Мәскәү татарлары штабы – татар халкы сагында

0
54

Бар дөньяга сибелгән татарлар «туган тел ялкынын саклар учак» дип, тарихи  Ватаннары Татарстанга төбәлгән. Шул исәптән, без, Мәскәүдә яшәүче татарлар да. Әмма татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадәтләрне, традицион динебезне үз эченә алган меңнәрчә еллык мәдәниятебезне күз карасыдай саклап, киләсе буыннарга җиткерү Татарстан татарларының гына бурычы һәм максаты булырга тиеш түгел. Хәзерге глобальләштерү чорында, бигрәк тә авылларның юкка чыгуына сәбәп булган урбанизация киң колач җәйгәндә, үзен татар дип санаучы һәм татарлыгы белән горурланучы һәркем шул хакта уйларга, үз фикерен, үз тәкъдимнәрен җиткереп кенә калмыйча, аларны тормышка ашыру өчен тырышырга бурычлы. 

Бу уңайдан, безнең Мәскәүдә  1997 елда Фикрәт Табиев тарафыннан оештырылган Татарлар штабы боларның барысын да күз уңында тоткан хәлдә, үзенең эшчәнлеген көннән-көн җәелдерә бара. Без Мәскәү белән генә чикләнмибез. Үзебезнең Россиядәге һәм чит илләрдәге татарлар, аларның җирле оешмалары белән һәрьяклы багланышларны ныгытырга омтылабыз.

Мәскәү татарлары штабы хәзерге шартларда, бигрәк тә үзебезгә һәм урта яшьләрдәге балаларыбызга алмашка киләчәк буынны – әлегә күпчелеге бишектәге нарасый  һәм бакчаларга йөрүче, мәктәпләрдә укучы булган татар кызларын һәм улларын чын татарлар итеп үстерү максатыннан, 2022-2035 еллар өчен үз Проектын тәкъдим итә. Ул Россиядә яшәүче күп милләтле халыкларның  үз туган телләрен өйрәнүгә һәм белүгә илнең төп законы булган  Конституциядә (68нче статья, 3нче бүлек)беркетелгән хокукларын истә тотып, шулай ук, илдәге бүгенге вазгыять таләпләрен дә күз уңында тотып эшләнде.

Бу Проект – Мәскәү татарлары штабының күп еллар дәвамында даими рәвештә  алып бара торган эшчәнлеге нәтиҗәсе. Башкалабызда  һәм илнең төрле төбәкләрендә оештырылган очрашулар, уздырылган әңгәмәләр, бәхәсләр, бәйрәмнәр, кичәләр дә Проект әзерләүгә этәргеч булды. Шулай ук, өлкәннәр, яшьләр һәм балаларның телгә, милләткә мөнәсәбәтләрен, аларның тормыштагы кызыксынуларын,  мавыгуларын, шөгыльләрен дә өйрәндек.  Без тәкъдим иткән Проект, бәлки,бүгенге көндә кайберәүләр өчен чынга ашмаслык бер хыял булып тоелыр. Әмма халкыбызның бик тә мәгънәле бер мәкале бар: «Күз курка, кул эшли».Аллаһыга тапшырып, тәвәккәлләргә булдык. «Тәвәккәл таш ярыр», ди бит зирәк халкыбыз.

Татарны милләт буларак саклау өчен, туган телне һәм  үз татарыңны яратуга, аның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, гомумән, татарлыкны билгеләүгә кагылышлы аксиоманы өр-яңадан карап, яңача төсмерләр өстәп үзгәртергә кирәк дип уйлыйбыз. Биредә заманча техниканы камилләштерү мөмкинлеге бирә торган «перезагрузка» алымын куллану зарур. Ә бу исә узган гасыр дәвамында ныгыган фикер сөрешен, күзаллауны заманага яраклаштырып үзгәртүне таләп итә. Татарны татар буларак саклап калу, яшәтү өчен, хәзерге җәмгыятьтә үгет, яшьләрчәәйтсәк, «акыл сату» һәм җыр-бию, туган тел дәресләрендә кагыйдә ятлату белән генә ерак китеп булмый, аның өчен чит илләр тәҗрибәсен дә  кулланып, уңай  “пространство”  тудырырга кирәк. 

