Домой Жизнь татар Мөслим җирендә узарга тиешле Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга күчерелә

Мөслим җирендә узарга тиешле Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга күчерелә

0
Мөслим җирендә узарга тиешле Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга күчерелә

Бөтенроссия авыл Сабан туе быел беренче тапкыр Татарстан җирендә узарга тиеш иде. Хәтерләсәгез, узган елда Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан эстафета республикабызның Мөслим районына күчте. Бөтендөнья татар конгрессы бу илкүләм чарага ел башыннан ук әзерлек тә башлады. Сабантуйны оештыруга Татарстанның Мәдәният министрлыгы да, Мөслим районы да зур көч куйды.

Әмма бүгенге эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, милли чарабызны үткәрүдән быел баш тартырга дигән карар кабул ителде. Мөслим җирендә узарга тиешле Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга күчерелә.

Исегезгә төшерәбез, XI Бөтенроссия авыл Сабан туе 25 июльгә билгеләнгән иде. Ул ТАССР оешуның 100-еллыгына, Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышлап уздырылырга тиеш иде.

http://tatar-congress.org/yanalyklar/moslim-zhirende-uzarga-tieshle-botenrossiya-avyl-saban-tue-kilese-elga-kycherele/
http://tatar-congress.org/yanalyklar/2020-elda-botenrossiya-avyl-saban-tue-moslim-rayonynda-uzachak/