Безнең өйдә сугыш турында сирәк сөйлиләр, чөнки Фәридә әбиемә бу турыда искә алу да бик авыр була. Ә инде минем Фәрит бабам телевизордан сугыш турындагы кинофильмнар карый башласа, әбием шунда ук башка бүлмәгә кереп китә. Бу вакытта ул безнең азатлыгыбыз өчен көрәшеп, сугыш кырларында ятып калган бабасын искә ала, һәм ирексездән аның күзләренә яшь тула.
Әбиемнең бабасы – Хафизулла Галиуллович Хамитов 1908 нче елда Ульян өлкәсенең Иске Төгәлбуга авылында туа. Инде зур үсеп, егет булгач, ул минем Бибишага карт әбиемә өйләнә. Бу тату, дус гаиләдә 4 кыз бала дөньяга килә.
Тик 1941 нче елның 22 июнендә немец илбасарлары безнең илебезгә һөҗүм итәләр. Бу сугыш һәр гаиләгә борчу, кайгы алып килә. Хафизулла карт бабамны да фронтка алалар. Ул 4 баласын, авырлы хатынын калдырып, сугышка китә. Бабамны алдан сугышчыларның җыелу пунктына Куйбышев (Самара) шәһәренә җибәрәләр. Монда кызылармеец карт бабамны сапер-минер һөнәренә укыталар һәм 43 нче махсус инженер бригадасына хезмәткә билгелиләр. Фронтка киткәнче аңа туган авылына гаиләсе янына кайтып килергә рөхсәт итәләр. Бу вакытта (1941 нче елның октябрендә ) аларның 5 нче балалары – уллары Гомәр туа. 1941 нче елның ноябреннән башлап ул фронтта, алгы сызыкта була, анда батырларча сугыша. Миус-Фронтта аерым хәрби әмерләрне үти. 1943 нче елның язында карт әбиемә аның командирыннан : ”Сезнең ирегез хәбәрсез югалды”, – дигән хәбәр килә. Ә чынлыкта ул атакага барганда авыр яраланып һәлак була.
Минем Фәридә әбием 2013 нче елның җәендә карт бабам җирләнгән туганнар каберлегенә барып, аның рухына дога кылып кайтты. Аңа бу каберлекне табарга Миус-Фронт эзтабарлары ярдәм иткәннәр. Мин Ватаныбызны яклап, сугышта һәлак булган шундый батыр һәм кыю карт бабам белән горурланам. Миңа тыныч тормыш, бәхетле балачак бүләк иткән барча фронтовикларга рәхмәтлемен.
«Яктылык» мәктәбенең 1 А сыйныф укучысы Аликберова Риана.