Домой Главные новости “МИЛЛИАРД.ТАТАР” интернет проекты оештырган “ЕЛ ТАТАРЫ-2025” бәйгесе нәтиҗәләре буенча МБОУ Школа “Яктылык” мәктәбенең татар теле, әдәбияты һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Рахима Хайрова “ИҢ ЯХШЫ ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ/ТАТАР ТЕЛЕНДӘ УКЫТУЧЫ” номинациясендә җиңү яулады

“МИЛЛИАРД.ТАТАР” интернет проекты оештырган “ЕЛ ТАТАРЫ-2025” бәйгесе нәтиҗәләре буенча МБОУ Школа “Яктылык” мәктәбенең татар теле, әдәбияты һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Рахима Хайрова “ИҢ ЯХШЫ ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ/ТАТАР ТЕЛЕНДӘ УКЫТУЧЫ” номинациясендә җиңү яулады

0

Хөрмәтле Рахима ханым!

Сезне күңелдән «ЕЛ ТАТАРЫ – 2025» бәйгесендә «Иң яхшы татар теле укытучысы / татар телендә укытучы» номинациясендә җиңү яулаганыгыз белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бу зур уңыш – Сезнең югары һөнәри осталыгыгызның, туган телгә һәм милли мәдәнияткә булган чиксез мәхәббәтегезнең ачык дәлиле. Сез яшь буынга белем генә түгел, ә рухи кыйммәтләр, милли үзаң һәм Туган телгә хөрмәт тәрбиялисез.

Алдагы көннәрдә дә эшегездә илһам, иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр юлдаш булсын!

Милли горурлык белән,
Канюкаев Фәхретдин
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы бюро әгъзасы