Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Мәскәү укучысы Муса Җәлилнең ун шигырен испан теленә тәрҗемә иткән

Мәскәү укучысы Муса Җәлилнең ун шигырен испан теленә тәрҗемә иткән

0
Мәскәү укучысы Муса Җәлилнең ун шигырен испан теленә тәрҗемә иткән
tnc-mo.ru

24 ноябрьдә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде.

Мәскәүдә Мигель Эрнандес исемендәге 2123нче мәктәп укучысы Ульяна Федоронина бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең ун шигырен испан теленә тәрҗемә иткән. Ул «Җәлил укулары» IV халыкара әдәби конкурсында катнаша, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

«Җәлил укулары» конкурсы төрле яшь категорияләрендә һәм номинацияләрдә уза. Әлеге конкурсның төп максаты – сәнгатькә карата кызыксыну уяту.

24 ноябрьдә «Җәлил укулары»на Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурсның ярымфиналы һәм финалы Казанда узачак.