Домой Главные новости Миләүшә Айтуганова: «Татар халкы татар киносына йөрми. Бушка булса гына…»

Миләүшә Айтуганова: «Татар халкы татар киносына йөрми. Бушка булса гына…»

0
Миләүшә Айтуганова: «Татар халкы татар киносына йөрми. Бушка булса гына…»

Татар киносы прокатка чыга аламы? Бүген аңа беренче чиратта нәрсә җитми? Мөселман кинофестивале татар киносы нәтиҗәләрен күрсәтәчәкме? Бу өлкәнең уңышлары һәм проблемалары турында «Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова белән сөйләштек.

 – Миләүшә Ләбибовна,  кино өлкәсе белгече буларак әйтегез әле, татар киносы ни хәлдә?  

– Иң сөендергәне – үсеш бар. Режиссерлар үзләренең кирәклеген тойды, һәрберсенең эшлисе, иҗат җимешләрен төрле кинофестивальләрдә күрсәтәсе килә. Алай гына да түгел, без ел саен Татарстан киносы көннәрен үткәрәбез. Халык анда Татарстанда төшерелгән яңа фильмнар белән таныша ала. Режиссерлар аңа да әзерләнә.

Быел тагын бер зур вакыйга – халыкара питчинг көтелә. Бу – Татарстан белән берлектә төшереләчәк фильмнарга сценарийлар тәкъдим итү. Әлеге чара Казан халыкара мөселман кинофестивале кысасында узачак. Анда җиңгән режиссерлар үзләренең эшләрен төрле илләр һәм төбәкләр белән берлектә башкарачак. Миңа калса, бу – үсеш өчен бик зур этәргеч. Гомумән, бездә энтузиастлар җитәрлек, тагын берничә елдан зур индустрия дә барлыкка килергә мөмкин. Мин моңа ышанам.

– Питчинг дигәннән. Аның беренчесе пандемиягә кадәр, Казан мөселман кинофестивале кысасында узган иде инде. Нәтиҗәләре нинди булды?

– Ул вакытта Татарстанның берничә проекты җиңгән иде. Аның берсе – Илдар Матуровның «Сафа һәм Саҗидә» фильмы. Ләкин Төркия аңа акча бирмәде һәм ул Татарстанның финанс ярдәме белән генә эшләнде.  Әлеге картинаның нигезендә Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре ята. Үзбәкстан белән уртак «Сөмбел» проекты бар иде, ул эшләнеп бетте. Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп эшләнәчәк фильм исә Казахстан белән уртак проектыбыз булачак. Аның съемка өлешләре төгәлләнде, хәзер монтаж эшләре бара. Әлеге картинаны төрки халыкларга тәкъдим итү ниятебез бар. Чөнки ат – барыбызны да берләштергән символ ул.

– Уртак проектларда Татарстан үз фикерен ни дәрәҗәдә нык итеп әйтә ала? Әйтик, «Алмачуар»да үз карашларын саклый алдымы? Бу картина тирәсендә үпкә-аңлашылмаучанлыклар да булды шикелле.

– Казахстан безнең бер генә теләккә дә каршы килмәде, бөтен идеяләр тормышка ашты. Сценарий авторы Бекболат Шекеров Галимҗан Ибраһимов әсәренә бернинди хилафлык китермәде. Бары тик чор үзгәрде. Беренче сценарий буенча ризасызлык бары тик финанслар аркасында килеп чыкты. Анда бернинди сәясәт юк. Бу бик урынсыз күренеш булды. Чөнки халыкара проектларда Татарстанның классик әсәрләре күтәрелә икән, моңа сөенергә генә кирәк. Мин әле бүген дә, ничек алар безнең әсәрне алдылар соң, дип шаккатам. Билгеле, монда шәхси фактор да булды инде. Минем бурыч – бу әсәрне җиренә җиткереп тәкъдим итү. Фильмдагы Сабан туе һәм көрәш күренешләре Татарстанда төшерелде. Бары тик шулай гына Галимҗан Ибраһимов әсәрендәге милли рухны җиткереп булыр иде. Бу һәр яклап катлаулы мәсьәлә иде. Финансны  гына алсак та, әйтик, ат чабышларын төшерә торган машинаның бер көне 500 мең сум тора.  Без аларның барысын да җиңеп чыга алдык. Чөнки картинага Президент тарафыннан зур ярдәм булды. Ике як та 15әр миллион сум финанс ярдәме күрсәтте. Бу исә заманча җиһазларны кулланырга мөмкинлек бирде.

