Миңнира Булатова: «Башкортстанның көнбатышында татар теленең Минзәлә сөйләше»

0
97


Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Башкортстан татар сөйләшләре: ареал аспектта» дигән китап чыгарды. Китап авторы — лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, лингвист Миңнира Булатова укучыларга татар теленең сөйләшләре барлыкка килүен һәм аларның үзенчәлекләрен күрсәтә.

— Башкортстан — миллионнан артык татарның туган ягы. Бу республика халкының өчтән бер өлешен тәшкил итә. 2010 елгы халык санын алу материаллары буенча, Россиядә татарлар саны 5,3 млн кеше исәпләнсә, Башкортстанда — 1 млн 9 мең кеше, — ди Миңнира Булатова китапның кереш өлешендә. Шунда ук тарихи белешмә дә бирелә.

Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлеше тарихи рәвештә Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы йогынтысында булган, 1552-1580 елларда Казан өязе составына кергән. XVI–XVIII гасырларда хәзерге Башкортстан территориясе Казан, Ногай, Оса һәм Себер административ берәмлекләренә бүленгән. Көнбатыш өлеше Казан юлы составына, үзәк һәм көньяк өлеше — Ногай, көнчыгыш өлеше — Себер, дүртенчесе — Оса юлына кергән.

1708-1728 һәм 1731-1734 елларда ул территория Казан губернасының административ буйсынуында булган.

1744-1782 елларда — Оренбург губернасы составына кергән.

1781 елда Оренбург губернасы Уфа наместниклыгына үзгәртеп корылган.

1796 елда ул яңадан 10 өяздән торган (Бире, Бөгелмә, Бузулык, Югары Урал, Минзәлә, Оренбург, Стәрлетамак, Троицкий, Уфа, Чиләбе) Оренбург губернасы әверелгән.

1865 елда Оренбург губернасы ике өлешкә — Оренбург һәм Уфа губерналарына бүленгән. Уфа губернасы составына Бәләбәй, Бире, Стәрлетамак, Златоуст, Минзәлә һәм Уфа өязләре кергән.

1920 елда Минзәлә өязе Минзәлә кантоны буларак Татар АССР составына кертелгән.

«Уфа өязе татарлары төрлечә аталган булса да, алар бер телдә — татар телендә сөйләшкән»

Автор китапның беренче өлешендә сөйләшләрнең (говор) формалашу тарихына зур урын бирә. Ул 2011–2017 елларда үзе уздырган фәнни экспедиция һәм архив материалларын файдалана. Ул шулай ук диалектологларның, археологларның, Н. Никольский, С. Руденко, У. Рахматуллин, А. Усманов, А. Смирнов, А. Халиков, Р. Кузеев, Д. Исхаков, Н. Катанов, Л. Мәхмүтова, Д. Рамазанова, И. Насипов һәм башка тарихчыларның хезмәтләрен тирәннән чагыштырып, тикшереп өйрәнә.

 — Башкортстан татарлары — шушы территориядә элек-электән көн күргән татар халкының аерылгысыз бер өлеше. ХХ гасыр башына кадәр Уфа өязендә яшәүче татарлар төрле исемнәр белән аталып йөртелгән булсалар да («йомышлы татарлар», «татарлар», «дәүләт крестьяннары», «типтәрләр», «бобыльләр», «башкортлар», «мещаннар», «ясачныйлар (ясаклылар»), алар рухи мәдәниятләре, тормыш-көнкүреш итүләре ягыннан бер-берсеннән аерылмыйлар, бер телдә — татар телендә сөйләшәләр, — ди Миңнира Булатова.

Автор татарларның социаль-этник төркем атамаларына аңлатма бирә. Мәсәлән, «башкорт» сүзе милләтне генә түгел, Уфа өязендәге өстенлекле җирбиләүчеләр катламын да белдергән. Ягъни ике мәгънәдә кулланылган: 1) халык, этнос мәгънәсендә; 2) социаль төркем, сословие (вотчина хуҗалары) мәгънәсендә.

Кантоннар бетерелгәч, башкорт гаскәре составында хәрби хезмәттә булган татарлар (типтәрләр, мишәрләр) хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә «башкорт» исеменә күчерелә. Бу терминның социаль төркемне белдерүе дәүләт кануннары белән рәсмиләштерелә. Башкортстанның көнбатыш районнарында башкорт исеме астында йөртелгән татарлар чыгышлары белән нигездә шушы төркемгә барып тоташалар.

