“Миңа алтмыш өч яшь. Шуның утыз өч елы ялган белән үтте”

0
466

Бу дөньяда нинди генә хәлләр юк. «Кеше ышанмастай нәрсәләрне чын булса да сөйләмә», — дип әйтүе генә җиңел икән ул. Ә менә шушы кисәтүгә буйсынмасаң, нишләргә икән соң?

Галина — марҗа хатыны. Без аның белән сырхауханәдә бер палатада яттык. Аның инде гомер җебе өзелеп бара, ул бик нык авырый, ләкин, терелмәслеген белсә дә, тереләм дигән өмет белән яши иде. Заманында балалар бакчасы мөдире — бары тик түрә, интеллигенция балаларын гына сайлап төркемнәр җыйган Галина тиздән дөнья белән ике арада нокта куелачагын аңласа да, акча эшли, кыскасы, ул бизнес-леди иде. Бу очракта палатадашым белән «җеннәребез килеште» дип әйтергә кирәктер, көнозын әллә ниләр сөйләшеп бетерә идек. Без барыбыз да балаларыбызны яратабыз. Оныкларны — аеруча.

«Бала баласы балдан татлы» диләр. Әмма Галина кебек оныгына мөкиббән хатын-кызны мин беренче мәртәбә очраттым бугай. Телефоннан сөйләшкәндә, ул унбер яшьлек Коляга нинди генә матур исемнәр белән эндәшми иде. Калмый урмандагы иң сөйкемле җәнлек, калмый кош-корт: «Куянкаем, тиенкәем, оч­лы күзле бөркетем, куакта сайраган сандугачым…» Малайның да әбисенә мәхәббәте искиткеч көчле. Телефонның теге очында сүз саен: «Моя родная бабулька, моя любимая бабулька…» Әбисенең сәламәтлеге өчен дә иң нык кайгырган кеше шушы бала икән. Галина чире турында иренә дә энесенә генә белгерткән, улы бе­лән оныгына чын дөресен әйтмәгән. «Бәлки, өч-дүрт айдан мин бөтенләйгә ки­тәрмен, бәлки, тагын ярты ел яшәрмен, байлыгым да, ирем дә, улым да кызганыч түгел, — диде ул. — Бердәнберем — оныгым ялгыз тилмерәчәк. Әле бит Коля бигрәк бәләкәй! Аны кем яратыр да, кем иркәләп-сөеп йокысыннан уятыр». Кызык, ханым оныгын дөм ятим саный кебек. Әтисе бар, әнисе бар, һичьюгы, бабасы ташламас. Галинаның ире — алтмыштан узган ир — бер генә дә бетәшкән, чир­ләшкә адәмгә охшамаган иде. Ул көн саен хатынының хәлен белергә ки­лә, әлегә бизнес эшләре аның кулында икән. Галина гаиләдә — лидер, ире­нә күрсәтмәләр бирә. Икәүләшеп керем акчасын саныйлар, киләсе айларга план коралар. Әйе, әйе, бизнес-леди, чирен онытып, һаман дөнья куа. Акча икенче урынга күчмәгән, һәм ул үзен хәерче итеп тоярга күнекмәгән. Әнә табибларны бәхилләтер өчен алтмыш мең тәңкә мендәр астына кыстырылган.  

Әлбәттә, мин, бик кытыклансам да, сорау биреп Галинаны йөдәтмәдем. Аның өлгергәнен көт­тем. Күңелем сизә — ул миңа нидер сөйләргә тиеш иде. Ник дигәндә, без икебез ике кыйтга кешеләре, мин аның даирәсендә буталмыйм, берәүнең дә колагына «теге фәлән икән» дип пышылдап, гайбәт таратмаячак идем. Аннан аның мөселман хатыннарына ихтирамы зур иде. Балалар бакчасында да пешекче итеп гел татарларны гына эш­ләткән икән Галина.  