Команда Галимҗан Ибраһимов тормышын һәм иҗатын белгән кешеләрдән тупланды. Әйтик, Казахстан продюсеры Алмагөл Тлеуханова, студент чагында Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен өйрәнеп, фәнни эш язган. Әтисе – танылган язучы, татар әдәбиятын өйрәнгән галим. Рухи яктан бай кешеләрдән торган команданың эше уңышлы булыр, миңа калса. Бүген «Алмачуар» фильмын монтажлау бара.

Шунысы да бар: Татарстан белән Казахстанның әлегә кадәр уртак фильмнары булмаган. Ә бит Галимҗан Ибраһимов биографиясен генә алсак та, әдип анда яшәгән, иҗат иткән. Аның «Казах кызы» дигән романы да бар. Озын сүзнең кыскасы, бәлки әле казах белән татарның алга таба да уртак фильмнары барлыкка килер.

– Соңгы вакытта театрда да, кино өлкәсендә дә әдәби әсәрләргә игътибар зур. Сезнеңчә, аның сәбәбе нәрсәдә? Бүген «Без – 41 нче ел балалары» фильмы съемкалары бар, сез – әлеге картинаның продюсеры. Бәлки ниндидер шәхси сәбәп тә бардыр.

– Телевидениедә эшләгәндә үк  татар әдәбиятының ун әсәрен экранга чыгарырга дигән максат куйган идем. Эш Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен экранлаштырудан башланды. Аннан Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы нигезендә фильм барлыкка килде. Өченче әсәр булып, «Алмачуар» килә. Ә инде Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» әсәре әлеге исемлеккә кермәсә, ул тулы булмас иде. «Остазбикә» – кыска метрлы фильм булса да, барыбер шул исемлектә. Хыялда Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп, фильм төшерү дә, Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы»н экранлаштыру да бар. Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәре экраннарга менде, башка әсәрләренә мөрәҗәгать итү  нияте бар.  Ун әсәрне экранга чыгарып, мәңгелеккә калдыра алабыз икән, хыялым чынга ашачак. Кино ул – мәңгелек сәнгать. Әллә кайчан чыккан «Девчата», «Весна на Заречной улице» фильмнарын әле дә карыйбыз бит, татар әсәрләре дә шулай ук мәңгелеккә кала ала. Аларны кинотеатрларда гына түгел, телевидение аша да күрсәтеп була.

– Ләкин яшьләр телевизор карамый. Аларның эше дә, яшәеше дә, күңел ачу чаралары да  – интернетта. Мондый вазгыятьтә кино яшьләргә ниндидер йогынты ясый аламы? Бигрәк тә татар телен саклау калу буенча.

– Фильмнарны  интернет-платформаларга күчерсәк, яшьләрнең игътибарын җәлеп итәргә була. «Сөмбел» һәм «Әпипә» картиналарын «Okko.tv» һәм «Ivi.ru» кинотеатрларына бирдек. Алар берничә  фильмны карадылар, милли картиналарга зур кызыксыну белдерделәр. Бары тик фильмнарның тәрҗемәсен эшләргә кирәк. «Байгал» да «Okko.tv» кинотеатрына бирелгән, бу процесс  алга таба да дәвам итәчәк. Үсеш булсын дисәк, башка юл юк.

– Татар киносына нәрсә җитми?

