Домой Жизнь татар Татары в регионе Миһербанлылыкка ял юк

Миһербанлылыкка ял юк

0
Миһербанлылыкка ял юк
Фотода: Руфилә Батыршина (сулдан уңга), Наилә Фәзуллина, Алсу Баһаутдинова, Гөлназ Нураева, Наилә Бәдекшанова, Гөлчәчәк Латыйпова һәм Гөлсылу Манашева

8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне алдыннан бу өлкәдә эшләүче тырыш һәм олы җанлы хезмәткәрләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм хөрмәтебезне белдерергә ашыгабыз.

Безнең Гали авылында барлыгы 8 социаль хезмәткәр эшли: Фәүзия Алтынбаева, Наилә Фәзуллина, Наилә Бәдекшанова, Гөлназ Нураева, Алсу Баһаутдинова, Гөлсылу Манашева, Гөлчәчәк Латыйпова һәм Руфилә Батыршина. Наилә апа Бәдекшанова белән Фәүзия апа Алтынбаева, инде лаеклы ялда булсалар да, авыру һәм олы яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтүдән туктамыйлар, үзләренә йөкләнгән вазифаларны җиренә җиткереп башкарып киләләр.

Социаль бүлектә эшләүче башка хезмәткәрләребез дә ял көне яисә бәйрәм дип тормыйлар, хәле авыр булган тәрбияләнүчеләре яныннан узып барганда булса да кереп, хәлләрен белеп чыгалар, нәрсә кирәк булса, шундук эшләп тә куялар. Ә эш көнендә аеруча тырышып өйләрен җыештыралар, ашарга пешерәләр, кибеткә йөгерәләр. Олыларның сүзләренә караганда, алар бигрәк тә тәрбиячеләренең ягымлы сүзен көтәләр. Авыл хәлләрен алар аша гына беләләр бит.

Социаль хезмәткәрләр көне безнең гаилә өчен аеруча мөһим бәйрәм. Чөнки инәкәебез Әминә Хәмидуллина Похвистнево районының Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә нигез салган Хәмидуллиннар династиясеннән. Ул – хезмәт ветераны. Гомер буе колхозда, аннан соң тагын ун ел Социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Олы апам Җәмилә дә 9 ел гомерен авыруларны һәм олы яшьтәге кешеләрне карауга багышлады. Кызганыч, ул арабыздан бик иртә китте. Ә Хәмидуллиннар династиясен Җәмилә апамның кызы Лилия Шенталы районының Денис авылында дәвам итә. Яңа Мансур авылында яшәүче Алсу апам да аның коллегасы. Ул 17 ел буе авылдашларына ярдәм итте, хәзер пенсиядә инде. Гаиләбездә иң зур социаль хезмәт стажы иясе – Наилә апабыз. Аның бу оешмада эшләвенә инде 30 ел тула.

Хәмидуллиннар династиясе «Минем гаиләм – минем байлыгым» район фестивалендә «Хезмәт династияләре» номинациясендә җиңү яулады, җаваплылык һәм күпьеллык хезмәтләре өчен район башлыгы һәм Гали җирлеге башлыгы тарафыннан күп тапкырлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче алтын куллы, киң күңелле хезмәткәрләрнең барысына да исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар телим!

Раилә АСЫЛГӘРӘЕВА

Гали авылы, Похвистнево районы.