Башкортстанда таралган татар сөйләшләре галимнәрне бик күптәннән кызыксындырган, аларны фәнни яктан өйрәнү XIX гасыр башларында ук башлана. ХХ гасырның беренче яртысында Н. Катанов, Г. Әхмәров, Е. Малов, Җ. Вәлиди, Л. Җәләй һәм башкалар да шундый ук фикерне язып чыкканнар.

 — Татар диалектологлары Җ. Алмаз, Ә. Әфләтунов, Л. Мәхмутова, Ф. Йосыпов, Д. Рамазанова, Ф. Баязитова, Т. Хәйретдинова бихисап экспедицияләр уздырдылар. Алар татарларны да, башкортларны да үз күзләре белән күреп, сөйләшләрен магнитофон тасмасына язып алып кайтып, көнбатыш Башкортстан татарларының, төрле исемнәр белән аталсалар да, үзебезнең чын татарларыбыз икәнен язып, фәнни нигезләп аңлатып чыктылар, — дип аңлата Миңнира Булатова.

«Башкортстанның көнбатыш районнарында татар теленең Минзәлә сөйләше күзәтелә»


Китапның икенче бүлеге татар теленең сөйләшләре барлыкка килүе һәм аларның этнолингвистик үзенчәлекләрен ареал аспектта тикшерүгә багышлана.

Татар диалектлар системасында иң зурлардан саналган Минзәлә сөйләше Башкортстанның көнбатыш районнарын колачлый. Бөре, Байкыбаш сөйләшләре — республиканың төньяк-көнбатыш, Златоуст сөйләше — төньяк-көнчыгыш, керәшен татарлары сөйләше — (нигездә Бакалы районында), Стәрлетамак сөйләше — көньяк-көнбатыш, учалы сөйләше — көнчыгыш (Учалы районы), Турбаслы, Кормантау, Тепекәй сөйләшләре — көньяк (үзәк) районнарында таралган.

Хезмәттә һәр сөйләшнең аталу, кыскача өйрәнелү тарихы бирелә. Шулай ук фонетик, морфологик һәм лексик системасы татар әдәби теле, башка татар сөйләшләре һәм төрки телләр белән чагыштырыла. Бу ареалдагы татар сөйләшләренең специфик, аермалы һәм уртак тел үзенчәлекләре яктыртыла.

Башкортстанда таралган татар сөйләшләренең сузык һәм тартык авазлар системасы, аларның кулланылышындагы үзенчәлекләр, грамматик категорияләрне ясау һәм башка төп закончалыклар татар әдәби теле белән зур уртаклык күрсәтә. Бу уртаклык тарихи фактлар, архив чыганаклары, материаль һәм рухи мәдәният үзенчәлекләре белән дә раслана.

«Башкортстандагы татар сөйләшләре: ареал аспектта» китабының кушымтасында Башкортстан территориясендәге татар сөйләшләренең таралу карта-схемасы, бу сөйләшләрдәге авазларның һәм кайбер фигыль формаларының специфик үзенчәлекләрен чагыштыру таблицасы, сөйләү үрнәкләре бирелгән.

Татар теленең Стәрлетамак сөйләшеннән үрнәк


Мисал өчен, китап авторының 2017 елда Стәрлебаш районында яшәүче Миңнекәй Нәзированың сөйләменнән язып алынган өзекне китерәбез. Бу сөйләм Стәрлетамак сөйләшенә керә.

«Килен булып төшкәчтен, капкадан кергәндә килен әйбер ыргыта. Мамык перчатка, йон носки и бер сөлге. Әйбер ыргытмыйча, капкадан кертми торалар килен утырган атны. Килен ыргыта да капка аша, шуннан кертәләр. Бийем мендәр чыгарып куйды. Зәйнетдин күтәреп алып, мине мендәргә бастырды. Бал-май каптырып, өйгә алып керделәр. Ак күлмәк өстеннән алйапкыч бәйләп, башка йаулык.

Көйәнтә, бидырәне (чиләкне) үзең алып төшәсең, бодай тутырып. Бер атналык таwыкларга ашарлык килен азык алып килергә тийеш. Бидырә бодайны абзарга илтеп, таwыклар алдына салалар. Шул бидыраларны көйәнтәгә эләсең дә, аннан су йулына алып киттеләр. Шишмәгә килгәчтен дә, йаулык эләсең. Свидетел’ләр суны алып бирә. Җилкәңә куйасың да көйәнтәңне, күмәкләп җырлап кайтасың».

«Башкортстан татар сөйләшләре: ареал аспектта» китабының электрон варианты Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайтында урнаштырылган.

Рифат Каюмов

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here