– Беренчедән, безгә дәүләт киностудиясе җитми. Ул бөтен җирдә, әйтик, Башкортстанда, Чувашиядә һәм башка республикаларда бар. Нәрсә эшлиләр, ничек – анысы инде икенче мәсьәлә. Бездә исә юк. Казан кинохроникасы бар иде, ләкин ул хроникаль иде, анысы да бетте. Дәүләт киностудиясе булмаса, үсәргә авыр булачак. Дөрес, бу хакта сөйләшүләр бара. Әлбәттә, аны Татарстан гына күтәрә алмый. Мәсьәләне шәхси-дәүләт партнерлыгы хисабына хәл итеп булыр дип уйлыйм. Пандемиягә кадәр инвестицион проектка презентация булды. Тәкъдимнәр кабул ителде. Саклык банкы һәм Татарстан партнерлыгында әлеге ният тормышка ашарга мөмкин. Бу юнәлештә эш бара, әлегә тәфсилләбрәк сөйләшергә иртәрәк.

Сорауга иҗади яктан җавап бирсәк, безгә иң беренче чиратта сценарий язучылар җитми. Бәлкем, максатчан сценаристлар төркемен туплап, укытырга кирәктер.

Казан мәдәният институтында кино факультеты бар. Анда режиссерлар, операторлар әзерләнә. Шәхсән үзем бары тик яшьләр белән генә эшлим, чөнки яңа буын әзерләргә кирәк. Илшат Рәхимбай, Әмир Галиәскәров, Айдар Габдрахманов, Юлия Захарова – аларның мөмкинлекләре зур. Шул ук вакытта кино Татарстан эчендә генә үсә алмый, читтән дә мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Бу инде – Россия бәйгеләрендә дә катнашу дигән сүз. Икенчедән, әйткәнемчә, инфраструктура кирәк. Эшнең структурасы, ягъни формасы булырга тиеш. Аннан башка булмый.

– Режиссерлар арасында бердәмлек бармы соң?

– Татарга гына хас сыйфат түгелдер инде ул, әмма кеше азрак күтәрелә башласа, аннан көнләшү дә була. Иҗат кешеләре, гомумән, ялгыз һәм алар арасында көрәш бара. Бәлкем, бу табигыйдыр да. Тагын бер кызыклы күзәтү: чит төбәкләргә чыксаң, татар яшәгән җирдә берничә милли оешма эшли һәм алар бер-берсе белән тарткалашта. Берләшергә кирәк юкса. Бу хакта Илһам Шакировтан да сораганым бар. Ул озак уйлады һәм: «Бу – күпканлылыктан килә, Миләүшә», – диде. Шулайдыр һәм һәрбер кан үз ягына тартадыр. Иҗат өлкәсендә бу бигрәк тә чагыла.

– Прокатчы буларак, сезгә нинди жанр җитми? Халыкка нинди фильмнар кызыклы булыр иде?

– Фәкать прокат белән генә табыш ала торган фильм эшләргә теләп, «Әпипә»не төшердек, ләкин табышка чыга алмадык, чөнки пандемия чорына эләктек. Ләкин ул яхшы тәҗрибә булды. Ярдәм итүчеләр шактый иде, Әлмәт, Биектау, Питрәч район башлыклары бик җылы кабул иттеләр, һәрбер үтенечебезгә колак салдылар. Төбәк үз көче белән генә масштаблы картиналар төшерә алмый. Әйтик, «Без – 41 нче ел балалары» фильмы өчен бюджеттан 4 миллион 700 мең сум акча бүлеп бирелде. Бу – фильм өчен зур сумма түгел. Ләкин безгә Арча, Яшел Үзән районнары ярдәм итә. Күп кенә әйберләр үзара ярдәмләшеп эшләнә. Кино бит ул караганда җиңел тоела. Аның бөтен авырлыгын тояр өчен, эшләп карарга кирәк. Бер мисал китерәм. Заманында Туфан Миңнуллин «Татарстан – Яңа Гасыр» каналын тәнкыйтьли иде. Дәүләт Советында трибунага чыкса, каналга тәнкыйть эләкмичә калмый иде. Шуннан без Илшат Әминов белән аны тапшыру алып барырга чакырдык. Алып бара башлаганнан соң, ул бик күп четерекле якларны күрде һәм тәнкыйтьне туктатты. Кино сәнгате дә бик катлаулы. Эчендә кайнамыйча гына аңлап булмый аны.

