Домой Общество Марат Кәбиров: «Хәзер авыллар хаста булып затлы түшәктә яткан өлкән яшьтәге бай кеше кебегрәк»

Марат Кәбиров: «Хәзер авыллар хаста булып затлы түшәктә яткан өлкән яшьтәге бай кеше кебегрәк»

0
Марат Кәбиров: «Хәзер авыллар хаста булып затлы түшәктә яткан өлкән яшьтәге бай кеше кебегрәк»

«Тормыш кайный» дигән сүз бар бит… Кайнаган нәрсә урынында гына тормый ич ул, бер югарыга менә, бер түбән төшә. Тормыш та шулай. Без генә гел алга барадыр, гел үргә күтәреләдер кебек кабул итәбез. Шуңа үткәннәргә бераз өстәнрәк карыйбыз, ата-бабалар бездән наданрак, акылсызрак булгандыр, начар тормышта яшәгәндер, дип уйлыйбыз. Чынында хәлләр чүт кенә бүтәнчәрәк.

Авыл менә… Хәзер авыл тормышын да бик начар дип әйтеп булмый. Йортлар салып куялар – урап чыгарлык түгел. Газ белән җылытыла, суы өенә кергән, туалет-ваннасы да өй эчендә. Кайберәүләрнең мунчасы да йортына терәлеп тора хәтта. Эченә керсәң дә, читтән карасаң да, яңа төзелгән шундый йортлар әллә кайдан балкып, күзләрне сөендереп тора. Безнең авылда да шундый өйләр хәтсез генә. Татар ул тынгысыз бит инде, йорт-курасын ялт иттереп тотарга тырыша. Көн-төн эштә йөргәне дә үз дөньясын карарга вакытын да, көчен дә таба. Шулай казганып яши-яши дә көннәрнең берендә шундый балкып торган йорт-каралтысын калдырып, теге дөньяга китеп бара…

Көндез генә артык абайламыйсың икән… Урамга бер максатсыз гына чыкмыйсың ич инде, ә максатың булгач, шуның артыннан йөгерәсең, тирә-ягыңа каранып иркенләп йөрергә форсатың булмый. Алай итсәң дә, күзгә чалынмас иде. Ә кичләрен… Әле менә акрын гына атлап, эшен бетереп тугарылган ат шикелле, авыл урамы буйлап кайтып киләм. Таныш-белешләрнең йортларына күз салгалыйм. «Монда фәлән абзый яши иде бит әле», – дип, хатирәләргә дә бирелеп китәм. Һәрбер йорт янында диярлек тукталып уйланырлык, искә алырлык нәрсәләрем бар икән. Ул хатирәләрнең кайсы – балачак шуклыклары, кайсы – яшьлекнең ярсу хисләре, кайсы көндәлек мәшәкатьләргә бәйле. Гомер урамымда да авылныкындагы шикелле кичке вакыт булгач, алар кадерле дә, беркадәр моңсу да.

Менә монда балачак дустым яши… иде… Ничәнче сыйныфтадыр укыган вакытта шаярышып көрәшкәндә, ул минем кулны сындырган иде. Авыртмады. Хәтта сынган дип тә уйламадык. Мин шул көйгә чөгендер кәтмәнләп тә йөрдем әле. Хастаханәгә баргач кына: «Шартлап сынган бит, нигә шундук килмәдегез?» – дип, Уфага җибәрделәр. Шул дустым аркасында мин, шәһәргә барып, дөнья күреп кайттым. Ә дуслык сүрелмәде, ныгыды гына. Һәм аның соңгы көннәренә кадәр дәвам итте…

Ә бу йортта… Бер кыз яши иде. Чибәр инде шундый. 8 март алдыннан качып кына кереп, бәйрәм бүләге итеп верандадагы өстәлләрендә  китап калдырып чыктым. Мәхәббәтне аңлаткан бик матур язуы да бар иде. Тик кыз бернәрсә дә сиздермәде. Берничек тә. Шулай булгач, мин дә суындым инде. Бозга әйләндем. Соңрак үзе елмаеп йөрсә дә, сер бирмәдем. Бер сүрелгәч, кабат кабыну кыен. Бәлки мөмкин дә түгелдер. Соңыннан белдем инде. «Иртәрәк әле аңа егетләр турында уйларга», – дип, әнисе теге китапны сандыгына алып куйган да оныткан… Килеп чыккан инде туйлар узгач… Моңсу бераз…

Бераз гына түгел икән… Әллә нинди җанга уелып кала торган сәер моңсулык ул. Күзләргә яшь булып тыгылмаса да, йөрәкне кысып ала да җибәрми, сулкылдатып суырган сыман итә. Урамнар тагы да караңгырак булып калгандай тоела, арка үзәге буйлап салкын йөгерә, беләкләргә каз йоны калкып чыга. Яктылык һәм җылылык эзләп, күкләргә карасаң да файда юк, андагы ай-йолдызларны күргәч, гамең тирәнәя генә, үзеңне бөтен галәмдә берүзең калгандай хис итәсең. Сәер инде шундый. Сәбәбен бераз соңрак аңладым: үлем кебек гади генә икән…

Шул йортларда яшәүчеләрнең күбесе я шәһәргә, я теге дөньяга китеп барган, кая китсәләр дә, кире кайтмаслар инде – өйләре хәзер буш тора. Тәрәзәләрендә утлары булмагач, капка алларында карлары көрәлмәгәч, күңелдә бушлык уяна, хатирәләр ятим калган кебек була. Ә син шул ятим истәлекләреңне җитәкләп, ялгызың атлыйсың. «Әйе шул, чынлап та шулай иде бит», – дип, аларны күтәреп алырлык, нәрсәдер өстәп җибәреп җан өрерлек кешеләр инде юк.

Утсыз тәрәзәләр бик күп икән. Урамнар да тып-тын. Парлап узган яшьләр бөтенләй юк. Ялгыз атлаганнары да яшьләр түгел. Монда яшәүчеләрнең иң яшь дигәне дә безнең чоргылар бугай. 40–50 тирәсендәгеләр. Шулай булгач, ул авыл ничек элеке кебек шау-гөр килеп торсын ди инде. Элек кеше бераз кысынкырак яшәсә дә, өе тәбәнәк, тормышы авыррак булса да, авылның җаны бар иде. Ут уйнатып яши иде ул. Хәзер хаста булып затлы түшәктә яткан өлкән яшьтәге бай кеше кебегрәк тоела. Киләчәге билгесез.

Нишлисең инде. Яшәү дәрәҗәсен муллык кына билгеләми шул. Бай тормышта матур итеп яшәү өчен, кайвакыт, исән һәм сау-сәламәт булуың да кирәк.

Марат Кәбиров