Домой Культура Мәскәү – Идел Болгар: юллар һәм тормышлар чатында очрашу

Мәскәү – Идел Болгар: юллар һәм тормышлар чатында очрашу

0
Мәскәү – Идел Болгар: юллар һәм тормышлар чатында очрашу

2022 ел Ислам дөньясы өчен бик мөһим һәм үзенчәлекле ел! Безнең гасырга кадәр 922 елда Идел болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткәннәр. 2022 елда исә Ислам динен кабул иткәнгә бер мең дә йөз ел (1100) исәпләнә. Бу вакыйга дөньякүләм шартларда тантаналы рәвештә бәйрәм ителәчәк һәм моны тормышка ашыру өчен Ислам дине дөньясы үз алдына зур планнар куйган.

Ел башында ук Мәскәүнең татарлар Штабында аксакаллар, җәмәгать оешмалары рәисләре, автономияләр башлыклары һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре белән берлектә Ислам диненең 1100 еллыгын үткәрүгә башлангыч игълан ителде. Шуңа күрә ел дәвамында буласы барлык чаралар һәм бәйрәмнәр җентекләп планлаштырылды.

Бу планнарга түбәндәгеләр керә:

Яшьләр өчен тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне җиткерүче лекцияләр уздыру. Алар аша Ислам диненең татар шәхесе формалашуындагы ролен күрсәтүче мәгълүматлар, фикерләр белән бүлешү. Чөнки аңлавыбызча, татар теленең бүгенге көнгә кадәр сакланып калуында иң алдынгы рольне Ислам дине алып тора.

Штабның 2022 елгы планнары арасында бик мөһим урынны дин әһелләре белән очрашулар алып тора. Әлеге мәҗлесләр муллалар башкаруындагы намазларны, вәгазьләрне тыңлауга юнәлтелгән.

Мәскәү татарлары оешмасының быелга куелган максатларыннан тагын берсе һәм аеруча үзенчәлеклесе – 10 төрле тарихи фильм төшерү һәм аларны интернет челтәре аша Ютуб каналында чыгару. Бу роликларның барысы да Ислам диненең килеп чыгу тарихына багышланачак һәм аның Идел болгарлары тарафыннан кабул ителүе, яшәеше, нинди үзгәрешләр һәм сынаулар кичерүе хакында булачак. Моның өчен архив язмалары һәм тарихи вакыйгаларны раслаучы мәгълүматлар кулланылачак.

Күргәнебезчә, 2022 нче ел барлык мөселманнар өчен мөһим ел булачак. Һәм бу олуг вакыйгага этәргеч булып 29 гыйнварьда Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәре Үзәк мәдәният йортында күренекле шәхесләр һәм дин әһелләре белән зур очрашу узды. Ул Идел Болгар халыкларының мөселман динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган очрашу иде. Аның исеме дә күңел эченэ үтеп керерлек итеп сайланган, чөнки тарих битләрен бүгенге көн тормышы белән бәйли: “Мәскәү – Идел Болгар: юллар һәм тормышлар чатында”.

Әлеге очрашуга Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев һәм оешманың башка вәкилләре кунак итеп чакырылды.

Мәдәният йортының фойесында Идел Болгар халкының яшәешенә, тормыш рәвешенә һәм башка тарихи истәлекләргә ачыклык кертүче кызыклы күргәзмә оештырылды. Биредә халыкның тормыш-көнкүреш әйберләрен һәм картиналарны күрергә мөмкин иде. Күргәзмәне оештыручы һәм аны ачып җибәрүче кеше – Мәскәү өлкәсенең Мөфтие Рушан хәзрәт Аббасов. Аның чыгышында төп фикер – Россиянең барлык мөселманнары өчен Ислам диненең бербөтен кыйммәтен һәм аның берләштерүче көчкә ия булуын җиткерү иде.

Щелково шәһәренең “ИМАН” исемле мөселманнар бердәмлеге вәкилләре биредә утырыш уздырып, бердәмлекнең Уставын кабул итте. Бу оешманың баш рәисе Рушан Махмутов барлык килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Ислам диненең юбилей елында Мәскәү өлкәсе яшәүчеләре өчен нинди планнар әзерләнгәнлеге турында бүлеште. Очрашуның рәсми өлешеннән соң “ИМАН” бердәмлегенең иң актив вәкилләренә бүләкләр тапшырылды. Мәскәү татарлары Штабы да бердәмлекне 2022 елның махсус календарьлары белән тәбрикләде.

Кичәнең рәсми өлешеннән соң, килгән кунаклар татар милли ризыклары һәм тәмле чәйләр белән сыйландылар. Бу очрашуның матур азагы итеп тамашачылар хөрмәтенә бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Биредә үз җырларын  РСФСРных халык артисты Ренат Ибрагимов, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Калимуллина һәм танылган җырчы Марат Эксанов башкардылар.

Шулай итеп, Ислам диненең бер мең бер йөз еллык юбилей елына олы максатлар куелды, зур планнар корылды. Планга кертелгән вакыйгалар Мәскәү шәһәре, шул исәптән Мәскәү өлкәсе автономиясе кысаларында узачак һәм бу очрашуларда татарлар Штабы актив рольне башкарачак! Ә без аларга зур уңышлар теләп калабыз!!!

Лилия Галимова