– Прокат турында сүз чыккач, элекке әңгәмәләрнең берсендә сез: «Кайбер районнар кино прокатына әзер түгел», – дигән идегез. Хәзер бу мәсьәлә ничек тора?

– Күп кенә районнар әле дә DVD форматта эшли. Яңа төзелгән клубларның да кайберләрендә фильм күрсәтерлек җиһазлар юк. Әлбәттә, аның чыгымнарын Татарстан гына күтәрә алмый, монда «Мәдәният» илкүләм программасы ярдәмгә килә. Анда кино сәнгатенә багышланган зур өлеш бар. Аның нигезендә җиһазлар өчен районнар 5 миллион сум күләмендә акча алырга мөмкин. Шул ук вакытта күп кенә районнар бу конкурста катнашырга да әзер түгел. Чөнки биналары юк яки начар хәлдә. Мәсәлән, Әлки клубына әлеге җиһазлар куелды, әмма бина ремонтка мохтаҗ. Шулай да, чагыштырып караганда, җиһазланыш буенча Татарстанның хәле начар түгел. Цифрлы җиһазлар белән 25 кинотеатр тәэмин ителгән. Чуашстанда, мәсәлән, бу сан күпкә ким.

Тагын бер проблема бар. Татар халкы татар киносына йөрми. Аны әле өйрәтергә кирәк. Бушлай күрсәтсәң, киләләр, акча түләп йөрмиләр. Шул ук вакытта спектакльгә акча түләп керәләр бит. Бу өлкәдә эшлисе эшләр күп әле.

Сөйләгәнем дә бар инде… «Ак чәчәкләр» белән прокат эшләгәндә, мин кинотеатрлар белән элемтәгә чыкмадым. Гомумән, «Татаркино» дигән оешма бар икәнен дә белмәдем.  Мәзәк инде… Ул вакытта мин шушы фильмда катнашкан актерлар белән сөйләшеп, алар эшләгән театрларга чыктым. Премьера Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Әтнә театрларында күрсәтелде. Безнең чагыштырмача әйбәт прокат килеп чыкты. Бер айда ике миллион сум акча эшләдек. Аның яртысы  – «ТНВ»га, икенче яртысы театрларга калды. Шул чакта татар киносы белән прокатка чыгып булганына ышандым. Хәзер исә театрлар фильмнарны алмый. Чөнки аларда кинотеатрларда булган җиһазлар юк. Режиссерның да үз иҗатын сыйфатлы итеп күрсәтәсе килә.

– Бер ел тәнәфестән соң Казан мөселман кинофестивале кайта. Ул нинди яңалыклар белән сөендерәчәк?

– Пандемия кино сәнгатендә дә чагылды. Бу елларда яңа картиналар саны бик аз. Шуңа да карамастан, кинофестивальгә 600гә якын гариза килде. 2019–2020 елларда төшерелгән картиналар тәкъдим ителде. Әлеге фильмнар 45 илдә төшерелгән. Картиналарның, димәк, фестиваль программасының сыйфаты югары. Киләсе елда ислам динен рәсми рәвештә кабул итүебезгә 1100 ел тула, әлеге вакыйгага без аерым программа багышладык. «Россия – Ислам дөньясы» программасы да шактый бай. Быелгы яңалыкларның берсе – һәрбер номинациядә Татарстаннан фильм тәкъдим ителгән. Бу – моңарчы булган хәл түгел.

