Домой Главные новости В области МИНӘХМӘТ МИДХӘТ улы ХАЛИУЛЛОВка 59 яш тулды!

МИНӘХМӘТ МИДХӘТ улы ХАЛИУЛЛОВка 59 яш тулды!

0
МИНӘХМӘТ МИДХӘТ улы  ХАЛИУЛЛОВка 59 яш тулды!

Бүген дустым һәм бик юмарт мөселман кардәшем МИДХӘТ улы МИНӘХМӘТ ХАЛИУЛЛОВка 59 яш тулды!


Минәхмәт Мидхәт улы Самара өлкәсенең татар һәм мөселман җәмгыятендә лаеклы бик абруйлы урын тота.
Өлкәбездә узган дини һәм милли чараларны аның ярдәмсез күз алдына да китереп булмый.
Самара Җәмигъ мәсҗиде төзелеше булсын мы, башка өлкәдәге мәсҗидләр булсын мы, “Яктылык” мәктәбе булсын мы, мәдрәсәләребез булсын мы, өлкә гәҗитләре булсын мы һәр җиргә юмарт кулын сузган ул.
Бигрәктә безгә Сызран мөселманнарына аның ярдәме бик күп тиде. Сызран Җәмигъ мәсҗиде төзелешенә зур күләмдә ярдәме булды.
Минәхмәт Халиуллов Татарларның өлкә милли-мәдәни автономиясен оештыру башында иде. Ул күп еллар аны уңышлы җитәкләде. Хәзерге вакытта ул автономиянең җитәкчесенең урынбасары.
Минәхмәт абыйның күп кырлы изге эшләрен язып бөтергесез!


Хөрмәтле Минәхмәт абыем!


Сине ошбу гомер бәйрәмең белән шәхсән үзем исемемнән һәм бөтен Сызран мөселманнары исеменнән ихластан котлыймын!
Аллаһы Раббыбыз Сиңа озын хәерле гомер, гайлә бәхетен, балалар шатлыгын һәм оныклар куанычын бирсен! Син хәләл җефетең Зөлфия ханым белән ике алтын малай үстерәсез. Аллаһы Раббым аларга ике дөнья бәхет-сагәдәтен насыйп итсен! Сезгә киләчәк гомерегездә дә кешеләр арасында да Аллаһ каршысында да дәрәҗәле булып яшәргә насыйп булсын! Хөрмәтле туганнарыгыз һәм ышанычлы дусларгыз күп булсын!


ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН ДУСТЫМ!

Илгизар- хазрат Сагдеев