27 сентябрьдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йортында Татарстанның халык артисты, Г. Камал театры артисты булып эшләгән мәрхүм авылдашыбыз Рәшит Шамкаевны искә алу кичәсе уздырылды. Авылыбызда яшәүче туганнары һәм коллегалары инициативасы буенча чарага керү бушлай иде.
Бу вакыйга мине ничектер тетрәндерде, кайгыга салды, дип әйтер идем. Ике ел элек башланган пандемия халыкны тәмам таркаткан икән. Без инде кунакка йөрешмибез, хәтта кибеткә дә бик кирәк булганда гына чыгабыз, урамда очрашсак, сүзне озакка сузмаска тырышабыз. Ә үткән атнада булган искә алу кичәсе мине тәмам эштән чыгарды…
Билгеле булганча, Иске Ярмәк авылы халкы гомер-гомергә активлыгы, иҗади җанлы булуы белән дан тота. Элек, Советлар чорында, һәр гаиләдә 5 – 6 бала булганда, колхозчылар төнге сәгать өчтә торып көтү куганда, аннан әле тагын 10-12 сәгать кырда яисә фермада эшләгәннән соң, кайдандыр көч табып, мәдәни һәм иҗади үзәгебез булган клубка җыелып, лекцияләр тыңлыйлар, җыелышларда катнашалар, кино карыйлар, “Ак каен” ансамблендә шөгыльләнәләр, ирләр шашка һәм шахмат турнирлары оештыралар, ә яшь-җилкенчәк әле танцыга да кала иде. Биредә алар тиң ярларын сайлыйлар, өзелеп сөяләр, аннан елашып аерылышалар, кайбер бәхетлеләре гаиләләр коралар һәм аларның да балалары, ата-аналары артыннан, клубка тартылалар. Ул вакытта Мәдәният йортлары тере бер организм кебек мәш килә иде. Минем бу лирик тайпылышымны аңларсыз, дип уйлыйм, чагыштыру өчен яздым мин аны.
Шул бәхетле заманнарны искә төшерә-төшерә, 27 сентябрьдә Мәдәният йортына килеп кердем. Бу турыда белдерү “Авылдашлар” чатында бер көн алдан һәм шул көнне ике телдә – рус һәм татар телендә эленгән иде. Программаның беренче, иртәнге өлеше – Рәшит ага истәлегенә дога кылу һәм чәй эчү турында берни дә әйтә алмыйм, кеше сүзенә караганда, барысы да тиешле гореф-гадәт буенча оештырылган булган.
Рәшит Шамкаев кичәсен уздырырга коллегасы Алмаз Хәмзин килгән иде. Билгеле булганча, ул да танылган юморист, кызыклы монологлар, шигырь һәм җырлар авторы. Якын дусты булган Рәшит Шамкаевны искә алу кичәсендә Алмаз Хәмзин бушлай чыгыш ясады.
Тел-теш тидерерлек түгел, концерт бик шәп булды. Талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы инде ул. Хәтта концертның башы да гадәти түгел иде. Башлану вакытын да көтеп тормыйча, артист залга чыкты һәм рәтләр арасында сөйләшеп, җырлап, юморескалар сөйләп йөрде. Иске Ярмәк тамашачысы, гадәттәгечә, ашыкмады, төркем-төркем булып та, берәм-сәрәм дә кич буе сузылды. Ә Алмаз аларның һәрберсен көтеп алгандай каршылады, көлдергеч монолог артыннан көенечлесе, җыр артыннан шигырьләре агылды да агылды. Аңа конферансье да, әйтеп торучы да, ял тәнәфесе дә кирәкмәде. Аның башында меңләгән җыр һәм юморескалар саклануына исең китәрлек. Миңа концертларда еш булырга туры килде, ләкин аның кебек ут чәчеп торган артистлар күргәнем юк иде. Артист сәгать ярымга сузылган югары дәрәҗәле концерт программасы күрсәтте һәм барыбызны да әсир итте. Ул чыгыш ясамады, ул безнең белән ихластан сөйләште, гомер буе белгән дустыбызга әверелде дә куйды.
Шунысы гына борчуга салды – зал яртылаш буш иде. Авылдашларымның битарафлыгын аңлый алмадым. Телевизор каршында берүзең тилмереп утыруга караганда, кеше арасына чыгып, авылдашлар һәм туганнар белән очрашып, истә калырлык менә дигән концерт карап күңел ачу яхшырак түгелмени соң? Чынлап әйтәм, мин аларны жәлләдем…
Галимә Зеликман.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.