Милли бизәкләр модага кереп бара

0
33

Челтәрле бизәк сыман җыелган гарәп хәрефләре бәйләме латин графикасын кулланган халыклар өчен ниндидер яшерен сере булган тылсымлы рәсем дип кабул ителә.

Ислам динен кабул итү белән гарәп каллиграфиясе татар халык тормышына да үтеп керә. Гарәп язуы тарихы Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән аятьләрне Коръән дип аталган җыентыкка язып бару зарурлыгыннан башлана. Гарәп телендә язылган беренче китапның мөселманнар өчен изге булуы гарәп хәрефләренә һәм язуына аеруча әһәмият бирә. Сүз башында, уртасында яки азагында булуына карап, һәрбер хәреф дүрт төрле формада языла ала. Шул рәвешле гарәп алфавитының бу үзенчәлеге каллиграфия (Хөснул язуы) дип аталган мөстәкыйль сәнгать тармагы китереп чыгара, ә бу сәнгать белән шөгыльләнүче кешеләрне каллиграфлар яки хаттатлар дип атый башлыйлар.

Бүгенге көндә мөселманнар яшәгән өйләрдә һәм мәчет диварларында шушы техникада башкарылган шамаилләр һәм картиналар күрергә була. Соңгы елларда яшьләр арасында да дини, милли мәдәниятне, борынгы бизәкләрне саклауга омтылучылар артып китте. Шул исәптән гарәп каллиграфиясе белән кызыксынучылар да байтак. Якташыбыз Гүзәл Хәйбуллова да шундый талантлы милләттәшләребезнең берсе.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Гүзәл архитектура-төзелеш академиясенә укырга керә. Хәзерге вакытта ул бишенче курс студенткасы, диплом проекты өстендә эшли.

– Гүзәл, гарәп каллиграфиясе белән кайчанрак кызыксына башладың? Бәлки, әти-әниең, әби-бабаңнан күреп тартылгансыңдыр аңа?

– Мин үземне белгәннән бирле рәсем ясарга ярата идем. Хәтта уенчыклар белән уйнау да мине кызыксындырмый иде. Икенче сыйныфта укыганда әнием, мавыгуымны хуплап, мине сәнгать мәктәбенә укырга бирде. Анда мин төрле техникада рәсем ясарга, юеш балчыктан скульптуралар торгызырга өйрәндем. Аннан соң Григорий Зингер исемендәге 1 санлы сәнгать мәктәбендә укыдым. Тулаем алганда, югары уку йортына кергәнче, мин рәсем сәнгате юнәлешендә тугыз ел белем алдым. Гаиләбездә рәсем ясау белән кызыксынучылар бар дип әйтә алмыйм. Шуңа да карамастан, әти-әнием минем рәсемнәремне югары бәяләп, тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч биреп тордылар һәм бүгенге көндә дә минем иң беренче тәнкыйтьчеләрем булып калалар, – дип елмая танышым.

Ислам дине мәдәнияте, гарәп графикасы мәкаләбез героена балачактан таныш икән. Алты яшеннән Гүзәл Самараның Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче «Нур» мәдрәсәсендә укый. Анда гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнә, төрле ярышларда, олипиадаларда катнашып, җиңүләр яулый. Шул вакыттан бирле гарәп графикасы аның күңелендә киң урын алып тора.

– Безнең өчен гадәти булмаган бизәкле гарәп язмасы мине шундук гашыйк итте. Хәтта, дәрестә утырганда да дәфтәремдә гарәп хәрефләрен төрлечә ясап карый идем, килеп чыкканына соклана идем, – дип искә ала Гүзәл.

– Архитектура академиясендә укый башлагач, рәсем сәнгате белән ныклап шөгыльләнү теләге тагын да көчәйде. Ә гарәп каллиграфиясенә карата туган мәхәббәтем рәссам буларак үз стилемне билгеләргә ярдәм итте. Халкым тарихы, мәдәнияте минем эшләремне башкалардан аермалырак, үзенчәлеклерәк итәргә булыша. Картиналырымда милли орнаментларны гарәп каллиграфиясе белән үрелдереп, татар халкының ислам дине белән тыгыз бәйләнештә булуын чагылдырам.