Без тәкъдим итә торган Проект егерме пунктны үз эченә ала.

Беренче. Баланың теле «әни», «әти» сүзләре белән, үз ана телендә ачылырга, үз гаиләсендә ана телендә генә сөйләшергә күнегергә тиеш.Аның өчен нишләргә? Әйе, беренче карашка, бу бик җиңел генә шикелле. Аның нәрсәсе бар инде?! Гаиләдә татарча сөйләшсәң, бала да шуны көн дә ишетеп, үзеннән-үзе татарча сөйләшә башлаячак. Өйдә әле  радио (сирәк очракта, телевизор да!) гына булган, әби-бабай көне буе бала янында торган вакытта, бу шулай булгандыр. Әмма гаиләнең XX гасыр азагына кадәрге структурасы җәмгыятебездә тамырдан үзгәрде!  Хәзерге тизлек заманында ата-ана (күпчелек очракта, үзе дә татарча ике сүзне ялгап әйтә алмый) үз баласын ике-өч яшенә кадәр өйдә тота. Бала көне буе әнисе белән бергә. Әмма әни  кеше бала тәрбияләүне (әле ул бишек-коляскада чакта) телевизорга «тапшыра». Бераз үсә төшеп, кулына әйбер тота башлагач, «телевизор-няня»ны тагын да заманчарак булган техника – «телефон-няня» алмаштыра. Ә телевизорда да, заманча телефонда да – барысы да рус телендә генә! Димәк, баланың туган мизгеленнән диярлек «тәрбияче»ләре –  мультфильмнары, сабый өчен кызыклы видеолары рус телендә генә булган шушы көнкүреш техникасы!

Моннан чыгу юлы бармы? Хәзерге, гаилә тәрбиясе «алга киткән» җәмгыятьтә яшь балалы  аналар өчен махсус клуб-яслеләр оештырырга кирәк. Анда сөйләшү-аралашу бары тик татар телендә генә булырга тиеш! Телефонда, телевизорда – әгәр алардан файдаланалар икән – бары тик татар телендәге тапшыруларны үз эченә алган тәрбия сәгатьләре күрсәтелергә тиеш. Ә андый клуб-яслеләр оештыру –  татар меценатларының үз халкы алдындагы изге бурычы булып саналырга тиеш! Үз чиратында, ул клуб-яслеләрдә  көннең өч-дүрт сәгатен уздырган яшьәниләр үзләре дә татарча өйрәнәчәк һәм өйгә кайткач, үзләре шикелле рус телле ирләренә дә татарча өйрәтә алачаклар (монысы авыррак, әлбәттә, әмма тормышка ашмаслык түгел). 

Икенче. Телевизорда һәм телефонда (интернет киңлекләре дә аерым игътибар  үзәгендә булырга тиеш!) татарча белмәүче татарларны үз туган телләрен өйрәнергә этәрерлек махсус тапшырулар булдыру, татарча тапшырулар өчен вакытны арттыру. Әлбәттә, татар каналларын да, махсус тапшыруларны да тиешле белгечләр өйрәнеп, аларның эшен үз ана телен белмәүче татарлар туган телләрен, татар тарихын, мәдәниятен кызыксынып өйрәнерлек итеп өр-яңадан үзгәртү. Әлбәттә, монда чит илләрдә, әйтик, безнең шикелле үк  төрки телләр төркеменә  кергән Төркиядә төрекләрнең балаларына үз туган  телләрен ничегрәк өйрәтү ысулларын өйрәнеп, шуны гамәлдә куллану да мөһим. Күп вакыт һәм чыгым таләп итә торган эш. Әмма татарның киләчәккә «телсез татар» булып баруын теләмәсәк, безнең буын моны эшләргә бурычлы.

