Домой Главные новости В стране и мире Мансур Гыйләҗев җанисәптә катнашырга һәм татар булып язылырга чакырды

Мансур Гыйләҗев җанисәптә катнашырга һәм татар булып язылырга чакырды

0
Мансур Гыйләҗев җанисәптә катнашырга һәм татар булып язылырга чакырды
Абдул Фархан/архив

«Безне берләштерә торган уртак тарихыбыз, яшәешебез, телебез бар», — ди драматург.

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗев халык җанисәптә катнашырга һәм татар булып язылырга тиеш дип саный.

«Татар халкының тарихы шулкадәр катлаулы, татарлар дөнья буйлап сибелгән. Сугышлар, төрле четерекле вакыйгалар булган, кыяфәт тә, тел дә үзгәргән. Мәсәлән, Урта Азиядә яшәгән татарларның күзләре үзгә, Кавказда яшәүче татарлар башкачарак сөйләшә. Һәрхәлдә, без бер милләт булып калабыз», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Мансур Гыйләҗев сүзләренчә, безне берләштерә торган уртак тарихыбыз, яшәешебез, телебез бар. «Аз гына да булса ниндидер аермалар бар икән, без барыбер татар булып калабыз», — ди ул.

«Рус белән татар, башкорт белән татар берләшкән гаиләләр булса да, бу әле үзеңне рус милләтеннән дип яздыру кирәк дигән сүз түгел. Монда балаларны, оныкларны ничек языласын уйлашырга кирәк, бу очракта сайлау ирекле», — диде драматург.

Зилә Мөбәрәкшина