Домой Главные новости Мәскәүне яклаучыларга багышлап…

Мәскәүне яклаучыларга багышлап…

0
Мәскәүне яклаучыларга багышлап…

1941 елның 5 декабре — Мәскәү янындагы сугышта совет гаскәрләренең фашистларга каршы контрһөҗүм башлаган көн

Бу көн Россия хәрбиләре Даны көне буларак билгеләп үтелә. Кызыл армиячеләр, ополченецлар, партизаннар һәм подпольщикларның аяусыз батырлыгы нәтиҗәсендә дошман Мәскәү диварлары янына килеп җиткән җиреннән туктала һәм чигенергә мәҗбүр була.

Шушы урында «Җиңелмәс вермахт» беренче тапкыр җиңелү әчесен татый.Подбельск авылы Н.С Доровский исемендәге урта мәктәбенең Мәчәләй филиалында Бөек Ватан сугышының иң зур сугышына багышланган класстан тыш чара узды. Аны тарих укытучысы Әлфия Таишева әзерләп үткәрде. Ул Кызыл армия сугышчыларының, танкистларның, элемтәчеләрнең, панфиловчыларның батырлыгын «28 герой – панфиловчы», «Мәскәү өчен барган сугыш» фильмнары өзекләре аша ватандашларыбыз күрсәткән батырлык үрнәкләре турында сөйләде, 1941 елгы парад кинохроникасын күрсәтте.

Ә өлкән сыйныф укучылары герой-панфиловчылар турында презентация әзерләгәннәр иде. Башлангыч сыйныф укучылары Мәскәүне саклаучыларның батырлыгына багышланган җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Чарада Мәчәләй авылының Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнаштылар – мәктәп укытучыларына кушылып, сугыш еллары җырларын башкардылар.

Чара ахырында укучылар һәм укытучылар Мәскәүне саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар. Баш-калабызны дошманнан саклау операцисендә Мәчәләй авылының данлыклы уллары Хафиз Туктаргали улы Абушманов, Сәлахетдин Мирзасалих улы Иваев, Исмәгыйль Мирзабулат улы Иваев, Әһлиулла Гайнулла улы Исмәгыйлев, Шәйхетдин Хәйретдин улы Канюкаев, Вәлиулла Сибагат улы Моратов, Сәүбән Низаметдин улы Рәхмәтуллин, Шакир Кәшафетдин улы Сөләйманов, Гайфетдин Гали улы Яхин һәм Фәйзрахман Сәлах улы Мифтәхов катнашканнар.

Халык күңелендә сакланган истәлекләр вакыт агышыннан да көчлерәк, без батырларыбызны мәңге дә онытырга тиеш түгелбез.

Автор: Зөләйха Мияссарова

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”