Домой Главные новости В области Минәхмәт Хәлиуллов: «Хәйриячелек белән шөгыльләнәчәкмен»

Минәхмәт Хәлиуллов: «Хәйриячелек белән шөгыльләнәчәкмен»

0
Минәхмәт Хәлиуллов: «Хәйриячелек белән шөгыльләнәчәкмен»

“Бердәмлек” газетасының үткән саннарының берсендә без  танылган җәмәгать эшлек­лесе Минәхмәт Хәлиулловның хәй­риячелек белән шөгыль­ләнү нияте турында язып үткән идек инде. Ул бу эш белән эз­лекле рәвештә шөгыльләнергә җыена.

Күптән түгел, мәсәлән, Самара шәһәренең “Фәрештә балалар” (“Дети-ангелы”) ин­валид балалар иҗтимагый оешмасына коронавирустан саклану өчен битлекләр һәм резин перчаткалар тапшырды. Шулай ук, эпидемия сүрелгәч, Самараның Промышленный районында гомуми мәдәни-ял итү чаралары, татар халык бәйрәмнәре, спорт ярышлары оештыруга да ярдәм итәргә җыена.

Инвалид балаларның “Фә­рештә балалар” дип атал­ган иҗтимагый оешмасы ча­гыштырмача яшь. Ул ДЦП авырулы балалары булган гаи­ләләргә ярдәм күрсәтә һәм беренче көннәреннән диярлек Самараның Промышленный районы депутатлар Советы рәисе булып эшләгән Минәхмәт Хәлиулловның хәйрия яр­дәменнән файдалана.

Коронавирус таралу сә­бәпле, болай да акчага кытлык кичергән инвалид балалары булган ата-аналар каршына битлекләр һәм перчаткалар сатып алу өчен өстәмә акча табу проблемасы килеп баса һәм алар, элеккеге гадәт буенча, Минәхмәт Мидхәт улына мөрәҗәгать итәләр. Ул инде Промышленный районы депутатлар Советы рәисе булып эшләмәсә дә, ярдәм сорап килүчеләрнең гозерен кире какмый, чарасын таба.

– Авыру балаларга ярдәм күрсәтү – минем принципиаль позициям. Азмы-күпме акча эшләүче кеше битлек-перчатка алып бирерлек кенә акча таба инде. Иң мөһиме – ярдәм итү теләге, күңел киңлеге булырга тиеш, – ди меценат.

Ул шулай ук җәйге кани­кулларда, ата-аналары эштә булган вакытта, балаларының урамда эшсез каңгырып йө­рүенә, сыра эчү, тәмәке тарту гадәтләре барлыкка килүенә борчыла:

– Эпидемия вакытында күләмле чаралар уздырырга мөмкинлек юк иде, әлбәттә. Губернатор урамда спорт белән шөгыльләнергә мөмкин, дигән карар чыгаргач, без, режим җиңеләюдән фай­даланып, Промышленный рай­онында балалар һәм яшүс­мерләр өчен спорт мәйдан­чыкларын һәм Димит­ров, То­полей, Де­мо­кра­тический урам­на­рын­дагы ста­дион­нарны ачып җибәрдек. Шуны да әйтергә кирәк, күне­гүләр вакытында санитар-эпи­де­мия кагыйдәләре катгый үтәлә – уйнаучылар арасында дистан­ция саклана, маскалар һәм перчаткалар киеп уйнаулары таләп ителә.

Минәхмәт Мидхәт улы өлкә татар милли-мәдәни авто­номиясе урынбасары да бит әле. Ул аның рәисе булган чор­да да, хәзер дә, милли чаралар уздыруда, мәдәниятебезне, милли мәгарифебезне, милли спортыбызны саклауга, өлкә тарихына багышланган ки­таплар чыгаруга зур өлеш кертә.

– Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, кеше хокуклары буенча Уполномоченный Ольга Гальцова мөрәҗәгате буенча татар байлары акча җыеп, Камышлы авылында яшәүче сугыш ветераны Мәгъруф Бакиевка өй сатып алганнар иде. Миңа менә шундый эшләр бик тә ошый – күпме шатлык бит олы кешегә! Башлаган эшемне ташламам – милләтебезгә, яшьләр спортына, инвалид балаларга хәйриячелек күр­сәтеп яшә­вемне дәвам итәрмен, Аллаһы насыйп итсә, – дип тәмамлады сүзен Минәхмәт Хәлиуллов.

Эльмира Шәвәлиева

Бердэмлек