— Мин синең белән ки­ңәшер идем, — диде бизнес-леди, иртәгә мине сырхауханәдән чыгарасы кичтә. — Миңа алтмыш өч яшь. Шуның утыз өч елы ялган белән үтте. Ләкин мин бу ялганым өчен вөҗдан газабы кичермим. Үкенмим дә. Оныгым булмаса, әлбәттә, әллә кайчан якыннарыма ачылыр идем. Шулай туры килде, кияүгә соңлап кына чыктым. Татар егетенә. Ике айдан без аерылыштык. Юк, холыклар килешмәде димим, ул миңа хыянәт итте, дус кызым белән йоклады. Ахырдан үзләре бергә дә яшәмәде. Ир-ат халкыннан гайрәтем чиккән иде, башка беркемгә дә күз салмыйм, дидем, үз эчемә йомылдым. Рәхмәт, эш барысын да оныттыра иде. Ләкин язмыш юлыма Валентинны китереп бастырды. Без аның белән өйләнешкәндә әле чирем үзен сиздерми иде. Бөтенесе дә балага узгач башланды. Миңа табиблар: «Көмәнеңне төшер, барыбер балаң үле туачак», — диде. Ә мин аларны тыңламадым. Мәйтәм, ярамыйга карамыйм, табам дигәч табам! Минем бүтән чарам да юк, әгәр Валентинны бала сөю бәхетеннән мәхрүм итсәм, ул, ике дә уйламыйча, мине аерачак иде. Кайсы иргә кысыр хатын кирәк. Шөкер, корсагым әкрен генә түгәрәкләнә, хәл ки­түләрне, баш әйләнүләрне, күз аллары караңгылануларны гел пүчтәккә саныйм, әһәмият бирмим инде. Ниһаять, бәбинең дөньяга аваз саласы көннәре якынлашты. Тулгак тота башлагач, Валентин мине бала тудыру йортының ишек төбенә хәтле озатып куйды. Шунда без кем белән очраштык диген! Беренче ирем Хәлил белән! Ул да корсагы борынына терәлгән яшь кенә кызны култыклаган иде, икебезнең дә күзләр шак­макланса да, бер-беребезне күрмәмешкә салыштык. Валентин, әлбәттә, аны танымый иде. «Приемный покой»да киемнәрне алыштырганда, мин теге нәрсәкәйдән:  

— Иреңме? — дидем.  

Кызый оялып та тормады:  

— Сөяркәм, — диде.  

— Хатыны бармыни? — дип төпчендем.  

— Әйе, — диде ул, күңелсез генә.  

— Алайса, балаңны ялгыз гына үстерәсең икән, — дигән идем, кызый кистереп:  

— Юк, мин аны монда калдырам, — диде. — Хәлил дә шулай куша, — диде.  

Өстемә бозлы су койгандай тоелды. Нинди кансызлык! Ярар, безне бер палатага урнаштырдылар. Соңыннан мин әле­ге очрашуны кат-кат хәтеремнән уздырдым. Без тикмәгә генә ул кызый белән бергә туры килмә­гән икән шул! Югарыдагы Бөек Көч әмере белән эш­ләнгән икән ул! Кызый Да­мирә исемле иде. Икебез дә бер үк төндә бәбиләдек. Икебезнең дә малай иде. Аны палатага, ә мине, хәлем авыррак булганга күрә, реанимация бүлегенә күчерделәр. Баш табиб әйбәт таны­шым иде. Иртән ул яныма керде һәм минем өчен үлемгә тиң хәбәр җиткерде: балам үлгән иде. «Галина, сине табиблар ки­сәткән иде бит», — диде ул, үзен гаепләмәсеннәр дигәндәй. Мин һәрвакыт тиз уйлыйм, тиз карар кабул итәм. Ә елап ятудан ни мәгънә? Әйе, миңа коточкыч авыр иде, бала урынына үзем үләр дәрә­җәдә идем. Валентинның күзенә ничек карармын? «Мин авыру икән», — дип, аны үземнән биздеримме хәзер? «Әнә фәлән отказ яза, аның баласын минеке белән алмаштырыгыз, «үлде» дисәгез, ул сөенер генә», — дидем. Баш табиб мине кызгандымы, әллә танышлыгыбыз ярдәм иттеме, ул тиз генә чыгып китте. Кире әйләнеп кергәндә, аның агарган йөзенә елмаю кунган иде. «Кизү табиб белән аңлаштык, ул сер саклый торган кеше. Кыскасы, синең теләгең үтәлде, Галина», — диде «баш». Әмма ул нәрсәнедер әйтеп бетерми, ике­ләнә иде. «Карале, Галина, — диде табиб. — Син кат-кат үлчәдеңме соң инде? Ул бала татардан бит». — «Безнең барыбызда да татар каны ага», — дидем мин, шаяртырга тырышып.  

