Домой Главные новости В области Мавлед Дини бәйрәмнәр Аклыкка илтсен юллар… 17 декабрьдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бишенче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме гөрләп үтте

Мавлед Дини бәйрәмнәр Аклыкка илтсен юллар… 17 декабрьдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бишенче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме гөрләп үтте

0
Мавлед Дини бәйрәмнәр Аклыкка илтсен юллар… 17 декабрьдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бишенче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме гөрләп үтте

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы уздырып килә торган Мәүлед бәйрәме күптән инде тулы заллар җыя.  Түбәйтәй кигән абыйларны, ак яулыклы апаларны, балаларны тамаша залына моңлы азан чакырды, ә барысы да тынгач, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Салават Хәлимуллин кунакларны “Әссәламүгаләйкүм” җыры белән сәламләде.
–    Әссәламүгаләйкүм  – тынычлык, иминлек телим дигән сүзне аңлата, – дип башлады сүзен өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин. – Без, төрле милләт кешеләре, бер Җир шарында яшибез һәм бер-беребезне хөрмәт итәргә тиешбез. Бүген дөньяда ислам динен хурлаучы котычыкыч вакыйгалар булып тора, ә без үзебезнең игелекле эшләребез белән динебезнең тынычлык дине булуын расларга тырышабыз.
Мөфти Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен зурлап үткәреп килүче региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына рәхмәтләрен җиткерде. Бу оешманың президенты Фәхретдин Канюкаев та сәхнәгә күтәрелеп,  дин кардәшләребезне Мәүлид бәйрәме белән котлады һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җибәргән бүләкләрне тапшыруга кереште. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин “Татар халкы алдындагы олы хезмәтләре өчен” медале, Камышлы районы Яңа Усман мәчете имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Кәлимуллин һәм Иске Ярмәк авылы мөәзине Ризван Яруллин Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
IMG_8610Бәйрәмне алып баручы Идеал Галәүтдинов  Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның да күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан “Данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. Халык бу яңалыкны  алкышлар белән каршы алды.
Идеал Муса улы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме турында кыскача сөйләп, ислам динебез тарихындагы ролен билгеләп үтте, ә “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов рәсүлебез турында хәдисләр сөйләде.
Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә чакырылган мөхтәрәм кунаклар да бүләкләр белән килгәннәр иде. Өлкә администрациясе җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова губернатор Николай Меркушкинның сәламнәрен җиткерде һәм иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны үткәрү, халыкка дини-әхлаки тәрбия бирү һәм халыкара дуслыкны ныгыту өлкәләрендә эшләгән Җәүдәт Шараповка, Сания Мингачевага, Әлфия Морзакаевага, Гөлфия Яһудинага һәм Минһаҗәр Саяховага губернаторның Рәхмәт хатларын тапшырды. Самара шәһәре администрациясендә милли-мәдәни үзәкләр эше бүлеге җитәкчесе Дмитрий Долганов исә шәһәр башлыгы Олег Фурсовның тәбрикләү хатын укыды. Самараның Промышленный районы башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов та дин кардәшләребезне бәйрәм белән котлады. Алар арасында генерал-майор Линар Нигъмәтҗанов та бар иде.
Бер генә милли һәм дини чара да Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларыннан башка үтми. Менә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме дә аларның чыгышы белән бизәлде,  Фәхретдин Канюкаевның кызы нәни йолдызчык Әминә Канюкаеваның биюе дә бәйрәм концертына ямь өстәде. Тамашачылар балаларны, хореограф Инзилә Гыйззәтуллинаны һәм музыкант Әлфия Гыйниятуллинаны алкышларга күмделәр. Ә “Яктылык” мәктәбенең директоры Радик Газизов бу көнне тамашачыларга  шатлыклы хәбәр җиткерде:
