Милли җанлы шәхесебез иде ул…

0
52

Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыятен оештырган милләтпәрвәрләрнең берсе, «Татар балалары җырлый» фестивален оештыруда зур роль уйнаган Мансур Садретдин улы ЯМАЛЕТДИНОВ бер ел элек 83 яшендә вафат булган иде. 

Чувашиянең Шыгырдан районы, Кызыл Чишмә авылында туып-үскән мишәр малае, апасына ияреп Куйбышевка килгәндә, русча бик чамалы гына сөйләшә. Шулай да үткен бала, рус телендә язылган китаплар укып, атна саен драма түгәрәгенә йөреп, рус телен өйрәнә һәм тиздән классташларын да уздырып, мәктәпнең иң яхшы укучылары санына чыга. Авиация институтын тәмамлаганнан соң яшь инженер авиация заводының, аннары Козлов исемендәге үзәк махсус конструктор бюросында (ЦСКБ) ракеталар аэродинамикасы белән шөгыльләнә. Әмма 1989 елга кадәр бер генә ракетаны да күзе белән күрергә туры килми аңа. Шуңа күрә Мансур Садретдин улы проектлау һәм эксплуатация бүлегенә күчә. Монда инде Байконур, Плесецк космодромнарына командировкалар, очыш заданиесен эшләү, ягулык күләмен санау кебек бик кызыклы эшләр башлана. 2012 елда, Гагаринның космоска очуының 50 еллыгын бәйрәм иткәндә, ЦСКБга пенсиядә булган Ямалетдиновны да чакырып алалар. Аның белән бергә эшләгән хезмәткәрләре: “Кара, Мансур Садретдинович, синең расчетларыңны әле дә кулланабыз бит”, – диләр. Димәк, инженер үз эшен бик җаваплы, дистәләгән елларга җитәрлек итеп башкарган.

Үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында Авиация заводында эшләүче милләттәшләре Әхмәт Нәфыйгин, Минәхмәт Сәгыйров, Азат Надиров, Рәшит Абдулловлар Куйбышевта татар җәмгыяте оештырырга йөриләр. Аларга татар оешмасы булдыру өчен, җәмәгатьчелекне җыеп, җыелыш үткәрү кирәкбула. Бу турыда ишеткән Мансур Садретдин улы да милли рух белән кабынып китә һәм шундук оешма эшчәнлегенә килеп кушыла.

– Беренче җыелышыбызны аш бүлмәсе хәтле почмакта үткәрдек. “Туган тел” оешмасы булдыру турындагы карарга кул куючылар саны күбрәк булсын өчен, кайберәүләрнең өйләренә дә барырга туры килде. Ә инде икенче зур җыелышыбыз Аэродромный урамындагы Яшьләр йортында узды. Ул тарихи чарада Шамил Әхмәров, Рәшит Абдуллов, Шамил Баһаутдинов, Наилә Баһаутдинова, Асия Әхмәтова, Рәфгать Әһлиуллинның катнашуын хәтерлим. Шунда без татарларга радио, газета һәм мәктәп кирәклеге турында да сүз алып бардык. Самара ипподромында уздырылган беренче Сабан туенда халыктан 500гә якын имза җыйгач, оешма мәсьәләсе буенча хөкүмәткә чыгарга да мөмкин булды. Эшне тиз тотып, партия өлкә комитетының беренче секретаре Афонинга шалтыраттык. Ул безне кабул итте һәм проблемаларыбызны тыңлады. Бераз тартышканнан соң, Һиҗри календаре буенча Идел буе болгарларында Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан конференция оештырырга һәм газета ачарга рөхсәт итте, – дип сөйләгән иде ул “Бердәмлек” газетасына биргән бер интервьюда.

Күп еллар Мансур Садретдин улы “Туган тел” эшчәнлегендә катнаша. Бигрәк тә “Бердәмлек” газетасы өчен янып-көеп йөргәне истә калган. Ул редакциябездә еш кунак иде. Бәйрәмнәрдә генә түгел, акча җитмәгәнлектән ябылыр дәрәҗәгә җиткәндә яисә башка проблемалар килеп чыкканда йөгереп килеп җитә иде.

Инде бөтенләй олыгаеп, күзләре начар күрә башлагач, сәламәтлеге какшагач та, оешма һәм “Бердәмлек” эшләре белән кызыксынуыннан туктамады, гел шалтыратып, хәлләребезне белеп тора иде.

– Берсеннән-берсе купшы Сабантуйлар, концертлар һәм башка бәйрәмнәр үткәрү бик әйбәт ул. Тик менә авылларда һәм шәһәрләрдә бөтен татар балаларын да ана телендә укытуны җайга салмасак, тора-бара чараларыбызга килүче булмаска да мөмкин бит. Шуңа күрә Самарада икенче татар мәктәбе ачу буенча эшне даими алып барырга кирәк. Моңа, милли оешмаларыбызның уртак көчен туплап, бергәләп алынырга кирәк, – дип борчыла иде татар хәрәкәте ветераны.

Мансур ага “Туган тел”нең отчет утырышларында катнашканда да, өлкә татарлары өчен янып-көеп, теге яки бу мәсьәлә буенча йөрәгеннән кайнап чыккан фикерләрен әйтми калмый иде. 

Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Ә без, көчебездән килгән кадәр, татар милләтен саклап калырга тырышырбыз.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here