Домой О татарах История Миләүшә Хәбетдинова: Муса Җәлилдән әле дә тап эзләүчеләр бар

Миләүшә Хәбетдинова: Муса Җәлилдән әле дә тап эзләүчеләр бар

0
Миләүшә Хәбетдинова: Муса Җәлилдән әле дә тап эзләүчеләр бар

«Алар сугышка беренче булып үз теләкләре белән чыгып киткән. Әмма алар тылда утырмаган, сугышның иң кайнар нокталарында булган», – диде галимә.

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, яшь язучылар әдәби әсәрләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар геройларының каһарманлыгын юкка чыгарырга омтыла.

«Совет әдәбиятында сугыш чоры язучылары яхшы өйрәнелде. Ләкин үзгәртеп кору вакыты килеп җиткәч, бу темага башка караштан караучы белгечләр пәйда булды. Безнең язучылар зур журналларда трагедияләр язып, каһарманлыкны юкка чыгару омтылды һәм ул тукталмый да, чөнки бездә көнчелек дигән милли сыйфат бар. Көнчелекне җиңә алмыйча, даныбызны эзләп, зур шәхесләрне таптарга тырышабыз. Муса Җәлилдән дә тап эзләүчеләр бар», – диде ул сугыш еллары язучыларының батырлыгы турындагы түгәрәк өстәлдәге чыгышында Татар китабы йортында.

Галимә әйтүенчә, татар халкы гына фаҗигале, канлы тарихы белән «мактана» ала. «Сталин системасы белән чагыштырыйк: ике минутта хөкем карары чыгарып, бөтен татар интеллигенциясе юк ителә. Германиядә Муса Җәлил, Гайнан Кормаш төркеменнән озаклап сораштыру үткәрәләр, аларны «дәүләт җинаятьчесе» статусына куеп кына, юк итәләр. Шуның өчен бернинди тап эзләргә кирәкми», – дип саный ул.

«Тап төшерүчеләр җәлилчеләрнең сугышка ничек киткәннәрен белә микән? Алар сугышка беренче булып үз теләкләре белән чыгып киткән. Әмма алар тылда утырмаган, сугышның иң кайнар нокталарында булган. Аларның талантларын күреп, матбугатка язганнар. Безнең күпме зыялыларыбыз сугышка эләгеп, һәлак булган. Шул вакытта, бөек рус язучыларын Татарстанга эвакуацияләгәннәр. Без аларны Чистайда, Алабугада саклаганбыз», – диде ул.

Галимә Гүзәл Яхинаның «Винтовка» хикәясен тискәре мисал буларак китерде. «Яшь язучылар сугыш темасына тотына, әмма бу тема эмоция сорый. Хәзер бу тарихны ясалма итеп күрсәтәләр. Шуңа күрә, әдәбият галимнәре студентларга фронтовиклар, сугышчылар турында дөрес, төгәл мәгълүмат бирсен иде», – диде ул.