Татар халык бизәкләре белән дә мәктәптә укыганда кызыксына башлаган идем. Казанга баргач, шушы темага кагылышлы китаплар, журналлар сатып алып, аларның килеп чыгышын, мәгънәләрен тирәнтен өйрәндем. Кызганычка, бүгенге көндә чигешле сөлгеләр, алъяпкычлар, яулыклар, мендәр тышлары күбрәк музейларда һәм төрле күргәзмәләрдә генә очрый. Бу гүзәллекне заман көнкүрешенә яраклаштырып, актуальләштереп, кулланышка кайтарасым килә. Шуңа күрә, заманча сәнгать ярдәмендә, милли бизәкләребезне Татарстаннан читтә дә танытырга телим, аларны заманча кием һәм төзелеш элементы буларак кулланышка кертәсем килә.

«Яктылык»та «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәте вәкилләре белән очрашу барышында бер спикерның: «Туган тел халык белән бергә үсәргә һәм алга атларга тиеш. Ул борынгы әкиятләр һәм музей экспонатлары булып калырга тиеш түгел, көнкүрештә дә булырга тиеш», – дигән сүзләре мәңгелеккә күңелемә сеңеп калды. Мин бу сүзләр белән килешәм һәм иҗатым аша аларны башкаларга да җиткерергә тырышам.

Гүзәлнең бу юнәлештә ясаган беренче адымнарын бик уңышлы, дип саныйм. Чөнки күптән түгел генә ГТРК телерадиокомпаниясе аны «Утро» тапшыруына чакырган иде. Милләттәшебезнең картиналары алып баручыларда зур кызыксыну уяттылар. Алар, татар кешеләре булмасалар да, Гүзәлнең эшләрен сатып алырга теләк белдерделәр.

Талантлы кеше һәрьяклап талантлы була инде ул. Әңгәмәдәшем дә нәкъ шундыйлардан. Ул милли бизәкләр, гарәп каллиграфиясе элементларын кәгазьгә генә түгел, кием-салымнарга, диварларга төшерә, хәтта, машиналарны да бизи алу мөмкинлеге турында сөйләде.

– Бизәкне әзер кием-салымга да, шулай ук, компьютер технологияләре аша тегү өчен кулланылачак тукымага төшерергә дә була. Бүгенге көндә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, – дип аңлата танышым.

– Синең иҗатыңны күргән кешеләр, миңа да шулай яса әле, дип мөрәҗәгать итәләрме? Бәлки, машинасына беркемдә дә булмаган бизәк төшертергә теләүчеләр бардыр?

– Әйе, өй, офис диварларын бизәүдә ярдәм итүемне, киемнәрен башкалардан аермалы итеп ясавымны сораучылар бар. Ә менә машиналар бизәп караганым юк әлегә. Бик кыйммәтле нәрсә бит, бераз шикләнәм. Гомумән, бизәкләрне электрон форматта ясап, төрле өслекләргә төшерергә була. Хәзерге вакытта мин картиналарыма неон җепләр кушып карыйм. Шул рәвешле аларны караңгыда да күреп булачак. Үз чиратында алар яктырткыч ролен дә башкара алачаклар.

Хыялымда тагын бер картина туды әле. Анда чәчәкләргә күмелгән милли кием кигән татар кызы сурәтләнәчәк, картина абстракция стилендә башкарылачак. Татар орнаментларында лалә чәчәге бик популяр. Картиналарымда бу чәчәккә җан өреп, талгын гына искән җилдә аның сизелер-сизелмәс кенә тибрәнгәне тоелырлык итеп ясарга тырышам.

Киләчәктә рәсем сәнгате белән мавыгуымны төп һөнәрем белән үрелдереп алып барырга ниятлим. Архитектор буларак, проектларымны милли орнаментлар һәм гарәп каллиграфиясе элементларын кертеп башкарырга уйлыйм. Шулай ук, банкет яки башка масштаблы чаралар уздыру өчен махсус зур залларны үз стилемдә бизәргә хыялланам, – дип тәмамлады сүзен Гүзәл.

Исеменә күрә җисеме, диләр. Гүзәлнең ихлас хыяллары картиналарына аллы-гөлле чәчәкләр, бормалы-бормалы гарәп хәрефләре булып кереп урнашалар. Яшь рәссамның картиналырында сурәтләнгән беренче карашка безгә күптән таныш булган милли бизәкләр рәсем сәнгатенең ниндидер бер яңа агымы буларак кабул ителәләр. Мәкаләбез героеның эшләре киләчәктә киң танылып, зур күргәзмәләрдә һәм көнкүрештә урын алырлар, дип өметләнеп калабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here