Өченче. Россия Конституциясенә (68нче статья, 3нче бүлек) таянып, бакчаларда – милли төркемнәр, ә мәктәпләрдә ана телен ныклап өйрәтү буенча, дәресләрдән тыш вакытта, түләүсез (!) махсус түгәрәкләр оештыру. Аларга тотылачак чыгым – җирле бюджет һәм меценатларисәбенә! 

Дүртенче. Элек-электән татарның терәге булган татар меценатлары ярдәменнән башка татарны саклап калу авырга туры киләчәк.Татар тарихына күз салсак, алтын приискалары тоткан Шакир һәм Закир Рәмиевләр, Әхмәҗан бай Сәйдәшев, өч бертуган Хөсәеновлар кебек меценатларның мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырганын, мөгаллимнәрне үз исәпләренә тотканнарын, шәкертләрне акча түләп укытканнарын һ.б. күрербез. Аллаһыга шөкер, бүген дә Россия һәм дөнья күләмендә байлыгы,дәрәҗәсе белән билгеле татар шәхесләре юк түгел. Без татарның үз чорыбызга кадәрге меценатларын хөрмәт белән телгә алган кебек, аларның да исемнәрен – әгәр татарны саклап калуга үз мөлкәтләрен сарыф итсәләр – киләчәктә  халкыбыз  үз тарихына алтын хәрефләр белән язар.

Бишенче. Бердәмлек – халыкны милли аңлы, милли горурлыкка ия итеп яшәтү өчен мөһим булган шарт. Бу очракта, татар халкының үз эшчәнлекләре бер максатка юнәлтелгән булып та, уртак тел таба алмыйча, үзара тарткалашып,  бүлгәләнеп, бер-берсеннән булмаган гаепләрне эзләү белән мавыгып алгалый торган төрле югарылыктагы һәм төрле дәрәҗәдәге оешмалары, төркемнәре һ.б. турында сүз бара. Алар барысы бергә «уртак дуслык өстәле» янына җыелып, хәзерге катлаулы шартларда милләтне саклап калып, киләчәктә дәрәҗәле татар милләте буларак яшәтү юлларын билгеләргә тиешләр.  Һәм алга таба да бердәмлекне саклап, бер юнәлештә эшләүне тәэмин итәргә бурычлылар.

Алтынчы. Дипломатиягә, ягъни акыл зирәклегенә ия булу. Безнең татар халкы элек-электән, зирәклек, яхшы мәгънәдәге акыл хәйләкәрлеге, үткенлек һәм зыялы булуы белән аерылып торган. Бу – хәзерге вакытта да һәркайсыбызга, бигрәк тә, төрле формадагы милли оешмаларыбызның лидерларына кирәкле асыл сыйфатларның берсе. Халкыбызның тарихи Ватаны булган Татарстаннан читтә, шул исәптән Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, аларның көн кадагында торган хәлиткеч мәсьәләләре (шуларның берсе, җанисәп алганда туган телен, милләтен үзе теләгәнчә татар дип (!) күрсәтә алуы һ.б.) безнең ни дәрәҗәдә дипломатиягә ия булуыбызга да бәйле. Әйе, безнең татарга үз сүзен кистереп әйтә белү хас сыйфат. Әмма җәмгыятьтәге вазгыятьне исәпкә алып, акыл зирәклеге белән эш итү – сәяси яктан  күпкә отышлырак. 

Җиденче. Үз татарыңның кадерен белү. Һәрбер авыл, һәрбер район һәм татарлар күпләп яши торган һәрбер шәһәрдә татарларны берләштерә, авыр чакларында аларга ярдәм кулы суза торган  «Туганлык почмагы» дигән җыелу урыны булырга тиеш. Тормышта авыр хәлдә калган, язмыш сынауларына юлыккан, барып киңәш сорар, ярдәм өмет итәр кешесе булмаган татарлар өчен андый «Туганлык почмагы» сулар һавадай кирәк. Бигрәк тә хәзерге һәркем үзен генә кайгырта торган тизлек заманында. Хәйриячелекне, психолог һәм башка белгечләр ярдәмен үз эченә алган «Туганлык почмагы»нда аралашу, мөмкин кадәр, татар телендә булырга тиеш. 

