Домой Пресса Милләтара дуслыкка илткән ун ел

Милләтара дуслыкка илткән ун ел

0

24 – 25 ноябрьдә Самара өлкә Халыклар дуслыгы йорты үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары пәнҗешәмбе көнне регионара “Россия регионнарында регионнарында дуслык һәм тынычлык мөнәсәбәтләре формалаштыру: алга этәрешле тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар” дип аталган фәнни-практик конференциядән башланып китте. Самара регионында борынгыдан төрле милләт һәм конфессия халыклары дуслыкта һәм тынычлыкта яшәп яталар. Шушы дуслыкны, конфессия һәм милләтара тынычлыкны, төрле культуралар байлыгын саклау – дәүләт милли сәясәтенең дә беренче чиратта үтәлергә тиешле бурычларының берсе. Соңгы елларда Самара өлкәсендә меңнәрчә халык катнашында Сабантуй һәм Акатуй, Масторава һәм Йыйын, Нәүрүз һәм Ханука кебек милли бәйрәмнәр, төрледән-төрле фестивальләр уздырылып килә. Халыклар дуслыгы йорты дистәләгән милли-мәдәни оешмалар, иҗат коллективлары, “Бердәмлек”, “Азан”, “Ыргыз” һәм башка милли газеталар редакцияләре өчен чын мәгънәдә туган йорт булды.

24 ноябрьдә иртәнге сәгать унда башланган конференциядә җирле милли-мәдәни автономияләр вәкилләре белән бергә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Чувашия, Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Марий Эл республикаларыннан, Сарытау, Волгоград, Әстерхан, Чиләбе өлкәләреннән килгән кунаклар да катнашты. Алар бүгенге тормышка кагылышлы “Дәүләт милли сәясәтенең региональ үрнәге”, “Яшьләр арасында толерантлык булдыру үрнәкләре”, “Халыклар дуслыгы йортлары – дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру үзәкләре” дип аталган “түгәрәк өстәл”ләрдә катнаштылар.

Ә 25 ноябрьдә Самара дәүләт филармониясе бинасында юбилей чараларының төп өлеше – Самара губернасының – 160, Халыклар дуслыгы йортының 10 еллык юбилейларына багышланган “Дуслык такыясы” мили бәйрәме үткәрелде. Бу зур, матур бәйрәм Самара җиренең күпмилләтле халыклары традицияләрен күрсәтте, төрле халыкларның югары рухи кыйммәтләренә якынаю чарасы булып хезмәт итте. Филармония сәхнәсенә иң яхшы мили коллективлар – Идел буе халыклары хоры, “Амонд” осетин җыр һәм бию ансамбле, “Шевле” чуваш халык ансамбле, “Хаял” азәрбайҗан бию коллективы, “Наири” әрмән халык ансамбле һәм башкалар чыгыш ясадылар. Татар халкын бу бәйрәмдә “Яктылык” мәктәбе укучыларының бию оллективы тәкъдир итте.

Бу чарада губернатор Владимир Бу чарада губернатор Владимир Артяков, Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров, региональ үсеш министрлыгы вәкилләре катнаштылар һәм милли хәрәкәт җитәкчеләренә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу чаралар турында тәфсилле язманы киләсе саннарда укыгыз.

Эльвира Рәфыйкова

Бердәмлек № 48