Миңгәрдә көрәш кыза: Павликның җиңелү ачысы һәм Әзербәйҗанга киткән машина кыйссасы

0
25
Фото: Салават Камалетдинов

Сабантуйлар гөрли, көрәш келәмнәре кызганнан кыза, тәкәләр — йөзләгән, машиналар да дистәләрчә, ә шулай да рәсми ярышлар сагындырган икән. Җиңелмәс Павликның җиңелүе, Раил Нургалиевның «ял көне» һәм мәйдан уртасында Әзербәйҗан әләме турында — әлеге репортажда.

Автор: Энҗе Габдуллина

«Рәхим итегез» дигән язулы матур капкалы Миңгәр авылы быелга тынып калган. Тау астында күлләре, күл тирәли тезелеп үсеп утыручы каеннары да ял итә. Бик матур авыл Миңгәр, тау башында мини-Сөембикә манарасы, авылның ике ягында шлагбаум, ялтырап торган асфальт юллары, матур-матур күлләре бар. Күзләр сөенә инде шундый матур татар авылларын күргәч.

Мәшһүр Миңгәр Сабан туе булмады быел, ә менә ел да уздырылучы көрәш буенча дөнья беренчелеге шаулады мәйдан уртасында. 2018 елдан бирле көрәш буенча дөнья беренчелеге Миңгәрдә Сабантуй мәйданының уртасында — бәйрәмнең иң кызган чагында үткәрелә иде. Сабантуй булмаса булмасын, халыкны да, спортчыларны да көрәшсез калдырып булмый, дигәннәрдер.

Салават Камалетдинов

Көндезге якта Саба Аренада сайлап алу этаплары узса, ирләр арасында финал ярышлары Миңгәрнең төп мәйданында гөрләде. Гөрләде дип, ун үлчәү авырлыгының сигезендә татар көрәшчеләре чемпион калды. 80 процент – әз түгел. Ә 17-18 яшьлекләр арасында дөнья чемпионнары Саба аренада ук билгеләнә. 20 яшь егетне исә ирләр арасында финал ярышлары барышында бүләкләделәр. Ә кемнәр бүләкләде дип сорагыз. Көрәш легендалары Рәкыйп Хәмитов белән Рәшит Сәмигуллин Миңгәргә көрәш бәйрәменә махсус килгән «вип» кунаклар иде. Яшь егетләрнең кулларын кысып, тәҗрибә белән бергә көч-дәрманны да күчергәннәрдер үзләренә.

Салават Камалетдинов

Әле Рәкыйп абый белән Рәшит абый символик көрәшкә чыккан Раил Нургалиев белән Марит Муталимовның да биленә сөлгеләр бәйләделәр. Аңа кадәр зур экранда Рәкыйп Хәмитов белән Рәшит Сәмигуллинның 1994 елда Чаллы Сабан туенда Volvo машинасы өчен көрәшен күрсәттеләр. «Гасыр көрәше» менә шул була икән. Видео барганда тәннәр чемердәп куйды. Рәкыйп абый белән Рәшит абый сәхнә кырыенда бер-берсенә елмаешып карап куйдылар.

Салават Камалетдинов

— Безнең чорда мондый дөнья чемпионатлары булса, без әллә ничә тапкыр чемпион калган идек инде, — диеште көрәш легендалары. Хәер, дөнья чемпионнары булмыйча да тарихка кереп калган инде алар. Көрәш тирәсендә кайнаган кешеләр өчен алар — тере легендалар. 

Финал ярышлары аның белән генә башланмады әле. Келәм уртасына Лаеш районы аппарат советы җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов белән Балтач районы Яңгул авылы җирлеге башлыгы Ранил Габдрахмановны чакырдылар. Менә алар да зурлар рәтенә кереп баручы данлыклы көрәшчеләребез безнең. Финал алдыннан халыкка чын татар көрәшенең нинди икәнен күрсәтте егетләрнең асыллары. Их, бөтенесе дә менә алар күрсәткән шикелле төптән үк күтәреп, әйләндереп салсын иде ул, ә!

