзгыятьне тулысынча өйрәнгәннән соң гына мөмкин», — диелгән.

Документта христиан динендәге яки яһүди кызның бер Аллаһны, Гайсә һәм Мөхәммәт пәйгамбәрләрне таныган һәм Коръән буенча яшәргә әзер булган очракта мөселманга кияүгә чыгу хакы булуы танылган.

 Дамир Мөхетдинов бу фәтваның кабул ителү сәбәбен дә аңлаткан. Россия Федерациясе — дөньяви дәүләт, шуңа күрә голәмәләр шурасы кабул иткән карар билгеле бер җәмгыятькә, бу очракта мөселманнарга юнәлтелгән. Аның юридик көче юк, бу карарны үтәмәү ниндидер җаваплылыкка китерми. Голәмәләр шурасының фәтвасы кешенең Аллаһ каршындагы җаваплылыгына гына кагыла.

Ислам фикер төрлелеген күз алдында тота, ди Дамир Мөхетдинов. Голәмәләр шурасы — Диния нәзарәтендәге мөстәкыйль орган, анда кергән руханиларның фикерләре күз алдында тотыла. Теге яки бу карарның дөреслеге өчен Аллаһ каршында җавап бирәсе була.

Дамир хәзрәт «Хәнәфи фикхы» басмасының баш редакторы буларак, динара никахларда хәнәфи мәзһәбе фикеренчә булуын әйтә.

Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, документ бер ел элек кабул ителгән һәм руханиларга җиткерелгән. Шушы вакыт эчендә ул бернинди конфликтларга да китермәгән, Россиядә гаиләләрнең еш таралу проблемасының сәбәпләрен аңлау кебек итеп кабул ителгән.

Дамир хәзрәт динара никахлар мәсьәләсендә күпчелек диннәрнең дә шушындый ук фикердә булуын әйтә Православлар, католиклар, англикан чиркәүләре, яһүдиләр — барысы да үз дине вәкилләре белән никахны хуплый. Бу фәтвә гаиләләрне саклау максатыннан кабул ителүен әйтә ул. Мәсәлән, православие дине гаилә хокуклары мәсьәләсендә күпкә катгыйрак, ди Дамир Мөхетдинов.

«Хәнәфи фикхы» китабында шәригатьнең башка диндәге кешеләрнең үзара никахлары тануы әйтелгән. Ул мөфти Равил Гайнетдиннең китабыннан өзекне мисал итеп китергән.

«Никах бер кандагы туганнар арасында тыелган. Шулай ук мөслимәгә башка дин вәкиленә чыгу тыела, чөнки бу балалар тәрбиясе һәм аларның Исламны югалтуы белән бәйле. Мөселман кешесенә башка дин вәкиленә өйләнүдә шулай ук чикләүләр бар, әйтик, күп Аллаларга табынучыларга, атеистларга өйләнү тыела. Христиканкалар һәм яһүдиләр белән гаилә төзергә рөхсәт. Әмма бу очракта кияүнең әти-әнисенә улларының дини карашларына игътибар итәргә кирәк. Әгәр ул бу яктан көчсез һәм балаларның Исламнан китү куркынычы бар икән, андый никахны булдырырга ярамый». «Гайнутдин Равиль. Ислам: вероучение, поклонение, нравственность, закон» китабыннан.

Коръән, «Әл-Маидә» (Ашъяулык) сүрәсе (Ф.Н.Байышев, Д. Д.Мәһәдиев тәрҗемәсендә):

«Бүген сезгә яхшы нәрсәләр хәләл ителде, һәм китап бирелгәннәрнең ризыклары сезгә һәм һәм сезнең ризыкларыгыз аларга хәләл ителде. Һәм иман китерелгәннәрдән гыйффәтле хатыннар һәм сезгә кадәр КИТАП бирелгәннәрдән гыйффәтле хатыннар, әгәр үзегез гыйффәтле булып, азынлыкка бирелми һәм яшерен сөяркә тотмый әҗерен түләсәгез».

«Сезгә кадәр Китап бирелгәннәр» дигәндә христианнар һәм яһүдиләр күз алдында тотыла дип аңлата дин белгечләре.

intertat.tatar