Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Рамил ИЛЬЯСОВ турында әйтелгән диярсең. Кулыннан килмәгән эше юк: евроремонтлар да ясый, итек аслары да сала. Ә кыш җитте исә, “тәмле куллы сугымчы” дип, Рамил абыйга мал чалу өчен чират тезелә. Авылдашларының бер генә гозерен дә кире какмый ул.
Рамил Бәкер улы шушы авылда, күп балалы гаиләдә туып-үскән. “Җиде апам, бер абыемнан соң мин тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Әтиебез – Бөек Ватан сугышын үткән кеше, миңа 10 яшь булганда, ул бакыйлыкка күчте. Балачагыбыз рәхәтлектә үтте дип әйтмәс идем, тормыш михнәтләрен күп күрдек”, – дип сөйли Рамил абый.
Кул астына иртә керә башлаган малай сигезенче сыйныфны тәмамлагач та, беренче “шабашка”сына чыгып китә. Исаклыда ике гаиләлек өй һәм йорт корылмалары төзегәннәре бүгенгедәй хәтерендә. “Ул вакытта рәтле техника да, эш кораллары да юк иде бит, шуңа бик авыр булды. Җитмәсә, берничә яшьтәшем белән мине, сез җиңелрәк, дип, түбәгә шлак ташырга куйдылар. Аны такта “трап”лар буйлап ничек ташыганыбызны үзебез генә беләбез. Прораб килеп, катлам калынлыгын линейка белән үлчи дә: “Бу урынга азрак салгансыз”, – дип, тагын китерергә куша. Ә хезмәт хакын, сез әле бала гына дип, күпкә ким бирделәр”, – дип искә ала Рамил абый. Әнә шул вакытта инде ул үз көчең белән тир түгеп тапкан акча кадерле булуына төшенә.
…Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рамил шоферлыкка укып чыга, аннан армиягә китә. Командирлары акыллы, җитди егеткә срогыннан тыш хезмәткә калырга тәкъдим итәләр. Тик моңа инде шактый олы яшьтә булган әнисе каршы килә. “Хәрби хезмәттән соң шәһәрдә төпләнеп калырга да була иде. Тик язмышым гомерлеккә туган авылым белән бәйләнгән булган икән. Моңа бер генә дә үкенмим. Авылда халык ачык, күршеләр белән рәхәтләнеп аралашып яшибез, шәһәрдәгечә, “таш читлек”кә бикләнеп гомер иткән кебек түгел инде. Тормышымнан канәгатьмен”, – дип сөйли Рамил Бәкер улы.
Авылда ул үз бәхетен таба. Сөйгән яры Рушания белән гаилә коралар, берсеннән-берсе акыллы ике бала үстерәләр. Рамил абый тормыш барсын, балалар кешедән ким-хур булмасын дип тырыша. Кышын колхоз фермасында кочегар булып эшләсә, яздан көзгә кадәр, бригада җыеп, “шабашка”га чыгып китә. “Әлбәттә, Рушаниям уңган булмаса, читтә акча эшли алмаган булыр идем. Ул елларда күпләп мал-туар асрый, бакча тутырып яшелчә үстерә идек. Йорт эшләре дә, балаларны тәрбияләү дә аның өстендә булды”, – дип хатынына рәхмәтләр укый гаилә башлыгы.
Кызлары Румия белән уллары Раил инде үсеп җитеп, бүген Самарада үз гаиләләре белән яшиләр. Төп йортта балалар, аеруча оныклар, һәрвакыт көтеп алынган кунак. Алар кайтмаганда да, Рамил абый белән Рушания апаның күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Мал-туарны элеккегечә күп итеп асрамасалар да, ике баш мөгезле эре терлек, каз-үрдәкләр тоталар, куян үрчетәләр, бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Тынгы белмәс Рамил абый да һаман эштә, яңадан-яңа һөнәрләр үзләштерә, белемен камилләштерә. Кышкы озын төннәрдә оста авылдашларына итек аслары сала. “Аяклары җылыда йөрсен, сау-сәламәт булсыннар”, – дип, теләкләрен тели-тели, җан җылысын кушып эшли ул. Заманадан артта калмаска теләп, пластик тәрәзәләр куярга да өйрәнгән, өй түбәләрен дә заманча ясап куя белә. Реклама биреп торасы юк, аның алтын куллары турында кешеләр бер-берсеннән ишетеп, заказларны яудырып торалар. Тирә-як авыллардан гына түгел, Самара, Тольятти шәһәрләреннән, Черноречье бистәсеннән да шалтыраталар. Вак-төяк эшләрне ул үзе генә яисә иптәше белән башкарып чыга. Ә йорт төзү, түбә чыгару кебек зур эшләр булганда, бригада белән баралар.
– Мин – гади эш кешесе, һәр һөнәргә үзем өйрәндем. Хәзер заман техникасы эшне күпкә җиңеләйтә. Эш коралларын, төзелеш материалларын табу да проблема түгел, һәр кибеттә сатыла, – дип сөйли Рамил абый. Ә менә авылда эш юк дип зарланучыларга чын-чынлап аптырый. Иренмә генә – эше дә, акчасы да була. Үз тәҗрибәсенә таянып әйтә ул бу сүзләрне.
Алия Арсланова.
Бердэмлек