Финалистлар исемлеген күргәч юк, «безнекеләр бәрә инде» диючеләр күп булды. Бу аңлашыла да инде. Мактану дип кабул итмәгез, ә юк, мактану дип кабул итсәгез дә була, чөнки көрәштә татар егетләреннән өстеп чыгып, югары сикерүчеләр бик юк әле. Үзебезнең канга сеңгән көрәштә дә башка милләт вәкилләренә җиңелеп яту оят булыр иде инде ансы. Шулай да, тырыша-тырмаша дөньякүләм аренага чыгарып, исемнәренә, киемнәренә хәтле үк алмаштырып бетергәч, дөньякүләм аренадан килгән җегетләр җиңеп куйса, аптырыйсы да булмаячак тиздән. Шуңа тырыштык түгелме соң инде бик каты. Кыргызлар бик көчле ди әле анда, минут саен көчләре артып тора, ди…

Нургалиевлар феномены


Үзебезнекеләр әле кимен куймый, Аллага шөкер. Чиста белән җиңәләр. Менә 60 кг үлчәү авырлыгында Актаныш егете Раббани Нургалиевка тиңнәр булмады. Халыкара көрәш федерациясе составында чыгыш ясаучы Элнур Алиевны ул беренче тапкырдан ук чистага салды. Берничә секунд эчендә Раббани икенче тапкыр дөнья чемпионы булып танылды. Җиңүе өчен үзеннән бигрәк әтисе Ришат абый сөенде инде. Өч көрәшче ул тәрбияләп үстергән Ришат абый, чыннан да, бәхетле әти. Өлкән улы Руслан исә үзе дөнья беренчелегендә тренер буларак та, хөкемдар буларак та чыгыш ясады. Әлмәт командасы тренеры кул астында шөгыльләнүче Рубин Раджапов да дөнья чемпионы булып танылды бит. Нургалиевлар тарих яза.

— Кырымда тренировкалар әйбәт булды. Кайткач та, шул бер форманы тоттым. Сабантуйларда да имгәнмәскә иде дип, куркыбрак көрәштем, дөнья беренчелеге минем өчен мөһимрәк иде. Авыр булды дип әйтә алмыйм, әзерләнгән кешегә авыр булмый инде ул, әзерләнергә генә кирәк. Көндәшлек бар, кыргызлар елдан-ел көчлерәк көрәшә. Үз-үземә ышанып килдем, ышанмасаң, җиңеп тә булмый, — диде Раббани Нургалиев.

Чемпион татар егетләре


65 кг үлчәү авырлыгына Алексеевск районы егете Илнар Закиров Төрекмәнстаннан Әмирхан Эсеновны рәттән ике баллык алым ясап, 5:0 исәбе белән отып чыкты. 70тә исә Теләче көрәшчесе Динар Кәримуллин кыргызстанлы Солтан Раимбековтан 6:0 исәбе белән, ә 75 кг авырлыкта әлмәтле Рамил Синәкәев Төрекмәнстаннан Нәүрүз Какалыевтан чиста алым белән өстен калды. 90да исә Алабугадан Илнар Галимов кыргыз егетен баллар исәбе белән отып, чемпионлык казанды.

85тә Татарстаннан Ранис Галимуллин өченче урынны яулады. Кулы имгәнеп, финалга чыга алмаган. Россия командасы өчен чыгыш ясаучы Чувашия егет Ринас Садаров исә ике секундта Артем Податкинны аркасына салды. «Отып та бара иде. Кулын имгәтте шул. Язмагандыр инде», — диде Ранис турында Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. Раниска исә киләсе елларны дөнья чемпионы исемен алуын теләп калабыз. Шулай ук 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында Питрәчтән Фәрхәт Фәйзуллин исемле көрәшчебез дә өченче урынны яулады.