Кичке якта миңа баламны имезергә бирде­ләр. Гаҗәпләнмәгез, мин аны үз бәгыремнән өзелгән җимешем дип санадым. Гомуми палатада без теге кыз белән очрашмадык, ул, чынлап та, баласының «үлеме»нә сөенеп, вакытыннан алда чыгып киткән. Әй иремнең шатлыгын күрсәгез! Табибларның һәммәсен дә чәчәк белән күмде. Малай матур, таза. Ни гаҗәп, аңарда Валентин чалымнары шәйләнә иде. Денисның үскән саен аңа охшый төшүе дә әкәмәт. Минем, билгеле, тел йозакка бикләнгән: оябызда кайсы кошның баласы тәрбияләнүе тирән яшеренгән. Денис мәктәптә дә, институтта да әйбәт укыды. Сездән яшермим, мин аны чукындырмадым һәм үзем сайлап татар кызына өйләндердем. Әмма киленем җүнсез иде, оныгым тугач, алты айлык Коляны да, ирен дә ташлап, сөяркәсе белән Израильгә кач­ты. Денис та аптырап утыр­мады: марҗага өйләнде. Ә марҗа оныгым турында ишетергә дә те­ләмәде, иренә: «Йә ул, йә мин», — дип ультиматум куйды. Денис «бозау» инде, шуның капризына буй­сынды бит. Ахыр чиктә мин яшьләрне фатирдан кудым, ә оныгымны уллыкка алдым. Хәзер аның әнисе — мин, әтисе бабасы иде. Денис малай турында уйлап та бирмәде, тиздән аларның үзләренеке туды. Тик ул онык миңа якын түгел шул. Ә Колям белән без бер җан идек. Аның кебек йомшак кү­ңелле бала юктыр ул. Әз генә кәефем төшсә дә, янымда бөтерелә, әллә нинди юату сүзләре пы­шылдап, битемнән сыйпый. Мин булмасам, кемгә сыеныр да, кемгә таяныр икән бөркетем.  

Дөрес, мин аны матди яктан тәэмин иттем. Аның исеменә саклык кенәгәсенә зур суммада акча күчердем, өч бүлмәле фатир сатып алдым. Валентиннан яшерен кенә коттеджны да аңа яздырдым.  

Без Хәлил белән тагын очраштык бит! Колям бе­лән үзәк универмагта йө­ри идек. Бер-беребезне шунда ук таныдык. Ул минем оныгыма озак кына карап торды да:  

— Син бәхетле, Галина, — диде. — Ә минем нәселем корыды. Хәтерлисеңме, сез мин озаткан кыз белән бала тудыру йортына бергә кереп киттегез. Без аның белән шул са­быйдан котылырга исәп­ләгән идек. Малай үле туды. Кызганыч, исән булса, мин аны бүген эзләп табар идем…  

Бу сүзләрдән соң «ашыгабыз» дип аласы әйберләремне дә алмыйча урамга чыгып йөгердем. Мин оныгыма хат та әзерләдем. Унсигез яше тулгач уку шарты белән. Аңа: «Татар кызына өйлән», — дидем… Исемен үзгәртсә үзгәртсен. Рухым тамчы да рәнҗемәс…    

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА Татарстан яшьләре

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here