–    Өлкә хөкүмәте шәһәребезнең татар мәктәбен киңәйтү өчен тагын бер бина бирде. Аңа ремонт ясап, гамәлгә кертү  өчен 50 миллион сум акча да вәгъдә итте. Ә менә проект-сметасын үз көчебез белән ясап хөкүмәткә тапшырырга тиешбез. Моның өчен 3 миллион сум акча кирәк. Әлбәттә, мәктәпнең ул кадәр акчасы юк һәм без халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ярдәм итүчеләр булса, бик шат булыр идек, – диде ул.
Тамчыдан күл җыела бит. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итсә, акча һичшиксез җыелыр һәм “Яктылык” мәктәбе киңәеп, күбрәк укучыларны кабул итәргә мөмкин булыр иде.
Казанның Ильяс Халиков җитәкчелегендәге “Мөнбәр” татар дини театры һәм Себернең Төмән шәһәреннән махсус килгән җырчы, фольклорчы Луиза ханым Ильясова быелгы Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен тагын да үзенчәлеклерәк иттеләр.
IMG_8646Театр “Аклыкка илтсен юллар” дип аталган спектакльдән өзек тәкъдим итте.  Шәһәр буйлап авылдан килгән бер әби бара. “Бу халык кая агыла соң? Бер- берсен күрми, этә-төртә, үз дөньяларына чумган кешеләр нәрсә артыннан шул кадәр ашыгып чабалар? Нигә мине берсе дә күрми? Нигә берсе дә исәнләшми?” – дип аптырый ул. Авыл тормышы бөтенләй башка, барысы да бер гаилә кебек яшиләр. Шәһәр урамы тулы халык булса да, карчык  – ялгыз. Караңгы сәхнәдәге әбине прожектор уты белән аерып алып, режиссер бу хисне бик әйбәт күрсәтә алган.
Ә сәхнәдә инде икенче күренеш – авыл йорты. Аның хуҗасы авылның бердән-бер кешесе…
–    Бар да китеп бетте… Яхшы тормыш эзләп, калага күченделәр… Ә коеның суын чыгарып торырга кирәк, шунсыз кибә ул, – дип сөйләнә-сөйләнә  сиртмәле коедан су ала. Машинасы ватылып, шушы авылда ярдәм көтеп ятучы егетне дә бабай авылга кайтып яшәргә үгетли, тамырларының кайдан булуын онытмаска өнди. Әти-әнисе табып биргән малга риза булып, ваемсыз тормыш алып баручы егеткә бу бер дә кызык түгел. Ул бабай белән дә, әтисе белән телефоннан да бик дорфа сөйләшә. “Әти-әниеңне хөрмәт итмәгән өчен Аллаһы Тәгалә җәза бирер үзеңә”, – дип кисәткәч тә ул шаркылдап көлә генә. Ә җаза көттерми, малаена ярдәмгә ашыккан ата юл һәлакәтенә эләгә. Егетнең гайрәте, “текә” холкы шунда ук юкка чыга. Ул бабайдан: “Догалар укы, Аллаһы Тәгаләдән әтиемнең исән калуын сора”, – дип үтенә. Бу күренешләр Ильяс Халиков башкаруындагы дини җырлар белән үрелеп, тамашаны тирән эчтәлекле итә. Туган җирне яратырга, әти-әнине хөрмәт итәргә, кешелекле була белергә, Аллаһы Тәгаләгә ышанырга өндәгән бу спектакльне самаралыларның күбесе  күз яшьләре аша карадылар.
IMG_8723Луиза ханым Ильясованы да халык сәхнәдән тиз генә җибәрмәде. Аның башкаруындагы “Йә рәсүлем”, “Кунаклык бәяне” мөнәҗәтләре, “Җиде кыз” бәете алкышларга күмелде.  Себер татарлары диалектында башкарылган “Чияле тау” җырын да үз иттеләр. Ә бәйрәмнән соң артистлар бүлмәсе янында чират тезелде. Халык Луиза Рәис кызы авылдан-авылга йөреп җыйган һәм ноталары белән бастырып чыгарган бик затлы “Себер татарларының җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре” китабын һәм дискларын сатып алырга ашыкты. Һәрберсе аңа һәм Ильяс  Халиковның дини театрына кат-кат рәхмәтләр әйттеләр.
–    Луиза ханымның шушы китабын Уфада узган татар тарихчылары җыенына баргач алып кайткан идем. Хәзер ул кулдан-кулга йөри, – дип сөйләде Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.
–    Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен шундый дәрәҗәдә оештырган өчен Фәхретдин әфәнде Канюкаевка һәм ул җитәкләгән региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына, улым укыган “Яктылык” мәктәбе укучыларын шушындый бәйрәмнәрдә катнаштырып, яшьтән ислам дине культурасы белән таныштырган өчен Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рәфгать зур рәхмәт, – дип канәгатьлек белдерде Гөлгенә Сәлахова. – Сабыйлар вәгазьләрне, хәдисләрне бик аңлап бетермәскә дә мөмкин, ә менә “Мөнбәр” татар дини театры тамашасын алар кызыксынып карадылар һәм гыйбрәт алдылар.  Гаиләдә, мәктәптә һәм шундый чараларда әхлакый тәрбия алган балаларыбызның юллары аклыкка илтсен иде.

Алия Арсланова.
Винер Нурмөхәммәтов фотосурәтләре.
Бердэмлек