Салават Камалетдинов

80 кг да феноменаль Ренас Кәлимуллинга дүртенче тапкыр дөнья чемпионы исемен яулар өчен берничә секунд җитте. Тыйнак кына керде дә, тыйнак кына итеп көндәше Вадим Куриленконы чистага күтәрде дә салды. «Җиңәчәгемне белдем», — диде аннары Ренас Кәлимуллин.

— Без гел әзерләнеп торабыз. Башта сбор булды, аннары Сабантуйларда сынап карадык үзебезне. Ульяновсктан бер яшь малай белән тартышырга туры килде. Калганнары белән җиңел булды. Җиңәчәгемне белдем, тик 100 процент ук ышанырга ярамый. Әзрәк дулкынлану булырга тиеш, — диде инде дүртенче тапкыр дөнья чемпионы булган Ренас Кәлимуллин.

Боек Раил белән Муса кыйссасы


Ә менә Раил Нургалиев бик боек күренде миңа. Көрәшәм дип сәхнә уртасына чыгып бастылар, исемнәрен Казанда ук ишетерлек итеп кычкырдылар, төтеннәр аттылар, әмма көрәшмәделәр. 100 кг ның финалы башлана алмыйча бетеп тә куйды. Раилнең көндәше имгәнү алу сәбәпле, көрәштән баш тартты. «Раилнең ял көне булды инде бүген», — диеште көрәшчеләр. 

Әллә көрәшмәгәнгә, әллә көрәшмичә генә җиңгәнгә, әллә абсолютка көрәштереп тормаганга Раил бик боек иде. «Ун тапкыр дөнья чемпионы булдым. Җидесе — билбаулы көрәш буенча, монда — өченче», — диде ул сәхнәгә терәлеп, күзе белән машина торган якка төбәлеп.

130 кг авырлык үлчәвендә дә хәлләр аналогик булды. Муса көндәшен күтәреп кенә күрсәтте. «Көндәше имгәнү сәбәпле, җиңү Муса Галләмовка бирелә», — диде хөкемдарлар. Бераз читен булып куйды инде. Раил белән Мусаның җир җимертеп көрәшкәнен күрергә күнеккән күзләр башта нишләргә белмичә бер көрәшчеләргә, бер хөкемдарларга, бер халыкка карап, аптырап калды. Менә шулай да була икән бит ул сикәлтәле тормыш юлларында.

Салават Камалетдинов

Павликның лирик җиңелүе


Дөресен әйтергә кирәк: көрәш инде кызык та булмый башлаган иде. Чыгалар да, бер минут та көрәшмиләр, кире кереп китәләр. Тотрыклылык — уңыш сере диләр дә инде, халыкка кызыкмыни инде ул көрәштәге тотрыклылык. Соңгы көрәш менә изрәп йоклап утырган халыкның өстенә салкын су сипкән кебек булды да куйды. Юк, 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында көрәшәчәк спортчыларның исемнәрен кычкырып әйткәндә беркем бернәрсә турында уйламый иде әле, русча әйткәндә, «ничего не подозревая» утыра иде барчасы. Павлик һәрвакыт җиңәр кебек иде. «Ә, булды, Павлик көрәшә дә, бетә бу, кайтабыз», — дип утырды инде халык. Әзербәйҗанлының күкрәгенә суга-суга әзерләнүен күргәч тә, «Фи, әзерләнеп торган була инде», — дидек. Ә менә юк шул. Алай дияргә гомумән дә ярамый икән. Әзербәйҗанлының Павликны күтәреп йөртә башлавын күргәч, сәхнә янына көрәшчеләр дә, халык та җыела башлады. Хөкемдарларлар, мәзәксенеп, «Бәй, нәрсә булды соң әле бу», — дип карашып торганда, Җамал тагын берничә балл эшләп ыргытты. Инде йөзләргә елмаюлар, көлү чалымнары күчә башлады.