Фестивальнең ачылышы Казан Ратушасында узачак һәм формат да үзгә булачак. Ябылышы һәрвакыттагыча «Пирамида» комплексында узачак. Тагын бер яңалык – фестиваль янә «Родина» кинотеатрына кайтты.

– Әңгәмә ахырында әтиегез, шагыйрь Ләбиб Айтугановны искә алыйк әле. Аның иҗатын кино сәнгатендә мәңгеләштерү турында уйланмыйсызмы?

– Әтинең иҗатын туплап, китабын нәшер иткән идек инде. Аның бер пьесасы бар, ул Камал театрында сәхнәләштерелгән иде. Премьера вакытлары әле дә күз алдында, мин бик дулкынланган идем. Актерларга чәчәкләр тапшырганда, үземне җир белән күк арасында сыман хис иттем.  Ләкин ул спектакльнең гомере озын булмады, ике ел тирәсе уйналгач, сәхнәдән теште. Шунысы кызганыч: телевидениегә дә язылмыйча калды. Әлбәттә, аны кино буларак эшләп була. Ләкин мин әле аңа әзер түгел.

Әсәрнең тарихы кызыклы. Әти аңа «Мин кайтырмын, Миләүшә» дигән исем биргән, спектакль  «Мин ышанам сиңа» дип аталды. Әлеге пьесаның ахыры юк иде, без аны Юныс Сафиуллин белән бергәләп эшләп бетердек. Әлеге пьеса кергән китапны мин Фәриткә (Бикчәнтәев, Камал театрының баш режиссеры. – Ред.) дә бүләк иттем. Чөнки безнең әтиләр элек-электән дус булганнар. Мин аңа, пьесаны укып кара әле, бәлки Минзәлә театрына тәкъдим итәрбез, дидем. Ул бер төндә укып чыкты да: «Мин аны куям», – диде. Дулкынлану әнә шул мизгелдән башланды.

Мин бит әтине хәтерләмим дә. Ул вафат булганда, миңа нибары бер яшь булган. Мин гомер буе аның кочагына сыену хыялы белән яшәдем. Ә монда аның бердәнбер пьесасы Камал сәхнәсендә куелачак! Шундый бәхетле мизгел иде ул. Әлеге спектакльдә баш рольләрдә Нәфисә Хәйруллина, Әсхәт Хисмәт уйнады. Әле бер көнне Нәфисә: «Мин ышанам сиңа» спектаклендә башкарган ролем – дебют иде бит», – дип язды. Аның бу хәбәре дә – бәлкем, миңа бер билгедер…

Блиц-сораулар

– Җитте, арыдым дигән чиккә җиткәндә, кайдан көч алырга?

– Ялгыз гына табигатькә чыгарга, йога белән шөгыльләнергә кирәк. Йога белән шөгыльләнә башлавыма ун ел, аның төрле алымнарын кулланам. Хәтта  мин «телефон аша йога» дигән форматын да кулланам. Диңгездән, кыш көне чаңгыда йөрүдән көч алам. Хәтта укытучылык та миңа көч бирә. Студентлар арасында үземне яшь тоям.

– Иң рәхәт ял кайда?

– Мунчада. Кыш көне – карлы, җәй көне салкын сулы мунча керәм. Салкын су белән утыз еллап коенам. Ул да көч бирә.

– Иң зур максат?

– Татар әдәбиятына нигезләнеп төшерелгән 10 фильм.

– Яраткан язучыгыз?

– Әмирхан Еники.

– Шундый мөмкинлек булса, татар мәдәни тормышында нәрсәне үзгәртер идегез?

– Һәркем үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкарса, бернәрсәне дә үзгәртергә кирәкми. Күп кенә кыйммәтләрнең акча белән үлчәнүен теләмәс идем. Прагматизм мәдәниятне үстерми. Китап укуны модага әйләндерер идем.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова