«Мещера – мишәр татар төркемнәре һәм Казан татарларының килеп чыгышы бер үк»

0
78


Казанда 500 данә тираж белән «Эпоха татарских князей в Мещере (XV–XVII века)» китабы дөнья күрде. Мәгъсүм Акчурин, Мулланур Ишеев, Александр Абдиев язган шушы хезмәт Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тәкъдим ителде.

Ока елгасының урта агымында урнашкан территория Мещера дип аталган. Мишәр татарлары күп гасырлар буе шунда төпләнеп яшәгән.

Тарих институты директоры Радик Салихов Мещера кенәзләренең урта гасыр тарихында мөһим роль уйнаганын искәртте.

— Мишәр татарларыннан башка тарихның бүгенгесен дә, киләчәген дә күз алдына китереп булмый. Мишәр татарлары арасында галимнәр, театр эшлеклекләре күп булган, алар безнең мәдәниятне дә булдыручылар. Мишәр татарларыннан башка татар халкының бердәмлеге турында әйтеп тә булмый. Күп гасырлык тарихыбыз халкыбызның төрле төркемнәреннән булдырылган, — диде ул.

Радик Салихов татарлар тарихына төрле тармак җәмәгатьчелек вәкилләренең игътибары юнәлдерелгәнен искәртеп, җырчы Фирдус Тямаев катнашуына ишарәләде. «Татар халкының чын патриоты ул. Безнең тарихны фән, музыка телендә дә җиткерү кирәк», — дип Татарстанның атказанган артистына татарлар тарихының 7 томлыгын бүләк итте.

Китапның өч авторларының берсе Мәгъсүм Акчурин «Эпоха татарских князей в Мещере» хезмәте Мещера территориясендә яшәүче татарларга багышланганын әйтте. Хәзер бу өлешчә Рязань һәм Түбән Новгород өлкәләре, күбрәк Мордовия территориясе.

— Рус документларында беренче мишәрләр Зөя уездында ачыкланган. Аннары территория киңәйгән, аларга җир дә җитми башлаган. Кама аръягына таба да күченә башлаганнар. Шактые Тамбов өлкәсенә киткән, Әстерхан өлкәсендә авыллар пәйда булган.  

Без барлык чыганакларны тупладык. Монда йомышлы татарлар яшәгәне ачыкланды, алар арасында кенәзләр һәм морзалар да булган. Бу районда Эрзә һәм мукшылар да яшәгән. Әлеге җирләр кайчандыр Алтын Урданың эчке җирләре саналган.

Йомышлы татарлар алпавытлар түгел, алар авыр ирләр эше белән шөгыльләнгән, хәрби операцияләрдә катнашкан. Без документларны өйрәнеп, бу кенәзләр кемнәр икәнен, традицияләре нинди булганын, Урда чорыннан нинди законнар сакланганын ачыкладык. Кызыклы шәҗәрәләр дә табылды, — дип сөйләде Мәгъсүм Акчурин.

«Мишәр, гомумән, ишеткән сүзем түгел иде»


Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев әйтүенчә, революциягә кадәр татар тарихчылары хезмәтләрендә халык бербөтен булып яшәгән, төркемнәргә аерылмаган. Совет чоры этнологлары хезмәтләрендә мишәр татарларын Идел-Урал татарлары субэтносы буларак караганнар.

Тарихи чыганаклар буенча, Мещера татар төркемнәре (Олы Урда, Касыйм ханлыгы татарлары) һәм Казан ханлыгы татарларының килеп чыгышы бер үк һәм Алтын Урдадан икәнлеген әйтергә була. Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорында бу дәүләтләрдә яшәүчеләр үзен бербөтен итеп хис иткән. 

Илнур Миргалиев мещера сүзеннән мишәр сүзе барлыкка килгәнен әйтте.

— Мишәр, гомумән, ишеткән әйберем түгел иде. Уфага килгәч, Миякә һәм Бәләбәй егетләре мишәр дигәч, нәрсә икәнен аңламадым. Аннары Казанга килгәч, монда тарих институтында фәлсәфәдән имтихан тапшыра идем, директор урынбасары Фәрит Мирзович Солтанов: «Азатлык» радиосы тыңлаган кебек булдым, анда да мишәрләр, син дә мишәр», – диде.

Бу китап бик нигезле, фәнни эшләнелгән. Мишәр сүзе каян килеп чыкканын аңлата. Чынлыкта исә, алар да татар дип аталган, татар үзаңы белән яшәгәннәр. Соңыннан Ока буеннан Урал, көнбатыш Себергә кадәр чикләрне саклауда нәкъ менә Олы Урда, Касыйм ханлыгы һәм Казан ханлыгы татарлары булган. Соңыннан алар эченә Казан татарлары да күп кергән. Мәсәлән, Урал буе мишәр татарлары дигәндә, алар берләшеп килгән, алар арасында аерма да булмаган. Татар галимнәре аларны аермаган да, андый проблема да тормаган. Бу китап бик вакытлы чыкты, — дип белдерде галим.

«Руслар беркайчан үз милләтен бүлми»


Казан федераль университеты профессоры Раил Фәхретдинов татарларны бүлү проблемасы кискен торганын әйтте.

«XX гасыр башында, бигрәк тә беренче дистә елларда татар милләте корылышы буенча булдырылган модельның вакыты узды инде, ул кичәге көн. Татарлар бүленеше проблемасы кискен тора», — дип, ул руслардан үрнәк алырга киңәш итте.

— Руслар беркайчан үз милләтен бүлми. Алар беркайчан Вологда диалекты, Кубань диалекты бар димиләр. Субэтносларга бүлү процессы башлангач, XIX гасыр азагы – XX гасыр башында, мөгаен, казан, касыйм татарлары, мишәрләрнең сөйләшендә үзенчәлекләр булгандыр, хәзер алар минимальләштерелгән.

Мишәрләр — этнос атамасы түгел, үзләренә үзе исем бирүчеләр түгел, экзоэтноним. Казан татарлары үзләре аларны шулай берникадәр шаяртып, мишәр дип атый. Мин үзем Иске Татар бистәсендә үстем. Анда беренче тапкыр күршеләрем мишәрләр икәнен ишетеп шаккаттым. Ә кемнәр соң алар дип, үсә төшкәч, шушы сорау белән кызыксына башладым.

Мәсәлән, безнең Пермь өлкәсеннән туганнар бар. Алар миңа аптырап: «Без үзебезне татарлар дип уйлый идек, горурланып сөйли идек, ә Казанда безнең мишәрләр булуыбыз ачыкланды», – диләр.

Мишәр мещера дигән сүздән чыккан. Рус чыганакларында XVII гасырга кадәр шушы термин кулланыла, аннары XVII–XIX гасырларда ул төшенчә юкка чыга диярлек. Бөтен кеше татар дип аталган.

Безнең тугандаш күршеләр хәзер үз милләтләрен кору чорын кичерә. Бу Башкортстанда, Әстерхан өлкәсендә, көнбатыш Себердә — анда моделе эшләнелгән. Кайчандыр бу башкортлар, нугайлар булган дип әкиятләр, мифлар да уйлап чыгарыла, аннары татарлар килеп чыккан да, татарга әйләнгәннәр, имеш. Гәрчә тарихи хәтерләрендә башкортлар яки нугайлар икән. Кызганыч, бүген шушыны күзәтәбез.

Мәрҗанидә дә, Фәезхановта да субэтник төркемнәргә бүлү юк. Татар тарихи фикере классиклары өчен халык бербөтен, алар татарлар булган. Мишәрләр, башка халыклар турында да искә алу юк.

Бу китап шушы сорауларны яңадан торгызырга омтылучылар өчен җавап. Күрше республикада мөстәкыйль мишәр этносын аерып чыгарырга омтылулары бик күңелсез вакыйга. Без милләтебезнең бербөтенлеге буенча яңа модельне, яңа парадигма эшләргә тиеш. Җанисәптә генә түгел, бөтен тарихта, — дип фикерен җиткерде Раил Фәхретдинов. 

Гөлнар Гарифуллина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here