Сигезенче. Россиядәге һәм чит мәмләкәтләрдәге татар авылларының (революциягә кадәр Русиядән күченгән мөһаҗирлар чит җирләрдә  авыл булып утырган урыннарның да)  энциклопедиясен төзү. Бу – илебез башкаласында, Татарстан һәм чит илләрдә яшәүче татар  галимнәре, зыялылары алдагы 10-15 елда башкарып чыгарга тиешле олы хезмәт. 

Тугызынчы. Татар халкының чын тарихын өйрәнеп, аны халыкка җиткерүМоның өчен, милли оешмалар оештыра торган төрле дискуссия-бәхәсләр, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр һәм бәйрәмнәрдән файдаланырга була. Татар кызлары һәм егетләре үз халкының данлы үткән юлын, чын тарихын белергә тиеш. Бары шул чагында гына милләтне милләт буларак яшәтүче алдынгы карашлы шәхесләр тәрбияләп булачак. Бу уңайдан, яшьләргә рус тарихчылары Худяков, Бартольд, Гумилев һәм хәзерге галим Дмитрий Песков хезмәтләрен өйрәтү дә отышлы булыр иде…

Унынчы. Төрки һәм башка халыклар арасында үзенең укымышлылыгы, әдәп-әхлагы, тәрбиясе белән аерылып торган татарның үз традицион диненә мөнәсәбәтен үзгәртергә күптән вакыт. Халыкның үз асыл сыйфатларын, туган телен, милләт сафлыгын, ихтыяр көчен саклап калуда дин-ислам тәрбиясенең әһәмияте бәяләп бетергесез булган. Ерак бабайларыбыз саклап, буыннардан-буыннарга күчеп килгән әдәп-әхлак кагыйдәләре  ислам диненә нигезләнгән. Гасырлар дәвамында Коръәни Кәрим – татар халкының төп яшәш кануны булган. Татарларда гаилә кору, бала үстерү, гаиләдә әби-бабайларга карата мөнәсәбәт – барысы да шәригать буенча тормышка ашырылган. Шуны истә тотып, дин әһелләре эшчәнлеге мәчет һәм Аллаһы йортына йөрүче мәхәллә мөселманнары белән генә чикләнмичә, алар балалар бакчалары, мәктәп балалары һәм яшьләр тәрбиясенә дә аерым игътибар бирергә тиешләр.  Шуның бер формасы – мәчетләргә экскурсияләр оештыру.  Шулай ук, яшь балалы гаиләләр өчен дә мәчет карамагында «Ак әби һәм бәби» бүлмәләре булдыру. Яшь әниләргә, үзләренең яңа туган һәм кечкенә балалары белән шунда килеп, көнгә ике-өчсәгать вакытларын «Ак әби һәм бәби»бүлмәләрендә гыйлемле әбиләр (мәчетләрдә озак еллар мөгаллимәлек иткән өлкән яшьтәге ханымнар) белән  эшкә, гаиләдә үзара аралашуга һ.б. өйрәнеп уздыру мөмкинлеге тудыру.    