Салават Камалетдинов

Павлик, матур итеп әйткәндә, шокта. Җамал — шокта. Тренерлар — шокта. Хөкемдарлар — шокта. Көрәшчеләр — шокта. Анда шок сүзе урынына башка сүз куллансалар да, мәгънәсе шул тирәрәк иде. Халык шатлана малай! Әзербәйҗан көрәшчесе Җамал Фейзиев мәңге җиңелмәс кебек тоелган Сергей Павликны 6:1 исәбе белән әйләндереп атты бит! Әле челлендж аткан өчен, кисәтү ясап, тагын бер балл өстәп куйдылар үзенә. 7:1 белән җиңелде Павлик.

Салават Камалетдинов

Әзербәйҗан көрәшчесе моны үзе дә көтмәгән иде, ахры. Шатлануы мин сиңа әйтим! Башта келәм уртасында сальто ясап сикерде, аннары тренерын күккә чөйде, ә аннары мәйдан буйлап Әзербәйҗан әләме күтәреп йөгерде! Шаккатып карап тордык — 130 кг нан югары гәүдәң белән төз буйлы атлетлар кебек сальтолар яса әле! Менә шуннан аңлагыз инде шокның ни дәрәҗәдә шок булганын. Әләм дигәннән, безнекеләр тыйнаграк халык инде ул. Әллә гайре табигый хәл булганга, әллә тумыштан оялчан булып туганга, кулларын өскә күтәргәндә дә аска карап торалар алар. Җамал гына бәхетеннән очып китәрдәй булды.

Салават Камалетдинов

Павлик үзе дә аңламый калды бугай җиңелүен. Гаепле бала кебек әле бер якка, әле икенче якка каранды. Әллә инде очып йөрү ошады шунда, соңга таба бөтенләй тартышмый башлады кебек. Павлик кадәр Павликны күтәреп чөйгәннәрен күргән юк иде.

Ну әйбәт булды. Менә ул көрәштәге «зрелищность». Шул «зрелище» ясыйм дип ниләр генә кыландырып карамадылар бит инде. Бары Әзербәйҗаннан 130 кг нан да зуррак авырлыктагы көрәшченең сальто ясавы кирәк булган икән — шундук уянды халык.

Шундый гаҗәп көрәш күрсәткән Җамалга бирделәр машинаны да. Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов: «Иң матур көрәш күрсәткән Җамал Фейзиевка машина тапшырабыз», — дип, ачкычларын кулына тоттырды. Җамал үзе бик хисчән егет булып чыкты тагын, вакланып тормады, машинаны ачты да, кереп тә утырды. Менә кайда ул бәхет!

Салават Камалетдинов

Машинаны кемгә һәм ничек бирәчәкләре билгеле булмаганлыктан, башка үлчәү авырлыгында чемпион калган көрәшчеләр бераз аптырап карап торды бу тамашага. Юк, барыбер дөрес эшләделәр. Иң кызык көрәш тә, иң кызык көндәш тә, иң көтелмәгән җиңү дә Җамалныкы булды. Шулай күктән җиргә төшерде ул бөтен татар халкын. Булдырды! 2021 елгы дөнья беренчелеге Павликның җиңелүе белән истә калыр да инде.

Афәрин!


Россия җыелма командасының баш тренеры Илдар Ермолаев: «Татарстан егетләре башка төбәкләрдән көчле матур алымнары белән аерылып торалар. Башка илләр дә елдан-ел ныклы әзерлек белән киләләр, молодцы, көндәшлек кискенләшә. Җыелма командадан канәгать», — дип сөйләгән иде. Җыелма команда булдырды, татар егетләре бигрәк тә булдырды, Җамал да булдырды!

Чемпионнарга нәрсә биргәнен генә күрсәтмәделәр. Дөресрәге, күрсәттеләр, әмма күпме икәнен генә әйтмәделәр. Конвертка тыгылган, «сертификат» дигән сүз язылган тәти кәгазь иде көрәшчеләрнең кулларында. Көрәш федерациясе бик серле булып чыкты. Әй, ярар ла. Ни дисәк тә, дөнья чемпионатында катнашып, пьедесталда басып тору да зур дәрәҗә бит ул. Афәрин, егетләр!

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here