Домой Жизнь татар Марат Әхмәтов: “Балага исем кушканда имамнар таныклык белән бергә «Татарча әлифба»ны да тапшырсыннар иде” (ФОТО)

Марат Әхмәтов: “Балага исем кушканда имамнар таныклык белән бергә «Татарча әлифба»ны да тапшырсыннар иде” (ФОТО)

0
Марат Әхмәтов: “Балага исем кушканда имамнар таныклык белән бергә «Татарча әлифба»ны да тапшырсыннар иде” (ФОТО)

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Кунак буш кул белән килмәгән. Аралашу барышында Марат Әхмәтов Камил хәзрәткә комиссия ярдәме белән чыгарылган «Татарча әлифба» китабын, «Чыгыш ясау сәнгате нигезләре һәм әдәби сөйләм» дип аталган практик кулланманы, Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән юллар язылган балалар өчен күкрәк билгесе, магнитлар, татар теленә кагылышлы плакатлар тапшырды.

«Тел мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү өчен төрле дәүләт структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашабыз. Һәрберсендә тормышка ашырырлык фикерләр, тәкъдимнәр яңгырый. Диния нәзарәтенә дә беренче килүебез түгел. Максатларыбыз – уртак, чишәсе мәсьәләләребез – бер.

Балага исем кушканда, имамнар таныклык белән бергә шушы «Татарча әлифба»ны да тапшырсыннар иде. Ул туган телебезне онытырга ярамаганлыгын, гаиләдә беренче булып ана телен өйрәтергә кирәклеген искә төшереп торсын», – диде Комиссия рәисе. Башка бүләкләр дә республика мәчет һәм мәдрәсәләренә таратылачак.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе

matbugat