Домой Главные новости В области Мәчәләйнең Сабантуе гөрләп узды

Мәчәләйнең Сабантуе гөрләп узды

0
Мәчәләйнең Сабантуе гөрләп узды

15 июльдә Мәчәләй авылының олысы-кечесе, кайткан кунаклар Сабантуй мәйданына ашыкты. Ел саен гадәт буенча үткәрелүче бәйрәм быел да авылның күрке булды, биредә чыннан да тырыш, булдыклы, уңган кешеләр яшәвен тагын бер кат күрсәттте. Сабантуй мәйданы гөрләп торды. Бер урында капчык киеп йөгерү булса, икенчесендә кул көрәше барды. Кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, чиләкләр белән су ташу, капчык сугышы кебек уеннарда һәрберсе катнашырга тырышты. Бәйрәм кысаларында хәтта балалар арасында Коръән уку буенча бәйге дә үтте. Сәхнә түрендә биюне җырлар алыштырды.

Сабан туе — хезмәт кешесен зурлау бәйрәме бит ул. Чараның оештыручылары, мөхтәрәм кунаклары һәм юмарт иганәчеләре Мәчәләй алдынгыларының фидакарь хезмәтен зурладылар, үзләрен бүләкләделәр.

Батырларның кечесеннән алып олысына кадәр бил алышты. Һәркем үз көрәшчесе өчен җан атты, кул чабып, дәртләндереп торды. Приз фонды да яхшы: һәр авырлык категориясендә беренче урынны яулаучыларга — җидешәр мең сум, икенче урындагыларга — бишәр мең, өченче призерларга өчәр мең сум бирелде. Көрәш буенча генераль иганәче — Ринат Ис­кән­дәров җитәкчелегендә «Вос­ток» күмәк хуҗалыгы.

Сабан туеның йөзек кашы булган татар көрәшендә беренче батыр исемен Камышлы районыннан килгән Илдус Нурутдинов яулады, икенче, өченче урыннарга Камышлыдан Руслан Латыпов һәм мәчәләйле Радик Субеев чыктылар. Тәкәне үзенең авырлык категориясендә җиңү яулаган Мәчәләй авылы егете Радикка бирергә булдылар.

Ат чабышларының приз фонды 50 мең иде, аның иганәче – Самара өлкәсе “Дуслык” татар иҗади иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Алия” аптекалар челтәре хуҗасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев. Ярышларда юртаклар һәм җирле токым чабышкылары өчен ике заезд оештырылган иде. Юртаклар арасындагы ярышта искеярмәкле Фәрит Гайфуллин Рекорд исемле айгырында беренче килде. Җирле токым чабышкылары арасында Ришат Бадамшинның Орлигы иң җитезе булып чыкты.

Сабан туенда ат чабышларыннан тыш, велосипедларда да ярыштылар. Гадәти булмаган бу бәйге балалар арасында 4 заездда узды. Ярышның иганәчесе — Турал Шәхретдин улы Үмәров.

Шулай ук бәйрәмнең иганәчеләре арасында авылның барлык мәхәлләләре, Газизов Рәфыйк Исхак улы, Рәхмәтуллин Рөстәм Сафиулла улы, Имангулов Фәрит Гайфетдин улы, «Элкон», «Юлдаш» кибетләре һәм башкалар да бар.

https://vk.com/club84171821