Унберенче. Яшьләрне тәрбияле һәм заманча карашлы ватанпәрвәр татарлар итеп тәрбияләү.Беркемгә дә сер түгел, бүгенге яшьләрнең күбесе үз виртуаль дөньясында яши. Чынбарлыктан аерылу аларны аралашудан, дуслашудан, тормышта кешеләр белән үзара дустанә һәм  кешелекле мөнәсәбәт корырга  өйрәнүдән «азат» итеп, үз кабыгына бикләнгән битараф һәм җәмгыятьтәге, көндәлек тормыштагы кагыйдә-тәртипләр белән исәпләшмәүче  чикләнгән кешеләр хәленә төшерә. Бу – хәзерге вакытта иң катлаулы проблемаларның берсе. Үсмерләрне  тиешле юлга юнәлтүдә, аларны җәмгыять һәм үз ата-анасы, үз милләте каршында олы җаваплылыкка ия шәхес итеп тәрбияләүдәдәүләт-мәктәп-милли оешма-гаилә бергә эш иткәндә, тәрбия процессында бу чылбырның бөтенлеге сакланганда гына әлеге мәсьәләне уңай хәл итеп була. Яшьләрне кызыксындыру өчен, аларны экология, хәйриячелек, волонтерлык һ.б. кагылышлы төрле проектларга  җәлеп итәргә кирәк. Менә монда инде интернет киңлекләрен тулысынча файдаланырга була!

Уникенче. Яшь буын үз әби-бабасы телендә сөйләшсен, татар телен киләчәккә илтүче һәм аны яшәтүче булсын өчен,  югары белем бирүнең билингваль һәм полилингваль системасын булдыру зарур. Бу система ике һәм, шулай ук, берничә телне өйрәнүне күз уңында тота. Замана яшьләре инглиз, рус һәм үз ана телен (!) бер дәрәҗәдә яхшы белергә омтылырга тиешләр. Билгеле булганча, Татарстанның беренче Президенты, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча  махсус илчесе  Минтимер Шәймиев күп телдә белем бирү комплекслары оештыруның белем бирүдә  барлык стандартларга туры килә торган гамәл икәнен искәрткән иде.

Унөченче. Яшьләр тәрбиясендә классикага нигезләнгән җыр сәнгатенең һәм нигез ташларын совет чоры классикасы тәшкил иткән матур әдәбиятнең дә әһәмияте зур.Талымсызлык  һәм зәвыксызлык татар мәдәниятенең, сәнгатенең һәм ахыр килеп, татар халкының тамырына балта белән чабуга тиң. Җыр сәнгатендә акча эшләүгә корылган бер көнлек эстрада  көйләре арасыннан халыкның үзенеке булган чын классик мирасны  аерып алу зарур. Яшьләргә классик  мәдәният, классик әдәбият үрнәкләре белән танышу өчен уңай шартлар тудыру – гаиләнең, мәктәпнең, милли оешмаларның һәм, әлбәттә, дәүләтнең бурычы.

Ундүртенче. Җыр, театр сәнгате һәм әдәбият безнең татар яшьләренә төрки телле халыклар белән аралашу, туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дә әһәмиятле. Халыкның «тел белгән – дөнья гизәр» дигән тапкыр сүзен аз гына үзгәртеп, тугандаш халыкларның телләрен белү, алар белән аралашу үз ана телеңне саклауда, аны яшәтүдә дә бәяләп бетергесез байлык икәнен онытмыйк.  

Унбишенче. Тарихи кулъязма мирасны өйрәнү дә көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Шул исәптән, Татарстан милли (дәүләт!) китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмаларбүлегендә бер генә нөсхәдә саклана торган халкыбыз мирасын да! Вакыт – аяусыз! Әгәр дә иске татар телендә кулдан язылган хатларны, истәлекләрне, хезмәтләрне  алдагы берничә ел эчендә кириллицага күчереп өлгермәсәк, алар тузанга әйләнеп, юкка чыгарга мөмкин. Тиешле хәзерлектәге һәр татар моңа үзенең намус эше дип карарга бурычлы!

Уналтынчы. Тарихи кулъязма мирас белән беррәттән, һәрбер татар үз нәселен, үз тамырларын белергә, өйрәнергә тиеш. Аның өчен архивлар ачык һәм андагы мәгълүмат белән һәркем таныша ала. Нәселең тамырларын белеп, шәҗәрәңне төзеп киләчәк буыннарга калдыру – үзеңнең татарлыгыңны саклау, шуның  белән горурлану гына түгел, бу хисне балаларың,оныкларың аша киләчәктә яшәячәк  татарларга да җиткерү ул. 

Унҗиденче. Татарлыкны саклау – авылларыбызны да саклау, аларның юкка чыгуына юл куймау. Авылларны саклау өчен, беренче чиратта, авыл мәктәпләренең булганнарын саклап калырга тырышырга кирәк. Мәктәбе, кибете, клубы ябыла икән, андый авыл бетәргә хөкем ителгән. XX гасырның җитмешенче елларында илдә алып барылган «эреләндерү»сәясәте моны ачык күрсәтте. Бары тик авыллар  гына татарның гореф-гадәте, әдәп-әхлагы, мәдәнияте сагында тора. Авыллар гына безне татарның узганына тоташтыра. Авылларда гына татарлык бар тулылыгы белән сакланып килә. Авыл хуҗалыгы икътисадын ныгытмый торып, авылларда калучы яшьләргә дәүләт тарафыннан өстенлекләр (шул исәптән, субсидия һ.б. ярдәм) бирелми торып, татар авылларының киләчәге турында сүз йөртеп булмый.

Унсигезенче. Идеологик яктан көчле йогынтыга ия булган авыл Сабантуйларының бетерелүенә юл куймаска! Пандемияле 2020 елны сәбәп итеп, кайбер якларда быел бу милли бәйрәм үткәрелмәде. Әмма киләчәктә, коронавирус куркынычы чигенүгә, татар Сабантуйлары оештырылырга тиеш. Татарны дөньяда таныткан бу милли бәйрәм – халкыбызның җыр-биюләрен, төрле уеннарын, кызыклы ярышларын, татарча көрәшне үз эченә ала. Аны балалар да кечкенәдән күреп үсә. Димәк, Сабантуй да, үзенә күрә, бер тәрбия чарасы… 

Унтугызынчы. Татар рухы спортта да чагылыш табарга тиеш. Шул ук Сабантуйларда мәйдан тотып ныгыган егетләр ил күләмендә дә татарның бу спорт төрен үстерүгә  үзләреннән өлеш кертергә, аны пропагандаларга тиешләр. Спортны үзенең аерылыгысыз юлдашы иткән татарлар  гасырлар дәвамында халкыбыз өчен чит-ят начар гадәтләрдән (эчү, тарту) азат булачаклар. 

Егерменче. Татарның узган тарихын, сәнгатен, әдәбиятын һәм хәзерге тормышын һәрьяклы яктыртуда Интернет киңлекләрен мөмкин кадәр ныграк куллану. Бу – дөньядагы халыкларны татарлар белән таныштыру, үзебезнең барлыгыбызны, бөек халык дәвамчылары икәнебезне таныту да. Шулай ук, җир йөзенең теләсә кайсы почмагындагы татарлар белән бик тиз арада элемтәгә керү, үзара аралашу, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү чарасы да әле ул. Интернет киңлекләре көннән-көн ныграк таралып, замананың төп аралашу чарасы урынындәгъвалаганын истә тотып,  инглиз, татар, рус телләрен бердәй кулланып, үз татарыбызның һәр уңышы, Һәр яңалыгы белән Интернетта уртаклашу зарур.

Без татарларга, халык буларак, башка халыклар арасында югалып, «эреп», киләчәктә телсез, нәселсез, тарихсыз һәм хәтерсез кавем булып калмас өчен;  таркаулыкны,битарафлыкны читкә куеп, бер гаиләдәй тату һәм бердәм булып яшәү өчен; без, Мәскәү татарлары штабы, шушы Проектыбыздагы егерме пунктны да тормышка ашыру мөһим, дип ышанабыз. Һәм барлык татарларны да шуңа кушылырга чакырабыз! 

Мәскәү татарлары штабы

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here